Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 декабрь 2018, 12:02

Ветлечебница яңа автомобиль алды

22 декабрьдә Уфада бюджет учреждениеләренә, дәүләт ветеринария инспекторына хезмәт автомобильләре тантаналы тапшырылды. Аларның автопаркы якынча 80 берәмлек автомобиль белән тулыланды. Яңа ел алдыннан бүләк алучылар арасында безнең район ветлечебницасы да бар.

Ветлечебница алган “Лада Ларгус” маркалы яңа автомобиль дарулар һәм биопрепаратлар өчен суыткыч белән җиһазландырылган. Шулай ук Первомайский ветеринария станциясе 2012 елгы “Лада Гранта” транспорт чарасын алды.
Әлеге машиналар ветеринария хезмәте өчен бик кирәкле, алар ветеринарларга терлекләрнең чирләве белән бәйле очракларда тиз арада барып җитәргә һәм урында кирәкле лаборатор тикшерүләр үткәрүгә мөмкинлек бирәчәк. Бу район территориясендә кешеләр һәм хайваннар өчен хәвефле булган йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч чирләрнең килеп чыгу хәвефен киметергә ярдәм итә.
Гөлдәр ГАФИЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: