Барлык яңалыклар

“Ярдәмчел, тырыш, татулар”, -бу сүзләр Кабакуш авылында яшәүче Ягъфәровлар гаиләсе турында

Аларның гаилә корып яшәүләренә 15 ел. Бу вакыт эчендә гаилә пары өй салган, алты ул тәрбияләп үстергән, аларның икесе - Фәнирә Муллагәрәй кызының тәүге никахыннан.

Әлеге гаилә турында без бик күп җылы сүзләр ишеттек – ярдәмчел, тырыш, әти- әниләренә охшап, балалары да шундый сыйфатларга ия. Өлкәннәре – Алмаз һәм Филүс, Юнир Минегол улы үз балалары кебек тәрбияләгән, аерым яшиләр. Алмазның үз гаиләсе. Быел яңа өй сала башлаганнар. Филүс Себердә эшли, шәһәрдә фатир сатып алган.

Без әңгәмәләшкән вакытта малайлар бер-бер артлы мәктәптән кайтты.

- Фәнүр техниканы яхшы белә. Унөч яшендә ул тракторга идарә итә белә. Венер – иҗат кешесе, курайда уйный. Һәм дүртесе дә көрәш белән шөгыльләнә, - дип таныштырдылар безне өйнең кече хуҗалары белән.

Фәнирә Муллагәрәй кызы 2007 елда ук “Ана даны” медаленә лаек булган, ул аны республика Президенты Мортаза Рәхимов кулыннан алган.

- Авылдашлар, бигрәк тә без, Төбәк урамында яшәүчеләр янәшәбездә шундый кешеләр булуына шатбыз. Юнир – яхшы гаилә башлыгы, бик ярдәмчел кеше. Аңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәбез. Ул техника белән дә, киңәше белән дә ярдәм итә. Шундый кешеләр булганда авыл яши, - ди авылның старостасы Мәргыйзә Собхангулова, ул аларның күршесе (без аны урамда очраттык). – Безнең авылда ирекле янгын сүндерү дружинасы бар. Юниргә бик җаваплы бурыч йөкләтелгән - ул аның командиры булып тора. Былтыр минем хуҗалыкта абзар янып китте, Юнир бу урынга биш минут эчендә килеп җитте. Янгын тиз арада сүндерелде һәм башка корылмаларга күчеп өлгермәде. Аңа янгыннарга күрше авылларга да чыгарга туры килә. Җыеннарда мин һәрвакыт авылда үз янгын сүндерү машинасы булуның мөһимлеген әйтәм. Аны карап тотуга халыктан берникадәр сумма җыялар, кайвакыт кайберәүләр моңа риза түгел. Ләкин мин янгын вакытында һәр секундныңкадерле булуына шәхсән инандым. Әрайон үзәгеннән янгын сүндерүмашинасы ярты сәгатьтән дәиртәрәк килеп җитәалмый.

Өч ел элек Юнир Минегол улы куллануда булган МТЗ-80 тракторы сатып алган.

- Хуҗалыкта техника бик кирәк. Печән чабу чорында үзебезгәгенәэшләмибез, башкаларга да ярдәм итәбез ・ кемгәчабабыз, кемгәҗыешабыз. Күптән түгел үз йортымда зур булмаган пилорама урнаштырдым. Такта ярдыру үтенече белән киләләр, кире бормыйм. Башка кешеләр дәярдәм итәр иде, чөнки бер авылда яшибез, бер-береңә таянырга кирәк, - ди ул тыйнак кына.

Кабакуш авыл биләмәсе башлыгы Ринат Әхмәтов сүзләре буенча, Юнир Ягъфәров авыл хакимияте килешүе буенча үзенең шәхси тракторында кыш буе авыл юлларын кардан тазарткан.

- Күпме генә кар яуса да, юллар һәрвакыт әйбәт торышта иде, - дип билгеләде ул. Моннан тыш, Юнир Ягъфәров урындагы

хакимиятнең котельныенда газ операторы булып эшли. Ягъфәровларның хуҗалык корылмалары ныклы, йорт тулы мал, бу, әлбәттә, хуҗаларның эш сөючәнлеге турында сөйли. Сыерны икедән дә ким тотмыйлар.

- Арткан сөтне тапшырасыздыр, мөгаен? ・ дип сорыйм мин хуҗабикәдән.

- Сез нәрсә каян артсын?! Сөтне аертып өлгермим ・ малайлар яңа каймак ярата. Сөтне дә яратып эчәләр.

Шулайдыр шул! Әнә нинди батырлар үсеп килә. Өченче сыер алырга туры килмәгәе. Күп балалы гаилә бәхетен үз куллары белән корган. Алар үз көчләренә генә исәп тотарга өйрәнгән. Бөтен гаиләләре белән йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр, җәен мәшәкать баштан ашкан. Балалар әти-әниләренең зур булышчылары, алар кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнгән, татулар, бердәмнәр, дуслар, бер-берсенә һәм әти- әниләренә ярдәмчелләр. Һәм гаилә һәр кеше өчен бик мөһим, ул гомер буена таяныч икәнен аңлыйлар.
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: