Барлык яңалыклар

Заман белән бергә атлый

Балалар укыту - ул тулы бер фән, педагог аны гомере буена үзләштерә. Иҗади эзләнү, анализлау, идеяләрне тормышка ашыру - болардан башка ул уңышка ирешә алмый, бер үк вакытта бар нәрсә белән мавыккан булырга, заман белән бергә атларга тиеш. Укытучы өчен балаларның ышанычын яулау, үзе укыткан фәнгә кызыксыну уяту да мөһим.

Стәрлебаш башлангыч мәктәбенең башлангыч класслар һәм музыка укытучысы Резеда Шәрипованың дәресләре күңелле үтә. Ул уку материалын балаларга кулай һәм аңлаешлы төрдә бирә. Эшендә күргәзмә пособиеләр, дидактик, аудио- һәм видеоматериаллар куллана. Дәрес-концерт, дистанцион дәресләр, Башкортстан мәдәнияте, рәсем һәм музыкадан интеграцияләнгән дәресләр үткәрә компьютер технологияләрен оста файдалана. Укучылары арасында өлгерешнең 100 процент тәшкил итүе Резеда Тәлгать кызының белем бирүдә нәтиҗәле ысуллар куллануы турында сөйли.

Р.Шәрипованың хезмәт тәҗрибәсе зур, бу һичшиксез аның һөнәри эшчәнлегендә ярдәм итә. Әлеге мәктәптә ул 25 ел эшли, ә гомум педагогик стажы 29 ел тәшкил итә Ул - югары квалификацияле категориягә ия укытучы.

Резеда Тәлгать кызы 2002 елдан 2010 елга кадәр тәрбия эше буенча директор урынбасары вазыйфасында һәм музыка укытучысы булып эшләде. 2010 елдан әлегә кадәр башлангыч класслар һәм музыка укытучысы булып эшли. Эшләү чорында ул үзен башлангыч классларны укыту методикасы һәм мәктәптә идарә итү системасына ия квалификацияле җитәкче һәм педагог буларак күрсәтте.
1995 елдан БР Башкортстан мәгарифне үстерү институтында музыка буенча программа төзелгәнче үк Д.Б.Кабалевский программасына төбәк компонентын кертү зарурлыгына игътибар бирде һәм үзенең "Музыка" фәнен укыту системасын булдыра алды. Башлангыч звено укучылары өчен "Яшь вокалчылар" электив курсларының авторлык программасын төзеде, "Өстәмә белем бирү системасында мәктәп укучыларына ватанчылык тәрбиясе бирү проблемасына инновацион якын килү" проектын, "Импровизация ярдәмендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүче белем бирү мохите" моделен әзерләде.

Резеда Тәлгать кызының тәрбияләнүчеләре мәктәп, район, республика, бөтенрусия һәм халыкара олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. Алар даими рәвештә Кече яшьтәге мәктәп укучылары кече фәннәр академиясенең җиңүчеләре һәм призерлары булалар. Мәсәлән, 2014-2015 уку елында Алия Галиева интерактив технологияләр конкурсының республика этабында призер булды. Ә педагог үзе призер әзерләгән өчен БР Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатын алды.

Резеда Тәлгать кызы мәктәп һәм районның җәмәгать тормышында катнаша. 2002 елдан ул музыка укытучылары секциясенең район методик берләшмәсенә җитәкчелек итә. Күп еллар башлангыч класслар һәм музыка укытучыларын аттестацияләү буенча эксперт, дәүләт имтиханы вакытында оештыручы булып тора, район фән олимпиадаларында жюри составына керә.

Педагог ачык дәресләр аша коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша, методик берләшмә, педагогик совет утырышларында чыгыш ясый. Район һәм республика семинарларында катнашучылар өчен күп тапкырлар ачык дәресләр һәм класс сәгатьләре, осталык дәресләре үткәрде.

Р.Шәрипова класстан тыш тәрбия эшен эшнең заманча ысулларын һәм төрләрен кулланып алып бара . Укучыларны тәрбияләүдә төп юнәлеш – һәр укучы һәм аның әти-әнисе белән ныкышмалы индивидуаль хезмәт.

Һөнәри компетентлыгы, балаларга сөю, коллегаларына итагатьлелеге, рухи юмартлыгы, камилләшүгә омтылыш Резеда Тәлгать кызына укучылар, ата-аналар һәм коллегалары арасында абруй яуларга мөмкинлек бирде.

Ул “Ел укытучысы – 2010” район конкурсында Гран-при иясе һәм “Иң яхшы класс сәгате ” номинациясендә җиңүче булды , “Башкортстанның ел укытучысы – 2010” республика һөнәри конкурсында катнашты, “Укытуның электрон төрләрен кулланып иң яхшы дәрес” республика конкурсы лауреаты булды (2016 ел), моның өчен 2017 елда район хакимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнде, “Юл әлифбасы” укыту-методик эшләнмәләрнең район конкурсында икенче урынны алды (2015 ел).
Мәгариф өлкәсендә күп еллар эшләгәне өчен Р.Шәрипова 2007 елда "Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы" Күкрәккә тага торган билге, 2017 елда балаларга һәм яшьләргә белем бирү, тәрбия бирүдә зур хезмәтләре, күп еллар намуслы эшләгәне өчен - РФ Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Гүзәл ХӨСӘЕНОВА,Стәрлебаш башлангыч мәктәбе директоры.


Читайте нас: