Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
5 сентябрь 2018, 11:50

Гаиләдән кыйммәтрәк нәрсә бар?

“Матур гаилә – ил коты” район конкурсы безне авылларыбыздагы кызыклы, талантлы гаиләләр белән таныштыруын дәвам итә. Күптән түгел ул Әмир авылында үтте.

Төрле һөнәрдәге, төрле яшьтәге кешеләр булсалар да, алар бер нәрсәдә охшаш – бу гаиләләрендә үзара аңлашу һәм үзара ихтирам, бер-береңә юл кую, кайгы-шатлыкны бүлешү хакимлек иткән бәхетле кешеләр. Аларның ишекләрен нинди генә җилләр какмасын, кулга-кул тотынышып каршы тора алалар. Чөнки аларның ышанычлы тылы бар, чөнки алар – гаилә. Конкурста катнашучыларны Хәлекәй авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Баһаветдинов җылы сәламләде.

Сәхнәгә беренчеләрдән булып Фәния һәм Фәргать Мифтаховлар гаиләсе күтәрелде. Аларны Әмирдә барысы да белә. Алар 60 ел бергә. Фәргать Ямалетдин улы гомере буе алдынгы колхозчы булган, сөтчелек фермасында мал караучы булып эшләгән. Бер генә исем кушу, никах, кешене соңгы юлга озатулар аның катнашлыгыннан башка үтми. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул һәрвакыт авылдашларына ярдәм итәргә әзер. Фәния Галимулла кызы алдынгы сыер савучы, чөгендерче булган. Алар дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергән. Кызганычка каршы, бер кызлары вафат булган. Фәргать Ямалетдин улы музыкага әвәс кеше, гармунда уйный, җырлый. Аның балалары да шундый ук. Улы Җәүдәт стәрлебашлыларга талантлы баянчы, җырчы буларак билгеле. Бу көнне алар барысы да әти-әниләренә музыкаль бүләкләр тапшырды. Алар үзләре сөйләвенчә, әтиләре йортына кайтканда, һәрвакыт җырлыйлар, гармунда һәм баянда уйныйлар, бииләр. Менә шундый күтәренке рухлы, сәләтлеләр алар Мифтаховлар.

Хәлекәй авылыннан Зөлфия һәм Габделбарый Зөбәеровларның гаиләсен яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә бертигез ярата һәм хөрмәт итә. Чөнки алар шат күңелле, аралашучан, кунакчыл. Быел Зөбәеровлар алтын туйларын билгеләгән. Габделбарый Мансур улы гомере буе механизатор булып эшләгән, Зөлфия Хөббрахман кызы – савучы, авыл советында һәм клубта җыештыручы булган. Зөбәеровлар кайда гына эшләмәсен, үзләренең эш сөючәнлеге, аралашучанлыгы, ачык күңелле булулары белән тирә-яктагыларны үзләренә җәлеп иткән. Авыл тормышы ыгы-зыгысында кайнап, дүрт бала үстергәннәр, алар әти-әниләренә сигез онык һәм бер оныкчык бүләк иткән. Уллары Хәсән һәм кызлары Эльвера гаиләләре белән Нижневартовск шәһәрендә, кызлары Зимфира гаиләсе белән Сургутта, уллары Эльвер Стәрлетамак шәһәрендә яшиләр. Оныклары хоккей белән актив шөгыльләнә. Шат күңелле, күтәренке рухлы Барый бабай, аны яшьләр шулай дип йөртә, һәм тыныч, изге күңелле Зөлфия апа бер-берсен тулыландырып тора. Зур гаилә бергә җыелып юбилейлар, бәйрәмнәр үткәрә.

Өченче гаилә – Миләүшә Таштимер кызы һәм Филүс Фәнил улы Зәйнуллиннар 25 ел бергә тату гомер кичерә. Икенче елга танышуларының алтын юбилеен билгеләячәкбез, дип шаярта гаилә пары. Ачыклануынча, Филүс һәм Миләүшә бер көнне туганнар. Аларның әниләре бала тудыру йортында бер палатада яткан, хәтта караватлары да янәшә торган. Менә шундый кызыклы тарих. Бәлки шуңадыр да гаилә пары бер-берсенә бик охшаш. Хуҗабикә чәчәкләр ярата, бигрәк тә миләүшәләр, өйләрендә аларның ниндиләре генә юк. Иҗади, нәзакәтле, тыныч Миләүшә Стәрлебаш авылында “Акбузат” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Тормыш иптәше – Башкирэнергода электромонтер. Өлкән уллары Ильяс Уфада тикшерүче булып эшли. Уртанчы кызлары Илүзә 11 класста белем ала. Ул матур җырлый, еш кына район Мәдәният йортында чыгыш ясый. Кече кызлары Илиана 5 класста укый. Балалар иҗат йортына бию түгәрәгенә йөри. Әлеге гаиләдә һәркемнең үз мавыгуы бар, һәрберсе яраткан эше белән мәшгуль. Филүс әтисе Фәнил белән умарталар үрчетә. Аларның бәхетле гаилә тормышының сере – татулык һәм бер-береңне аңлау.

Хәлекәй авылында яшәүче Рәйлә һәм Илнур Әсфәндияровларның күркәм гаиләсендә өч бала үсеп килә. Илнур Шамил улы хуҗалыкта алдынгы механизатор, Рәйлә Рәшит кызы мәктәптә җыештыручы. Өлкән уллары Айнур әтисе сукмагыннан киткән – Стәрлетамак тармакара колледжының Стәрлебаш филиалына укырга кергән һәм техниканы бик яхшы белә. Уртанчы уллары Илмир да алардан калышмый, әтисе һәм абыйсы янында йөри, барысын да белергә тырыша, өйрәнә. Кече кызлары Алия балалар бакчасына йөри. Гаилә башлыгы тыйнак булса, Рәйлә Рәшит кызы ачык, аралашучан, кыю. Киленен каенанасы Гыйльминур әби дә ярата, алар бергә гомер кичерә. Әсфәндияровлар күпләп мал, кош-корт асрый, бакчаларында яшелчә-җимешләр үстерә. Мондый яшь, актив, эш сөючән гаиләләр авылның бизәге.

Галиевлар һәм Мөрәсевлар гаиләләрен Әмирдә генә түгел, бөтен районда да беләләрдер, мөгаен. Чөнки аларның һәрберсе матур тавышка ия җырчылар. Авылда, районда бер генә чара да алардан башка үтми. Бу көнне алар берләшеп, Сәгытдиновлар фамилиясе астында чыгыш ясады. Бу аларның кыз фамилияләре. Әлеге династиянең төп герое Гөлсем Муллахмәт кызы 25 яшендә тол калган дип әйтергә була. Ул өч баласын – Римне, Гөлшатны, Гүзәлне берүзе аякка бастырган. Ул көне-төне балалары авырлыкны күрмәсен өчен тырышкан, ә алар, үз чиратында, кулларыннан килгәнчә әниләренә ярдәм иткән. Кызы Гүзәл әнисенә багышлап поэма язган, аның бер өзеген укып ишеттерде. Җыелучыларның күзләрендә яшьләр күренде. Хәзер Гөлсем апа яраткан балалары һәм оныклары игътибарына төренеп яши. Янәшәсендә 24 ел дәвамында терәк-таянычы булган, оныкларының яраткан картәтиләре бар. Аның балалары, оныклары чыгышы белән генә дә зур концерт оештырып булыр иде. Башка бәйрәмнәрдә шулай була да.

Менә шундый күркәм гаиләләр яши Хәлекәй авыл биләмәсендә. Әлеге конкурс алар белән якыннанрак танышырга булышлык итте, ә моңа кадәр үк таныш булганнарга аларны башка яктан ачты. Район конкурсы штандарты Яңгырчы авыл биләмәсе башлыгы Фәнүр Кәримовка тапшырылды. Аларның үрнәкле гаиләләре турында гәзитнең киләсе саннарының берсендә укырсыз.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотлары.


Читайте нас: