Барлык яңалыклар

Иҗади оркестр дирижеры

Концертка килгән кем генә аны әзерләүгә һәм үткәрүгә никадәр хезмәт салынуын уйлый икән. Артистларның репетициясе, тавыш операторы, яктылык технигы, музыкантлар, реквизитор, сәхнәгә куючы гамәлләренең көйләнешен эшкәртү пәрдә артында кала. Ә барлык шушы “иҗади оркестрга” сәнгать җитәкчесе җитәкчелек итә. Ул булачак сәхнә тамашасының барлык мизгелләрен контрольдә тота һәм аның өчен җавап бирә. Венера Латыйпова (рәсемдә) район Мәдәният йортында җиде ел инде менә шундый катлаулы рольдә эшли. Ә күптән түгел алдынгылар слетында иҗади хезмәте өчен район хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булды.

- Мин - сәхнә кешесе! Мәктәптә укыганда ук үзешчән сәнгатьтә катнаша идем, укытучыбыз Гөлшат Тәтегачева моңарда безгә ярдәм итте, - дип сөйли ул. - 11 класстан соң әти-әнием педагогия институтына керүемне теләделәр. Ә мин катгый рәвештә "Я мәдәният техникумына керәм, яки беркая да кермим!" дидем. Шулай итеп үз дигәнемә ирештем.

Һәм менә 2003 елда яңа укып кайткан мәдәният хезмәткәрен Миякә Мәдәният сараеның агитбригадасына методист итеп эшкә алалар. Бер елдан шунда ук ул башкорт халык театры режиссеры ярдәмчесе була. Башы белән эшкә чума: күп чыгыш ясыйлар, төрле конкурсларда катнашалар. Венера Нуриян кызы үзе дә сәхнәдә уйный. Рольләр төрле була, шаяннары аеруча уңышлы килеп чыга. 2009 елда район Мәдәният йортына эшкә килгәч, моңарга стәрлебашлылар да инанды. Спектакльләрдә скетчларда, юмористик миниатюраларда В.Латыйпова уйнаган персонажлар һәрвакыт ихлас шаянлык чагылдыра һәм тамашачының кәефен күтәрә Аның үткән елгы Яңа ел бәйрәмендә "Морозко" әкиятен сәхнәләштерүдәге Марфушенька роле генә дә ни тора!

Шулай да аның төп хезмәте тамашачылар күзенә күренми. Концерт программаларын һәм сәхнә әсәрләрен оештыручы булу ・ бик тә катлаулы бурыч. Җаваплылык та зур, нәрсә дә булса барып чыкмаса, барысы өчен дә ул җавап бирә. Әмма Венера Нуриян кызын һөнәренең катлаулыклары куркытмый. Ачык, егәрле, изге күңелле, ул эшендә үзен судагы балык кебек хис итә. Ә бер ел элек "Моң чишмә" ветераннар фольклор ансамблен дә үз башлангычына ала. Коллектив белән репетицияләр атнасына ике тапкыр үткәрелә.
Венера Латыйпова үз мисалында тырышлык салган очракта хыялларның тормышка ашуын раслады. Яшьтән үк ул сәхнә турында хыялланган һәм үзенең ныкышмалылыгы һәм хезмәте нәтиҗәсендә сәхнәгә чыгуга ирешкән.

Елена ХӘЛИУЛЛИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: