Тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча стәрлебашлылар соңгы елларга кадәр тәүге 15 район исемлегендә булды. Авыл хуҗалыгы район икътисадында һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булып калды. Әлбәттә, республиканың куәтле нефть сәнәгате белән бәйле шәһәрләренең районга якын урнашуы төбәктә аграр җитештерүне арттыруга, авыл хуҗалыгы оешмаларының икътисадын ныгытуга зур этәргеч бирде. Аеруча “Салаватнефтеоргсинтез” җәмгыяте белән хезмәттәшлек яхшы нәтиҗә бирә. Сөт эшкәртү һәм пакетларга тутыру цехы продукциясенә төбәктәге сәүдә базарында ихтыяҗ зур. Эре предприятиеләрне инвестицияләү әле дә дәвам итә.
Аграр җитештерү өстенлек итү белән бәйле, районда хуҗалык итүнең барлык юнәлешләре дә дәртләндерелә. Әйткәндәй, Стәрлебаш — республикада фермерлык хәрәкәтенә актив кушылучы һәм авылда кече малтабарлык буенча республика программаларында актив катнашучы районнарның берсе. Әлеге вакытта андыйларның саны 108гә җитә, шуларның 58е игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә, икесе керемле (ДГП) продукция җитештерү предприятиесе буларак эшли. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче 12 эре предприятие районда аграр сәясәтне тормышка ашыруга зур өлеш кертә.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда районның аграр тормышы зур үзгәрешләр кичерә. Тармакны модернизацияләү юнәлешендә байтак чаралар тормышка ашырыла. Авылларның социаль йөзендәге матур бизәкләр дә авыл хуҗалыгы икътисадының тотрыклылыгын, крестьян ихаталарының муллыгын дәлилли.
Узган елның җәй ахырында район хакимиятендә җитәкчелек алышынды. Яңа башлык итеп моңа кадәр республика дәрәҗәсендә җаваплы вазыйфалар башкарган, яшь һәм заманча яңа караш белән фикер йөртүче Рөстәм Рахмангулов тәгаенләнде. Хакимияттәге яңа команданың эшчәнлегенә бәя бирү, бәлки, иртәрәктер дә. Әмма район күләмендә тормышка ашырылучы чаралар халыкта яклау тапты да инде.
Бүген стәрлебашлылар ничек яши? Авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр аларның яшәешендә нинди чагылыш таба? Гомумән, республика күләмендә күрсәтерлек яңалыклар бармы? Шушы һәм башка сораулар белән район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангуловка мөрәҗәгать иттек.
— Рөстәм Камилович, Стәрлебашны республикада бик сирәк тигән бәхеткә ия районнарның берсе дип бәяләргә буламы? Зур шәһәрләр якын. Бу — авыл хуҗалыгы өчен ышанычлы сәүдә базары да, инвесторлар да дигән сүз. Ит һәм сөтне кайда һәм ничек сатарга, дип баш ватучы җитәкчеләр дә юктыр, дип уйлыйм.
— Бәлки, бәхет дип бәяләргә кирәкмидер. Мәсьәләне икенче яктан карыйк. Зур шәһәрләрнең якынлыгы, төзек юлларның авыл халкын шәһәргә ымсындыруы да бар. Һәм ул табигый хәл. Шуңа күрә без, авыл хуҗалыгы өстенлек иткән район буларак, беренче чиратта, кешеләрне эшле һәм яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итү бурычын куйдык. Монысы хезмәт җитештерүчәнлегенә, күбрәк продукция җитештерүгә бәйле.
Районнан Стәрлетамак шәһәренә, Себергә йөреп эшләүчеләр дә бар. Хезмәт базарындагы киеренкелек чорында монысы да аңлашыла. Шунысы мине куандыра, хәзер кешеләр “озын акча” артыннан читкә китәргә теләми. Үзләренең авылы, район эчендә шөгыль табуга өстенлек бирә.
Хакимияттә тугыз айдан күбрәк вакыт эшләү чорында дистәләгән кеше җир сорап мөрәҗәгать итте. Зур булмаган мәйданда булса да үз көчләре белән эшләргә, аграр җитештерү белән шөгыльләнергә телиләр. Мондый мөмкинлек чикле булуга карамастан, ярдәм итәргә тырышабыз.
Кызганычка каршы, районда хәзер фермерлар өчен дә артык җир мәйданы табып булмый. Пайчылар белән килешүгә без кысыла алмыйбыз. Шуңа күрә ничек кенә теләсәк тә, районда авыл хуҗалыгында продукция алуны җирләрне арттыру исәбенә үстереп булмый. Уңышны күтәрү, булганын нәтиҗәле һәм югары агротехник таләпләр буенча файдалану юлы кала.
Күренүенчә, шәһәрләр якын булуның файдасы икенче яссылыкта күренә. Авыл тормышын шәһәр дәрәҗәсенә якынайту, хезмәт хакын арттыру һәм сәүдә базарын үстерү буенча күбрәк эшләргә тиешбез.
— Узган ел районда тулай ашлык җыемы 69 мең тоннага якынлашты. 15,1 мең тонна көнбагыш җыеп, аның гектар куәтен 15,3 гектарга җиткердегез. Бу — соңгы еллардагы рекордлы күрсәткеч. Ә Ленин исемендәге кооперативта шикәр чөгендере уңышы гектарыннан 476 центнердан артты. Әлеге саннар, билгеле, тармакта яңа технологияләрнең күбрәк кулланылуы, техника куәте турында сөйли. Быелгы уңыш ничегрәк фаразлана?
— Районның Урал алды климатик зонасындагы корылыклы дала биләмәләренә каравы, биг-рәк тә игенчелек тармагында катлаулылык тудыра, әлбәттә. Алда билгеләп үтүемчә, җитештерүне мәйданнар күләмен арттыру исәбенә үстерә алмыйбыз. Бер юл кала — яңа технологияләр һәм нәтиҗәлелек.
Быел бөртеклеләр 44 мең гектарда чәчелде, уҗым культуралары 12 мең гектар тәшкил итә. Алар яхшы кышлады. Димәк, уңыш булачак. Басу эшләре башлануга кадәр үк 2821 тонна ашлама сатып алдык. Бу узган елдагыдан ике тапкыр күбрәк. 2019 елда һәр гектарга уртача 10 килограмм минераль ашлама кертелсә, быел 20 килограммнан ким булмаячак. Элита орлык та узган елдагыдан 100 тоннага артып, быел 495 тоннага җитте. Игенчелектә яхшы күрсәткечләргә ирешкән “Правда” хуҗалыгын, “Үзәк” МТС филиалын һәм “Күндерәк” кооперативын үрнәк итеп куябыз.
Шуны да әйтергә телим, техника паркын яңартуда “Росагролизинг” җәмгыяте программасы буенча нәтиҗәле эш алып барабыз. Республика районнары өчен ул бик отышлы программа булды. Ташламалы бәягә һәм түләү вакытын кичектерү шарты белән алынган техника саны арта. Июнь башына, мәсәлән, район хуҗалык-лары әлеге программа кысаларында 100 миллион сумлык техника сатып алды. Ел ахырына бу сумма 20 миллион сумга артачак. Матросов исемендәге кооператив, әйтик, гомум бәясе 20 миллион сумга җиткән чәчү комплексы алды. Яңа техника күбрәк кирәк, әлбәттә. Әмма әлегә басу эшлә-рендә трактор яисә комбайннар җитешмәү белән бәйле ниндидер тоткарлыклар күзәтелми. Һәрхәл-дә, яхшы һава шартларына һәм көзен мул уңыш булачагына ышанабыз.
— Узган елдагы күрсәт-кечләргә караганда, аграр һәм фермер хуҗалыкла-рында да, крестьян ихаталарында да маллар саны тотрыклы, ит һәм сөт җитештерүнең артуы күзәтелә. Беренче кварталдагы саннарда да үсеш бар. Продукцияне сату мөмкинлеге булмаса, мондый күрсәткечләр булмас иде. Килешәсезме?
— Җитештерүне арттыру берничә мәсьәләне хәл итүгә юл ача. Халыкны эшле итә, авыл яшәешен саклый. Аграрийлар белән очрашкан саен терлек санын киметмәү бурычын куябыз. Шул ук көтүлек мәйданнары да чикле. Хәзер савым сыерларын ишәйтү юлы белән генә сөт җитештерүне арттырып булмый. Шулай да, беренче кварталда аграр предприятиеләрдә сыер малы — 67 башка, савым сыерлары узган елның шушы чорыннан 85 башка арткан. Әлеге вакытта көн саен 36 тонна сөт җитештерәбез, ягъни, былтыргыдан бер тоннага күбрәк. Токымчылык эшен яхшырту, хуҗа-лыкларда югары продуктлы терлек санын арттыру бурычы куелды. Үткән ел Ленин исемендәге хуҗа-лык 33 баш токымлы тана сатып алган иде. Бүген биредә көндәлек савым уртача 19 килограммнан артты. “Правда” җәмгыяте дә шушы юнәлештә эшли. Ул үзе дә токымчылык хуҗалыгы буларак башкаларга ярдәм итә.
Терлекчелектә мөһим бер проблеманы хәл итәсе бар. Үзебез-нең сөтне урында эшкәртүче предприятие юк. Элек уңышлы гына эшләп килгәне базар шартларына яраклаша алмады. Әлеге вакытта чималны Мәләвез, Бәләбәй һәм Уфадагы эшкәртүче заводларга озатабыз. Якын киләчәктә сөтне чимал рәвешендә түгел, ә әзер продукция итеп сату бурычын билгеләдек. Гомумән, ел ахырына кадәр һәр сыердан кимендә 4400 килограмм сөт савып алу максаты куелды. Ассызыклап әйтергә телим: без авыл хуҗалыгында җитештерү мөмкинлекләрен анализладык, тәгаен бурычлар куйдык һәм аның нәтиҗәләре озак көттермәс дип уйлыйм.
— Районның Стәрлетамак, Салават кебек шәһәрләргә якын булу өстенлеге нәрсәдә күренә? Мин сәүдә базарын күз уңында тотам. Бу өстенлек җитештерүне үстерүгә булышлык итәме?
— Янәшәдәге шәһәрләрдә 280-300 мең чамасы кеше яши. Бу — безнең өчен ышанычлы сәүдә итү урыны. Сыер маллары артуын билгеләгән идек инде. Районда ат асраучылар күбәюен әйтергә телим. Игътибар итегез: атлар фермерларда — 500, аграр хуҗалык-ларда 400 башка якынлашса, крестьян ихаталарында исә 800 башка җитте. Атны кешеләр йорт мәшәкатьләрендә файдалану өчен генә асрамый. Елкы итенә ихтыяҗ зур. Елкычылык шәһәр сәүдәсен сыйфатлы эчемлек белән дә тәэмин итә башлады. Сәүдә итә белү дә мөһим. Ә безнең як борын заманнардан ук сәүдә үзәге, сәүдәгәрләр төбәге булган.
— Рөстәм Камилович, крестьян ихаталарының үзендә җитештергәнне күб-рәк сатарга тырышуы аңла-шыла. Ә менә авылда кече малтабарлыкны үстерү юнәлешендәге чаралар нинди нәтиҗә бирә?
— Фермерлар санының елдан-ел арта баруы — моңа ачык мисал. Райондагы чәчүлекләрнең яртысы диярлек алар карамагында һәм тулай җитештерүдә дә аларның өлеше үсә бара. Соңгы ике елда берничә кеше “Үз эшен оештыручы фермер” һәм “Гаилә терлекчелек фермалары” программалары буенча грантларга ия булды. 2019 елда Алек Сәлахов, Илнур Дәүләтшин һәм Илдус Кинҗәбаев “Агростартап” программасы кысаларында 7 миллион сумлык грантка ия булдылар. Быел аграр тармакта грант алуга 10 заявка бирелде. Аның гомум суммасы 40 миллион сумга якынлаша. Әйткәндәй, районда ике дистәгә якын фермер ат асрый.
Мәкъсүт авылыннан Рәзилә Дәүләтшинаның эшчәнлеге мактауга лаек. Шәхси малтабар 10 кешене эшле итте. Ярымфабрикатлар җитеш-терә. Биш шәхси эшкуар икмәк пешерү белән шөгыльләнә. Умартачылык, балыкчылык юнәлешендә продукция, үзебездә үсте-релгән яшелчә белән тәэмин итүчеләр бар.
Дәүләт тарафыннан шундый тоемлы ярдәм булу, гомумән, авылда һәркемне дә уйландыра торгандыр дип уйлыйм. Башкаларга яхшы үрнәк бит болар. Хә-зер кешеләр шуны ныграк аңлый башлады: дәүләт ярдәменә генә өмет итеп эшләргә ярамый. Үзеңә эзләнергә, тырышырга кирәк. Грантлар ул — дәртләндерү чарасы, Хөкүмәт тарафыннан бирелгән “старт мәйданчыгы” гына.
— Инвесторлар турында сөйләргә ашыкмавыгыз га-җәпләндереп куйды.
— Алар аз түгел. Күләмле проектларның күбесе тәмамлан-маган. Яшермим, район икътисадын тулыландыруда аларның өлеше зур булыр, дип ышанам. Берничәсен атап үтсәк тә ярый. Стәрлебаш авылы янында кояш энергиясе чыганагында эшләячәк электр станциясе төзү төгәлләнү алдында. Мондый объектлар республикада бишәү генә: Хәйбулла, Зианчура, Бөрҗән һәм Күгәрчен районнарында. 25 мегаватт куәтле электр станциясе сафка басу район тормышында зур вакыйга булачак, дип көтәбез. Әлегә кадәр электр энергиясен Салават
ТЭЦыннан ала идек. Станция төзү өчен биш гектар җир бүленде. Объектта кимендә 15-20 кеше эшләячәк. Куәтле проектның инвестор ярдәмендә тормышка ашырылуы да сер түгел.
Район үзәгендә, шулай ук, инвестор акчасына элекке мал чалу цехын тергезү эше дәвам итә. Биредә алар ит эшкәртү, әзер продукция җитештерү белән дә шөгыльләнмәкче. Монысы инде авыл ихаталары өчен дә күптән көтелгән төзелеш.
Мәскәүдә яшәүче якташыбыз, инвестор буларак, Ибракай авылында авыл хуҗалыгы культуралары эшкәртү комплексын төзүне үз өстенә алды. Республиканың көньяк районнары өчен дә зур вакыйга бу. Проектны гамәлгә ашыру 2022 елга исәпләнгән. Анда 180гә якын эш урыны булдыру карала. Биредә май сыгу, элеватор, катнашазык җитештерү, ашлык саклау мөмкинлекләре булачак.
— Стәрлебаш, нигездә, аграр җитештерүгә махсуслашкан. Димәк, район икътисады да аларның ни дәрәҗәдә тотрыклы эшләвенә бәйле. Анысы авылларда яшәүчеләргә, авылның социаль йөзенә бәйле. Хакимият башлыгы буларак, Сез авыл проблемаларын нәрсәдә күрәсез?
— Минемчә, беренче чиратта, эшсезлеккә юл куярга ярамый. Социаль мәсьәләләр киеренкелеге булмаска тиеш. 19 мәктәп, 28 балалар бакчасы һәм 24 авыл мәдәният йорты эшли һәм алар ябылмаячак, дип ышанам. Әңгәмә башында авыл кешеләре арасында үзаллы эшләү максаты белән арендага җир сораучылар арта дигән идем бит. Мин бу хәлне һич тә эшсезлек белән бәйләмим. Киресенчә, авылда яшәүчеләр арасында ниндидер дәрт кабынды, хезмәт чәме уянды дип бәялим. Һәр авылда диярлек бәләкәй булса да фермалар бар. Проблемалар да юк түгел. Без аларны хәл итүне иң үзәккә үткәненнән — юлларны үз көчебез белән төзекләндерүдән башладык. Район казнасыннан акча бүлеп, һәр авылда юлларны төзекләндерү эшен җәелдердек. Тагын бер яңалыкны әйтмичә булмый. Барлык 69 авылның 47сендә һәр йортка янгын чыгуны кисәтүче корылмалар урнаштырылды. Ел ахырында мондый йортлар саны тагын да артачак.
Авыл халкы белән ешрак очрашырга тырышабыз. Урында яшәүчеләрнең башлангычларына нигезләнгән проектлар күп очракта хуплана. Әйтергә кирәк, авылда малтабарлык белән шөгыльлә-нергә теләге булганнар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Проблемаларга килгәндә, билгеле, иң беренчесе — хезмәт хакы. Район буенча айлык эш хакы 33 мең сумнан артса да, авылда әлегә түбәнрәк. Аны күтәрү комплекслы чараларның хәл ителүенә бәйле.
— Рөстәм Камилович, бу сорауны бирмичә булдыра алмыйм. Коронавирус пан-демиясе район тормышында нинди эз калдырды?
— Районда әлеге чирне кисәтү һәм аңа каршы көрәш белән бәйле барлык чаралар да Башкортстан Башлыгы указы кысаларында төгәл үтәлде һәм үтәлә дип әйтә алам. Әлбәттә, документта бәян ителгән аерым оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеге чикләнде. Комендант сәгате таләпләре тулысынча үтәлде. Махсус бригадалар авыллардагы хәл-торышны даими контрольдә тотты. Халыкны кисәтү чараларының катгыйлыгы да, минемчә, куркыныч хәлләрдән саклануга ярдәм иткәндер. Язгы басу эшләрендә катнашучыларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Барлык санитар һәм эпидемиологик таләпләрне дә үтәделәр.
Гомумән, безнең район Стәр-летамактагы 2нче дәваханәгә бер-кетелгән иде. Авыру билгеләре ачыкланучылар шунда озатылды. Район дәваханәсендә табиблар башка төр авырулар буенча кешеләрне кабул итә башлады. Әмма саклану чаралары элеккечә үк дәвам итә. Дәваханәнең бер бүлекчәсен обсерватор буларак әзерләгән идек. Әлеге вакытта да республика Башлыгы указында билгеләнгән барлык чараларга да җаваплылык кимеми һәм афәтле чир район тормышында ниндидер авыр эз калдырмас дип ышанам.
Район тормышындагы матур үзгәрешләр турында күп сөйләргә булыр иде. Төрле милләт вәкил-ләренең дус һәм тату яшәве, бер-дәмлеге һәм кунакчыллыгы безне нинди генә сынаулар алдында да көчле итә.
Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.
Стәрлебаш районы.