Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
13 ноябрь 2018, 14:13

Алар 60 ел кулга-кул тотынышып яши

Юбилей көнендә Хәтирә һәм Хәмит Исәнбитовлар янә үзләрен яңа өйләнешкән парлар кебек хис итә алды. Алар хәтта 60 ел элеккегә караганда да ныграк дулкынланды.

1957 елда, кышкы тын декабрь кичендә, сылу, озын толымлы әниебез Хәтирә ахирәтләре белән утырмага бара. Төн уртасы җитүгә, алар кире кайтканда, һава торышы бозыла, көчле буран башлана. Капка янына җиткәч, кыз анда җигүле ат килеп туктаганны күрә. Ул аны-моны уйларга өлгерми, көчле куллар аны биленнән тотып ала да, чанага утыртып, каядыр алып китә. Шул вакытта әни “кыз урлау” борынгы башкорт йоласы буенча үзен урлауларын аңлап ала. Ул заманда бу еш кабатлана торган була. Аны шул ук Йомагуҗа авылы егете – безнең булачак әтиебез Хәмит урлаган була.

Әти-әниебезнең гаилә тарихы менә шулай башлана. Аларның туйлары булмый, никах укыталар, яшьләр язылыша һәм төп йортта картәни белән яши башлыйлар. Икесе дә колхозда, терлекчелектә эшли.

Гаиләдә бер-бер артлы биш бала дөньяга килә: Мидхәт, Әдгать, Гәүһәр, Тәскирә һәм Мәҗит. Әмма тормыш әти-әниебезгә авыр сынаулар бирә, алар ике балаларын югалта. Озак еллар Йомагуҗа авылында яшиләр һәм эшлиләр. Зур, иркен өй салып керделәр, умарталар, мал-туар асрап, зур хуҗалык алып бардылар. Хезмәт сөючән кешеләр булып, үз тәҗрибәләрен балаларына да тапшырырга тырыштылар. Үз вакытында аларның барысына да өй салырга ярдәм иттеләр.

1976 елда, өйләрен сатып, алар Стәрлебашка күченеп килде. Әтиебез МСОга төзүче булып урнашты һәм хаклы ялга чыкканчы шунда эшләде. Әниебез мәгариф өлкәсендә – башта балалар бакчасында, аннары пенсиягә чыкканчы – башлангыч мәктәптә эшләде.

Бүгенге көндә аларның иңендә 60 ел уртак тормыш, өч балалары, алты оныклары һәм биш оныкчыклары бар. Балалары Мидхәт-Әлфия, Әдгать-Әлфия һәм Тәскирә яхшы тормышта яшиләр. Исәнбитовларның балалары гына түгел, оныклары да, картәти-картәниләренә охшап, тырышлар, аякларында ныклы һәм ышанычлы басып торалар. Өлкән оныклары Эльмир тормыш иптәше Дания белән аларны карап, хуҗалыкта ярдәм итеп тора. Картәтиләре белән картәниләре тавыклар, казлар, үрдәкләр асрый, быел бакчада да уңыш мул булган.

- Эльмир безне үзләренә яшәргә чакыра, ләкин без баш тартабыз. Мин гомернең үтеп киткәнен тик кенә карап утыра алмыйм, - ди әтиебез.

Тәскирәнең уллары Рөстәм – Башкорт дәүләт аграр университеты студенты, Айнур – Стәрлетамак тармакара колледжы курсанты.

Алты ел элек әниебез авыр имгәнү кичереп, инвалид булып калды. Әтиебез аны тәрбияләде, карады.

- Балаларыма һәм оныкларыма миңа аякка басарга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлемен. Ә иң мөһиме, тормышымда Хәмитне очратканыма язмышыма рәхмәтле. Аның белән кулга-кул тотынышып, бер-беребезгә терәк булып, озын гомер юлы үттек. Һәм әле дә, гомер көзенә җитеп, һәркайда без бергә, хәтта мунча якканда, икмәк салганда һәм коймак пешергәндә дә аерылмыйбыз, - ди әниебез.

Гомер бәйрәме – юбилей һәрвакыт үзенең сюрпризлары белән куандыра. Балаларының тырышлыгы белән аларның бергә яшәүләренең 50 еллыгы чын туй кебек үтте. Балдаклар, фата, Мендельсон маршы, котлаулар һәм мул табын белән.

Ә юбилярларны 60 еллык бриллиант туйлары белән район хакимияте һәм ЗАГС хезмәткәрләре котларга килде, алар әти-әниебезгә республика җитәкчелегеннән истәлекле бүләк тапшырды.

Гаилә пары игътибарлары өчен аларга рәхмәт белдерде. Барысына да сәламәтлек, бәхет, аяз күк йөзе һәм озын гомер теләде.

Әлеге күркәм гаиләнең күтәренке рухлы булганына хәтта көнләшерлек. Озын һәм имин гаилә тормышының сере – бер-береңә ярдәм итү һәм хөрмәт, ди алар. Гаилә – мәңгелек кыйммәт һәм бар нәрсәнең нигезе. Шуңа күрә нинди генә хәлдә дә бер-береңне яратырга һәм сакларга кирәк.

Әлфия ИСӘНБИТОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.


Читайте нас: