Барлык яңалыклар

Балалар тәрбияләүгә багышланган гомер

Фәйзүнә Галиәкбәрова (рәсемдә) 20 ел Стәрлебаш авылының 1 санлы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Шулкадәр гомереңне балаларга багышлар өчен, аларны ярату һәм үз һөнәреңә тугры булу зарур.

- Фәйзүнә Килмөхәммәт кызы бик җаваплы, пөхтә, намуслы һәм тәҗрибәле хезмәткәр, үз бурычларын төгәл һәм җиренә җиткереп башкара. Ул үзе белән бергә эшләгән тәрбияче Гөлнара Гыйльмановага занятиеләр үткәрергә даими ярдәм итә. Бездә балалар күп, өстәвенә тиктормас һәм шаяннар, - ди балалар бакчасы мөдире Гөлшат Ягъфәрова. – Ул балалар йөрәгенә ачкыч табып кына калмый, шулай ук әти-әниләр белән дә уртак тел таба. Чөнки әти-әниләр өчен иң мөһиме – балалар бакчасында аларның сабыйларына кызык, тамаклары тук, тышка йөрергә чыкканда өсләрендә кием булу. Әйтергә кирәк, ата-аналар аның эшеннән канәгать.
Фәйзүнә Килмөхәммәт кызының намуслы хезмәте җитәкчелек тарафыннан лаеклы бәяләнгән. Быел үткән алдынгылар слетында ул «Һөнәре буенча иң яхшысы» исеменә лаек булды.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: