Барлык яңалыклар

Балаларга күңел җылысын бирә

Изге күңелле, хәстәрлекле, балаларны чиксез яратучы, ярдәмчел - бу Рәшидә Шиһаповага хас сыйфатлар. Утыз елдан артык гомерен ул балалар тәрбияләүгә багышлаган. Педагогик эшчәнлеген ул Оренбургтагы ясле-бакчаларның берсендә башлаган, шунда ук педучилищега кичке бүлеккә укырга кергән.

Кияүгә чыкканнан соң 1985 елда туган авылы Айдарәлегә кайта һәм урындагы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. 2001 елда Рәшидә Шафикъ кызы беренче квалификация категориясенә аттестацияләнә. Соңгы 15 елда, штатны кыскарту сәбәпле, кече тәрбияче вазыйфасын башкара. Ул балаларны ихлас ярата, аларның әти-әниләре белән дә әйбәт мөгамәләдә тора. Тәрбияләнүчеләренең барысын да Р.Шиһапова сөю һәм наз белән искә ала. Кайчандыр балалар бакчасына йөрүчеләр дә аңа кунакка еш килеп, бергәләшеп балачакларының кызыклы мәлләрен искә төшерәләр, хәстәрлекле һәм игътибарлы булганы өчен Рәшидә Шафикъ кызына рәхмәт белдерәләр.

Белем бирү системасында куп еллар һәм намуслы эшләгәне өчен, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен ул район мәгариф бүлегенең Почет грамотасы белән бүләкләнгән. Ә соңгы авыл эшчәннәре слетында Рәшидә Шафикъ кызына тагын бер лаеклы бүләк – район хакимиятенең Почет грамотасы тапшырылган.

Рәшидә Шиһапова шәхси тормышыннан да канәгать. Тормыш иптәше Галинур Ягъфәр улы белән (ул укытучы булып эшләгән) ике бала тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белем алырга ярдәм итәләр. Хәзер алар кечкенә оныкларын тәрбияләшергә ярдәм итә.

Коллективта Рәшидә Шафикъ кызы зур абруй казанган. Без аны яратабыз, хөрмәт итәбез һәм һәрвакыт аның ярдәмен тоябыз. Аның белән эшләве рәхәт һәм җиңел.

Гүзәлия ЙОСЫПОВА, Айдарәле балалар бакчасы мөдире.
Читайте нас: