Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
27 ноябрь 2018, 12:37

Бергә булу - зур бәхет

Алар 50 ел бергә гомер кичергән. Еллар үтсә дә, элеккечә бер-берсен иркәләп һәм кадерләп яши. Беренче карашка, ирле-хатынлы Искәндәровлар холыклары буенча төрле кебек, әмма бу аларны тагы да күркәмләндерә. Гаилә башлыгы Халит Мәҗит улының җитдилеге, уйлап фикер йөртүе аның икенче яртысы Мәүсилә Минегали кызының шаянлыгы, ачыклыгы, аралашучанлыгы белән үрелеп бара.

Еракта калган алтмышынчы елларда Стәрлетамак медицина училищесында тик яхшы билгеләргә генә өлгәшүче Мәүсилә Искәндәрова (кыз фамилиясе Туктарова) Стәрлебаш район дәваханәсендә практика үтә. Укуын тәмамлаганнан соң да шунда эшкә алуларын сорый.

- Озак түзәлмәссең, кызым, - ди училище директрисасы. – Шәһәргә кайтачаксың, күрерсең менә.

Ләкин Мәүсиләне авырлыклар да, эш шартлары да куркытмый. Иң мөһиме, аңа коллектив, андагы дустанә мохит ошый.

Тәүдә ул балалар бүлегендә эшли. Коллективка бик тиз ияләшә. Кечкенә пациентлар да аны ярата, “матур апа” дип дәшә. Берникадәр вакыт Мәүсилә Минегали кызы хирургия бүлеге шәфкать туташы була. Аннары озак еллар (пенсиягә чыкканчы) физкабинетта эшли.

Алтын юбилярларның танышу тарихы да район дәваханәсе белән бәйле. Халит Мәҗит улы яшь шәфкать туташының пациенты була.

- Халит миңа укол кадатырга йөрде. Тиздән дәвалау курсы тәмамланды, ләкин ул һәр кич килүен дәвам итте һәм мине дәваханә капкасы янында көтә, өйгә кадәр озата иде, - дип хатирәләргә бирелде Мәүсилә апа. Шунда Халит абый шаяртып кына болай дип сорады:

- Шулай да булдымыни?

1968 елда алар туй ясыйлар. Бер-бер артлы ике балалары дөньяга килә. Кызлары Илсөяр әнисе сукмагыннан китә. Ул – Уфа шәһәренең 21 санлы шәһәр клиник дәваханәсендә операция шәфкать туташы. Уллары Наил Санкт-Петербург шәһәрендә яши. Балалары ике онык бүләк иткән.

Халит Мәҗит улы күп еллар дәваханәдә механик-техник булып эшләгән. Хәтта хаклы ялга чыккач та эшләвен дәвам иткән.

Бүгенге көндә алар икесе дә хаклы ялда. Кызганычка каршы, берничә ел элек Мәүсилә Минегали кызы инсульт кичергән. Өстәвенә, аны башка чирләр дә борчый. Сәламәтлеге шәп булмаса да, ул һәрвакыт елмаючан, күтәренке рухлы. Бар күңелен салып пешеренә, кунаклар каршы ала. Күптән түгел гаилә парын алтын юбилейлары белән котларга ЗАГС бүлеге начальнигы Роза Кәримова, үзәк район дәваханәсенең ветераннар оешмасы рәисе Сәлимә Гыйльманова килгән.

- Сез республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров култамгасы куелган котлау открыткасын алган беренче пар, - дип билгеләде Роза Нурулла кызы һәм Искәндәровларга җылы ихлас котлауларын укыды.

Сәлимә апа яшь, егәрле кыз Мәүсиләнең медицинада тәүге адымнарын ясавы турындагы хатирәләр белән уртаклашты. Бу көнне кызыклы, онытылмас вакыйгалар хәтерендә яңарды.

- Искәндәровлар гаиләсе әйбәт кешеләр. Алар ихлас, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, - ди юбилярларга туган тиешле Тамара Туктарова. Безнең гаилә аларга зур рәхмәтле. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм иминлек телибез!

Мәүсилә һәм Халит Искәндәровларныкы кебек гаилә һичшиксез яшь буынга үрнәк булып тора, алар хөрмәт һәм ихтирам яулаган. Ә иң мөһиме, алар ныклы гаилә төзегән һәм 50 ел дәвамында бер-берсенә карата җылы хисләрен җуймаган. Һәм бу иң зур бәхет.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.

Читайте нас: