Барлык яңалыклар

Шагыйрьләр кабатланмый

Җитмешенче елларда район гәзите редакциясе элекке ・Стәрле・ колхозы идарәсе бинасының икенче катында арендага бер бүлмә алган иде (бүгенге көндә әлеге бина ・Бобер・ аучылык җәмгыятенә карый). Монда мөхәррир урынбасары һәм үзе үк авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Рафикъ Нигъмәтуллин, хатлар бүлеге мөдире (социаль тормыш) Таһир Сәлимов һәм ике әдәби хезмәткәр Роза Әхмәрова һәм шушы юллар авторы урнашкан иде. Кайвакыт безгә・Кызыл таң гәзитенең үз хәбәрчесе Мариус Максютов та кереп чыккалый иде. Ул Стәрлетамак шәһәрендә яши һәм монда эш буенча яки дусларына килә иде. Ул күренү белән Роза Солтанова, ашыгыч эшләре булуга сылтанып, матур гына чыгып китә иде. Ә безнең ир-атларның кызыклы әңгәмә башлана. Темалар, әлбәттә төрле. Яңалыклар, гәзит эшләре, тормыш мәшәкатьләре һ.б. Мариус Фәез улы күтәренке күңелле, тирән фикер йөртүче, нечкә юморга ия кеше һәм шул ук вакытта гади әңгәмәче дә иде. Соңгы елларда да ул шундый булып калды. Гадәттә тотнаклы мөхәррир Фәйзи Гомәров бервакыт болай диде: - Мондый кеше белән аралашу да рәхәт. Башка стәрлебашлылар да шулай дип әйтә алыр иде дип уйлыйм.

Аның бик моңсу, күңелне айкый торган, әнисе һәм әтисенә багышланган шигырьләре бар. Язмышы кушуы буенча ул әти-әнисез үскән. Аларны аңа картәтисе Сабир һәм картәнисе Минзифа Максютовалар алыштырган. Мариус алар белән туган авылы Карагышта, аннары Стәрлебашта яшәгән. Алар бик акыллы кешеләр булган һәм оныкларына яхшы тәрбия бирүөчен күп нәрсәэшләгән.

1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Мариус Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар бүлегендә укуын дәвам итә 1960 елда диплом алып, үз районына кайта. Аны Кабакуш авылының җидееллык мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. Ә бер елдан соң уйламаганда район партия комитетына чакыралар, җитмәсә беренче секретарь Нигъмәт Дәүләтовка.

- Менә нәрсә - ди район җитәкчесе. ・ Сине район комсомол комитетының беренче секретаре вазыйфасына тәкъдим итәләр.

- Бу көтелмәгән хәл бит әле, - дип җавап бирә Мариус каушабрак.

- Ярар, син булдырмаслык эш түгел.

Хрущев реформалары килә Максютов Стәрлетамак шәһәренә күченә, чөнки ике районны берләштерәләр. Вазыйфасы шул ук.

Ике елдан соң Хрущевны эшеннән бушаталар. Барысы да үз хәленә кайта, шул исәптән районнар да. Ә Максютов журналистикага тартыла. Ленин исемендәге станоклар төзү заводының күп триажлы гәзитенә мөхәррир булып урнаша.

Штаттан тыш “Кызыл таң” республика гәзите (татар телендә) белән хезмәттәшлек итә. 1967 елда аны Уфага чакыртып алалар.

- Әйдә безгә үз хәбәрче булып кил, - дип тәкъдим итә мөхәррир Ремель Дашкин. – Стәрлетамак шәһәре, Стәрлетамак һәм тагы ике күрше район синең зонада булачак.

Үз хәбәрче эше шулай башлана һәм өч дистә елдан артыкка сузыла. Территория, әйтергә кирәк, гади түгел. Стәрлетамакны гына алыйк. Бу эре сәнәгать һәм мәдәни үзәк.

Баштарак Максютовка авырга туры килә, ләкин җайлап ул үзенең вазыйфасына төшенеп китә. Гәзит материаллары өчен кызыклы темалар эзли һәм таба. Аның мәкаләләренә югары бәя бирәләр. Мариус Фәез улы даими авылларга чыга. Кешегә, аның көндәлек мәшәкатьләренә, шатлыкларына, көнкүреш күңелсезлекләренә (кайсыбызны авыр минутлар урап үтә инде) игътибарлы, аларга яхшы мөнәсәбәттә була ул.

Гади хезмәт халкы, аның басу-кырларда, фермада, төзелештә, учреждениеләрдә хезмәте, аның гаиләсе, өе, мавыгулары – журналист игътибарында беренче нәрсәләр.

1978 елда аның рәисе Социалистик Хезмәт Герое Р.Баһаветдинов булган Стәрлетамак районының Салават исемендәге колхозы турында зур очерк республика басмасында иң яхшы публикацияләрнең берсе дип таныдылар.

Безнең район тормышыннан да аның бик күп яхшы гәзит мәкаләләре чыкты. Стәрлебашлылар бу турыда әле дәхәтерли. Ул республика гәзитләре үз хәбәрчеләре Михаил Агафонов (・Советская Башкирия・), Мөхтәр Тимербулатов (・Башкортостан・), Стәрлетамактан танылган мөхәррирләр: шәһәр гәзитеннән ・ Һади Арсланов, район гәзитеннән ・ Сабир Усманов белән дустанә мөнәсәбәттә иде.

Озак еллар дәвамында ・Кызыл таң гәзитенең редколлегия әгъзасы булып торуы да аның югары абруе турында сөйли. Аңа ・БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре・ исеме бирелә.

Бервакыт ул миңа ике шигырь укыды.

- Я, ничек? ・ дип сорады.

- Шигырьләр шәп, - дидем мин. ・ Авторы кем?

Мариус Фәез улы дәшмәде.

Берчак КПССның Башкортстан өлкә комитеты идеологиясе буенча секретарь Т.Ахунҗанов аныңбелән очрашырга тели. Әйткәндәй, үзе дә СССР журналистлар Союзы әгъзасы.

- Үт, оялма, утыр, - ди секретарь, Максютов кабинетка кергәч.

Әңгәмә коралар. Таһир Исмәгыйль улы аның публикацияләре турында мактау сүзләре әйтә. Аннары сорый:

- Ә әдәби иҗат белән эшләр ничек? Язасыңмы?

- Азрак язгалыйм, - дип тыйнак кына җавап бирә Максютов.

- Китап әзерлисеңме?

- Әлегә юк.

- Юкка. Тик ятма. Бу мәсьәлә турында уйлан.

Мариус Фәез улы, чынлап та, үзенең шигырьләре турында беркайчан да әйтми иде. Шулкадәр тыйнак кеше булды. Өлкән яшькә җиткәч кенә・"Көзге яфраклар ялкыны" һәм "Җырларымда калырмын" ике зур булмаган китабын чыгарды. Ә ике елдан соң аның гомере өзелде. 62 яше дә тулмаган иде. Шагыйрь үзе өзелеп яраткан туган җирендә җирләнгән. Күпчелек кешеләрнең йөрәгенә кадерле булган Мариус Фәез улын зурлап сандугачлар сайрый. Өлгереп килгән игеннәр шаулый, ташлар арасыннан елга чылтырап ага, басу капкасы артындагы бөдрә каеннар да хушлашып шыбырдаша. Аның хатыны Зунира Мәҗит кызы 2008 елда 70 яшендә дөнья куйды һәм ул да Карагыш авылында ире янында җирләнгән.

2014 елда аларның балалары ・ уллары Азат, Алмаз, кызлары Гүзәл истәлек һәм олы рәхмәт йөзеннән Мариус Фәез улының зур әсәрләр җыентыгын бастырган. Санкт-Петербург шәһәрендә басылган китап бизәү ягыннан гына түгел, эчтәлек ягыннан да бай, шәп килеп чыккан (・Якты эз・ дип атала). Анда элегрәк басылган ике китаптагы шигырьләр, шулай ук шагыйрьнең архивында сакланган бик күп шигырьләр дә кергән. Барлыгы 300 шигырь.
Шушы урында бераз читкә китеп шуны әйтәсе килә. Хәзер заманасы шундый – кайбер чордашларыбыз бишәр-унар китап чыгара, ләкин аларның күбесе истә дә калмый, күңеллләрне дә җилкендерми. Болай гына, китап өчен генә язылган матур буш сүзләр. Шушы уңайдан бер билгеле әдәби тәнкыйтьче ачынып болай дигән:

Кысыр болытлардан да бит

Кайчак тамчы тамгалый,

Шагыйрьләр арасында да

Шагыйрьләр табылгалый.

Мариус Фәез улының бары тик бер китабы бар. Ләкин андагы һәр шигырь асылташка тиң. Ә тулаем алганда бу җыентыкны гүзәл әсәр, әдәби хәзинә дип атап була.

Кереш сүзне аның хезмәттәше, “Кызыл таң” гәзитенең элекке үз хәбәрчесе, Мәләвез шәһәрендә яшәүче Марис Нәзиров язган. Үзенең дустының тормыш, иҗат хатирәләре белән бүлешкән. Аның журналистлык һәм иҗади сәләте турында аерым билгеләп, бик күп җылы сүзләр әйткән. Шунда ук Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең дә фикере бар. “Мариус Максютовның шигырьләрен укыгач, җиләк җыйган кешенең, көне буе җиләк таба алмый йөргәннән соң, кайтып китәр алдыннан гына җиләкле аланга килеп чыкканы кебек хис иттем үземне һәм эчемнән: “Ниһаять!” – дип куйдым... Шигырь саен шигырь, укыган һәр шигырьдән җан тетрәп китә, матур-матур уйларга салына, соклану тойгысы уяна, үзеңне бәхетле тою хисләре белән уратып аласың”.

Китап унбиш бүлектән тора. Шигырьләре төрле – кыска, уртача зурлыкта. Ләкин барысы да җиңел укыла, күңелгә үтеп керә, зур тәэссоратлар уята һәм хәтердә кала. Искиткеч стиль, сәнгатьле, матур әдәби осталык белән язылган теге яки бу мәсьәләләр буенча фикерләре тирән уйга сала, күңел кылларын тибрәндерә. Һәрберсендә тирән мәгънә ята. Билгеле булуынча, шундый шигырьләр бар, аларны укыганнан соң күзләр дымлана. Мондыйлар Максютовта да бар. Монда тагын нәрсә әйтәсең. Оста - оста инде ул. Унбиш тапкыр укысаң да, яңадан укыйсы килеп тора. Шул ук вакытта башка билгеле булган рус, татар, башкорт шагыйрьләре турында уйлыйсың. Осталарның бер гомум сыйфаты бар: йөрәкне җилкендереп, күңелне айкап, укучының уйларына үтеп керү көче.

Безнең районнан чыккан берничә әдәби шәхес: Әдхәт Синугыл, Равил Шаммас, Фәйзи Гомәров, Мәҗит Кәримов, Рәлиф Кинҗәбаев бар. Алар арасына Мариус Максютовны да кертергә мөмкин.

Аның шигырьләре арасында тагын бер бик тирән мәгънәгә ия “Җырларымда калырмын” шигыре бар. Ул шигырьләрендә, җырларында һәм якташлары – стәрлебашлылар хәтерендә ныклы урын алган.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.
Читайте нас: