Моны күктән алып әйтмим. Чөнки берничә дистә ел без аның белән бер йортта яшибез. “Нихәл, Мөнирә апа, сәламәтлек ничек?” дигән сорауга мин һәрвакыт: “Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт!” дигән җавап алам. Бер сүз белән әйткәндә, һәрвакыт күтәренке рухлы. Аның ниләр кичерүе турында шушы көннәрдә генә белдем.
Ул бәләкәйдән әтисез калган.
- Әтием сугышка киткән һәм 1942 елда 37 яшендә һәлак булган, әнием биш кечкенә бала һәм каенанасы белән торып калган. 90 яшькә кадәр яшәгән әнием – фидакарь хезмәткәр. Балаларын аякка бастырды, гомере буе каенанасын карады, тәүдә колхозда эшләде, аннары хаклы ялга чыккач тагын күп еллар район үзәгенең балалар бакчасында хезмәт салды. Шуның белән бергә 85 яшенә кадәр сыер тотты, бакча үстерде, - дип сөйли ул.
Мөнирә эш сөючән булып үсә. Картәнисе белән җиләккә бара, аның Коръән укыганын тыңлый, әнисенә өйдә ярдәмләшә, ә сугыш елларында кечкенә булуына карамастан, башка үсмерләр белән бергә күксагыз җыярга ярдәмләшә (ул фронтка, резина җитештерү өчен кирәк булган).
- Мин – сугыш чоры баласы, - ди ул үзе турында.
Кечкенә кыз киләчәктә әнисенең язмышын кабатлар һәм аңа да көне-төне эшләргә туры килер дип башына да китермәгәндер.
Җиде классны тәмамлагач, ул биш ел Стәрлетамакта тегү фабрикасында эшләгән. Аннары, Әлшәй егетенә кияүгә чыккач, аның туган авылына китә. Анда аларның дүрт баласы дөньяга килә. Ләкин... барысы да шома булмый. Балаларын гына алып, кечесенә нибары 1 яшь тә ике ай гына була, Мөнирә иреннән китәргә курыкмый, туган авылына – Стәрлебашка кайта. Кечкенә балалар белән, алиментсыз, бер нәрсәсез калу бик авыр була.
- Иң мөһиме, миңа әнием, туганнарым ярдәм итте, ә эшкә мин өйрәнгән инде, - дип дәвам итә Мөнирә Сибәгать кызы.
Ул 1 санлы балалар бакчасына эшкә урнаша. Бу катлаулы еллар була. Биналар, ә алар берничә – агачтан. Суны Хәсәнов урамындагы чишмәдән көянтәләп ташыйлар. Бүгенге көндә моны күз алдына китерүе дә авыр. Мичкә ягалар, кышын территориядәге карны көриләр, кер юалар һәм башка бик күп эшләрне башкаралар.
- Ул вакытта безнең мәктәпкәчә учреждениедә биш төркем иде, - дип сөйли балалар бакчасының элекке мөдире Сәйлә Котлушина. - Ул вакытта прачечныйлар да юк иде. Урын кирәк-яракларын юар өчен ат белән коммуналь мунчага алып бара идек. Күп эшләр кул көче белән башкарыла иде, ләкин бер вакытта да Мөнирә Сибәгать кызының зарланганын, үзенең дә дүрт баласы булуына сылтанып, эштән баш тартканын хәтерләмим. Ул үзенең эшен генә түгел, башкаларныкын да башкаручы эш сөючән кеше. Кирәк булганда, ашханәдә дә эшләде, тәрбиячеләргә дә ярдәмләште. Еш кына, аның балалар бакчасына якын яшәвеннән файдаланып, без аны әти-әниләре соңга калып килгән балалар белән утыруын сорый идек. Аңа алар белән сәгать сигезләргә кадәр утырырга туры килә иде.
. . . Хатирәләр Мөнирә апаны үткәннәргә алып китә. Ә ишеткәннәрдән мин хәйран калдым.
- Әлбәттә бу бик күптәннән булды. Балалар бакчасына ит кирәк булгач, сыер сатып алып, иртән аны йортта суя идек. Без эчәкләрен юып, пешерәбез, пешекчеләр камыр куеп, иртәнге сәгать сигезгә - балалар килүгә кайнар бөккән (пирожки) пешерә иде.
Нәрсә генә эшләргә туры килмәде. Балалар бакчасы аты өчен печән, утын (аларны үзебез кисеп яра идек) хәзерләдек, брикет һәм күмер алырга бара идек (газ кергәнче без биналарны мичкә ягып җылыта идек). Бервакыт балалар бакчасы территориясенә карлыган куаклары утыртып чыктык. Җәен карлыганнан кышын балаларны сыйлар өчен тулы фляга кайнатма әзерләдек. Безнең Мөхәммәтдәмин авылында участок бар иде, анда без коллектив белән яшелчәләр үстердек. Соңрак яшелчәләрне үзебезнең территориядә дә чәчә башладык.
Әңгәмәдәшем сүзләре буенча, ул бер тапкыр да больничный алмаган, отпуск вакытында беркая да ял итәргә бармаган.
Әниемә һәм туганнарыма рәхмәт, алар миңа ярдәм итте, шулай ук ахирәтләрем - Фәнүзә Рәшитова, пешекче Җәмилә Гарипова, якын туганым, элекке укытучы Фәридә Ибәтуллинага күп еллар шатлык һәм кайгыларымны уртаклашып яшәгәннәре өчен рәхмәтлемен. Ничек кенә авыр булмасын, бервакытта да зарланмадым һәм үземнең проблемаларымны сөйләмәдем. Аларны бары тик якын ахирәтләрем генә белә иде, бар нәрсәдә алар миңа ярдәмче булды. Хәзер кызларым минем киңәшчеләрем. Аллага шөкер, балаларым яхшы кешеләр булып үсте. Барысы да гаиләле. Әйбәт яшиләр, миңа ярдәмләшәләр. Шунысы кызганыч, Рөстәм улымның гына гомере кыска булды, бер ел элек ул бакыйлыкка күчте.
Мөнирә апа кайчандыр әнисе Минҗиһан кебек үк, 75 яшенә кадәр бәрәңге чәчте, үрдәкләр, казлар, тавыклар асрады һәм бүгенге көнгә кадәр бакча үстерә.