Тормышларында нәрсәләр генә булмаган аларның!
1941 елның декабрендә Айдарәле авылында колхоз рәисе Усман Йосыпов чакыру кәгазе ала. Фронтка.
Аның улы Исмәгыйль киләсе елда зур авырлыкларны җиңеп, күрше Тәтер-Арслан авылы мәктәбенең җиде классын тәмамлауга ирешә.
- Әйдә, улым, бригадага җитәкчелек ит, - ди ноябрьдә 14 яшьлек үсмергә колхоз рәисе Кәбир Хәкимов. – Үзең күрәсең, эшче куллар җитешми.
Бик авыр көннәр. Авылда, башка җирләрдәге кебек үк, коточкыч ачлык. 1943 елның февралендә фронтка аның абыйсы Минияр да китә. Бик нык моңсу итеп хушлаша. Әйтерсең лә әйләнеп кайтмаячагын сизә. Шулай була да.
Майда чәчү эшләре вакытында басуга атка атланган бер кеше килә:
- Авылда янгын.
Бер урамда каралты-куралары белән 14 өй янып юкка чыга. Зәлифә Йосыпованың җиде баласы, иң кечесе Мөнәвәрәгә ике яшь. Кичкә таба янгын булган урынга картәнисе Мәгъфия килә һәм Зәлифәне балалары белән үзләренә алып кайтып китә. Калган каза күрүчеләр дә кем кайда һәм ничек булдыра ала шунда урнашалар.
Киләсе елның җәендә Нәгыймә апа Йосыповларга үзенең торак итеп җайлаштырылган келәтен бирә.
1946 елның февралендә гаилә башлыгы кайтып төшә. Зур булмаган өй салып керәләр.
Ә Исмәгыйль нәрсә? Яшьлек яшьлек инде ул. Авылларының беренче чибәркәе Сәгурә Фаткуллина йөрәгенә ут сала. Ул Стәрлетамак шәһәрендә бухгалтерлар курсында укып йөри.
- Исмәгыйль безнең иң шәп егетләренең берсе – озын буйлы, карап торырлык чибәр, изге күңелле, - дип елмаялар аның ахирәтләре.
- Сезгә бәхет юлдаш булсын.
Ике яктан да әти-әниләре шатланалар. 1948 елның гыйнварында ЗАГСка керәләр.
Бер елдан соң Исмәгыйльне армия хезмәтенә чакыралар. Ул Горький шәһәренә эләгә (бүген ул Түбәнге Новгород). Хезмәт чорында партиягә керә. Ә Сәгурәне торф чыгарырга Чиләбе өлкәсенә җибәрәләр (ул вакытларда шундый мәҗбүри эшләр була).
Аннары гаилә янә кушыла. Исмәгыйль 1952 елда хезмәтен тутыра һәм шул ук шәһәрдә – күренекле автозаводта эшкә калырга була. Сәгурә дә шунда урнаша. Токарь белгечлегенә укып чыга. Исмәгыйль кичке урта мәктәпне тәмамлый. Машина йөртү таныклыгы да ала. Ләкин туган якларына тарта. 1955 елда кайтырга карар итәләр. Исмәгыйльне район комсомол комитеты инструкторы итеп эшкә алалар. Ә аннары Тәтер-Арслан МТСында парторг була.
1957 елның апрелендә аны район партия комитетының беренче секретаре үзенә чакырта.
- Сине утыз меңчеләр исәбендә “Чулпан” колхозына рәис итеп җибәрергә карар ителде, - ди ул.
Өйдә тормыш иптәше бераз ризасызлык белдерә.
- Анда безне нәрсә көтә соң?
- Берни дә эшли алмыйсың, – дип җавап бирә Исмәгыйль. – Күз күрер.
Әлеге хуҗалык (аннары ул Карл Маркс исемендәге колхоз булачак) бик начар торышта була. Фермадагы шартлар яман. Салам башлы, идәнсез һәм түшәмсез биналар. 300 баш мөгезле эре терлек. Бераз сарыклары да була. Басуларда уңыш бик аз. 1957 елда бөртеклеләр, мәсәлән, гектарыннан бары тик 4 центнер гына җыеп алына.
Бик тәвәккәл эшләр таләп ителүе көн кебек ачык.
- Әйдә беренче чиратта терлекчелек биналарына тотыныйк, - ди бервакыт Йосыпов үзенең урынбасары Хәйдәр Әхтәмовка.
- Мин дә шулай уйлыйм.
- Ташны Айтуган авылы янындагы Таш-чишмә тавыннан алырга мөмкин, - дип өсти Хәйдәр Яхъя улы.
Май азагында эшкә тотыналар. Ун көн эчендә колхозчылар 400 кубометрга якын таш казып, ат белән ташыйлар. Төзелеш бригадасы булдыралар. Ибрай авылыннан башлыйлар. Монда идәнле һәм әйбәт түбәле сыер абзары төзиләр.
Шулай ук электрлаштыру, юлларны яхшырту мәсьәләләре белән дә шөгыльләнәләр.
Шулай итеп, колхозда ныклы төзелеш чоры башлана. Яңарталар, барлык бригадаларда да яңа производство биналары төзиләр. Һәр авылда социаль-мәдәни объектлар – мәктәпләр, клублар, медпунктлар, кибетләр һ.б. булдыралар.
- Укырга кирәк иде, - дип бервакыт рәис тормыш иптәше белән үзенең уйларын уртаклаша.
- Ниятең изге, бик яхшы булыр, - дип җавап бирә Сәгурә Зәйнулла кызы.
Исмәгыйль Усман улы Башкорт авыл хуҗалыгы институтының зоотехник факультетын тәмамлый. Әмма моңарда тукталып калмый. Тагын Оренбург пединститутының биология факультеты дипломын ала.
К.Маркс исемендәге колхоз гаять нык алга китә. 1967 елга мөгезле эре терлекнең баш санын 1670кә, ә 70нче еллар ахырына – 2100 башка кадәр җиткерәләр. Һәр сыердан сөт савып алу 3000 килограммга җитә. Бөртеклеләр уңышы гектарыннан 23 центнерга кадәр күтәрелә. Хуҗалык күп еллар районда иң яхшылар исәбенә керә, югары рентабельле була.
Рәиснең иңендә зур йөк. Барысы өчен дә җаваплы. Иртә таңнан аягөсте. Участокларда хәл-торыш белән танышу, колхозчылар белән аралашу. Төрле фикерләр, белгечәр белән аналитик фикер алышулар, оештыру карарлары. Ә бу күпме көч, энергия таләп итә.
Һәм менә тагын бер сыйфат. Сүз колхоз рәисенең холкы турында. Аның кешеләргә игътибарлылыгы, ачык күңелле, итагатьле булуы турында һәркемгә билгеле иде.
Ә Сәгурә Зәйнулла кызы күп еллар дәвамында хаклы ялга чыкканчы урындагы элемтә бүлеге начальнигы булып эшләде. Үзенең эшлекле сыйфатлары, итагатьлелеге нәтиҗәсендә ул да зур ихтирам яулаган.
1979 ел. Җәй ахыры. Ул һава торышы шартлары буенча бик үк әйбәт булмаса да, чагыштырмача халыкның хезмәтен яхшы уңыш белән сөендергән. Бервакыт Исмәгыйль Усман улы һәм күп еллар колхозның партия комитеты секретаре булып эшләүче Хәйдәр Әхтәмов урак эшләре тәмамлануга якынлашкан бодай басуына килә.
- Соңгы уракны озатам, - ди моңсу гына Исмәгыйль Усман улы. – Киләсе елга отставкага китәм.
- Бәлки калырсың, - ди Хәйдәр Яхъя улы.
- Юк, булды, сәламәтлек тә какшады.
Икенче көнне иртән колхоз рәисе кабинетында алар шул турыда җанлы әңгәмә коралар. Күп еллар бергәләп уңышлы эшләгән белгечләрне, урта звено җитәкчеләрне җылы сүз белән искә алалар. Алар арасында баш инженер Илгизәр Мөхәррәмов, баш агроном Мидхәт Әхмәтҗанов, баш зоотехник Нурулла Габбәсов, ферма мөдирләре Гафур Зәйнуллин, Рәлиф Гайсин һәм башкалар.
Киләсе елда колхозчыларны гомум җыелышка чакыралар. Аларның рәисе үз вазыйфасыннан китәргә карар итүе турында әйтәләр.
- Хушлашуы кызганыч, - ди арадан бер яшерганлы.
- Нәрсә дип әйтәсең. Эшне катгый алып барды һәм шул ук вакытта изге күңелле, тыйнак булып кала белде, - ди Ибракай авылыннан икенче колхозчы.
- Әйе, тыйнаклык һәм гаделлек аңарда җитәрлек, - ди тагын бер җыелышта катнашучы. – Шәхси максат белән беркайчан да йөрмәде. Нәрсә турында сөйләгәнемне аңлыйсыздыр дип уйлыйм.
Җыелышка килгән район башкарма комитеты рәисе И.Бушин да чын күңелдән фикерен әйтте.
- Сездән мондый сүзләр ишетү бик рәхәт, - ди Иван Арсентьевич. – Исмәгыйль Усман улы 23 ел колхозга җитәкчелек итте. Шундый стаж белән ул районда рекордчы. Хуҗалык көчле булсын өчен күп көч салды ул.
Йосыповлар Айдарәлегә кайта. Исмәгыйль Усман улы “Ключевые горы” колхозында төзелеш буенча рәис урынбасары булып эшли.
Абруйлы шәхес. Игътибардан да читтә калмаган. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, бик күп Почет грамоталары, шул исәптән Русия һәм республика дәрәҗәсендәгеләре белән дә бүләкләнгән.
2001 елның июнендә “Стәрлебаш районының Почетлы гражданины” исеме бирелә. 2002 елда беренчеләрдән булып шундый исемгә И.Йосыпов лаек була.
Исмәгыйль Усман улы һәм Сәгурә Зәйнулла кызының тагын бер мөһим һәм шатлыклы вакыйгасы. Бу аларның бергә тормыш корып яшәүләренә 70 ел тулу. Әйткәндәй, районда рекордлы казаныш.
... Бүгенге күзлектән карасаң, Йосыповларның өе тыйнак кына күренә. Аның эчендә тәртип һәм искиткеч уңайлылык. Монда бар нәрсә дә җанлы кебек тоела.
Сәгурә Зәйнулла кызына 88 яшь. Аның хәтере әйбәт, тавышы матур. Атлап йөреше дә картларча түгел.
- Әниегез 20 яшькә яшьрәк күренә, - дим уллары Илдарга.
- Күз тидермәгез, - дип елмая ул.
Илдар (аңа 57 яшь) Стәрлетамак шәһәрендә яши. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган, полициядә хезмәт иткән. Ирекле көрәш буенча спорт мастеры. Подполковник званиесендә отставкага киткән.
Ә Йосыповларның балалары бишәү. Барысы да югары белемле. Олы кызлары Флүрә Карагыш авылында яши. Укытучы булып эшләгән. Альфира Белоретта, мәктәп директоры булган. Илшат – Уфада, предприятиеләрнең берсендә бүлек начальнигы булып эшли. Земфира да Уфада. Мединститут дипломына ия. Хәзер аның үзенең стоматология поликлиникасы бар.
Мине табын артына чакырдылар.
- Чәегезгә сөт өстикме? – дип сорый хуҗабикә. – Кәҗә сөте.
- Күршеләрегездән алдыгызмыни?
- Юк. Үзебез кәҗә тотабыз.
- Бу яшьтә авыр түгелме?
- Әлегә кулдан килә.
- Әти-әниегезнең юбилейларын билгеләячәксезме? – дип кызыксынам мин Илдардан.
- Әлбәттә, барыбыз да җыелачакбыз.
Исмәгыйль Усман улы үзенең 90 яшенә дә шәхси машинасында барып җитәр, мөгаен, дип уйлап куйдым мин. Әйткәндәй, бу яклап та ул рекодчы.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. Фото Йосыповларның гаилә альбомыннан алынды.