Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
31 август 2018, 11:57

Эш сөючән, сәләтле, күп балалы гаилә

Август – авылда иң мәшәкатьле айларның берсе. Басулардан уңыш җыеп алу, бакча байлыкларын урнаштыру, тозлау, кайнату һ.б. бик күп эшләр башкарырга кирәк. Шулай да, бер кичкә барлык мәшәкатьләрен калдырып, калкашлылар август көннәренең берсендә “Матур гаилә – ил коты” район конкурсы кысаларында үзләренең авыл биләмәсе территориясендә яшәүче иң хөрмәтле гаиләләрнең чыгышларын карарга килде.

Сәхнәгә чыккан биш гаиләне күп нәрсә – тырышлык, үзара ихтирам, иҗади сәләтләре берләштерә. Һәм иң гаҗәбе, алар барысы да күп балалы гаиләләр. Өлкән буын да, яшьләр дә балалы гаиләнең ныклы булуын аңлыйлар. Һәр гаиләнең тамашачыларны һәм жюрины гаҗәпләндергән күркәм яклары булды.

Мәсәлән, Гөлнур һәм Салават Насыйровлар – спорт гаиләсе. Салават – ветеринар табиб, Гөлнара – тәрбияче. Балалары – Әлим, Сабина һәм Самира мәктәптә укыйлар. Һәм барысы да мәшгуль булуларына карамастан, спорт белән шөгыльләнү өчен вакыт табалар. Аларның балалары һәм әниләре бергәләп мостик ясау осталыгын, ә барысы да, хәтта әтиләре шпагатка утыруны күрсәтүләре барысында да соклану уятты.

Маһинур һәм Хәләф Хөббетдиновлар гаиләсендә милли традицияләр бик көчле. Хуҗабикә бик оста итеп бавырсак пешерә, шәлләр бәйли, шигырь һәм мөнәҗәтләр яза. Аларны ул үзе дә, шулай ук балалары, оныклары да моңлы һәм күңелләргә үтеп керерлек итеп башкара. Кичәдә дә оныклары картәниләре язган мөнәҗәтне башкарып, җыелучыларны дулкынланырга мәҗбүр итте. Хөббетдиновларның хуплау төркеме бик куәтле булды. Туганнарыннан матур котлау сүзләре, кызлары Фирүзә башкарган җыр гаилә һәм якыннарының үзара татулыгын тагын бер кат раслады.

Районда яхшы таныш Фәридә һәм Миһран Галиевлар 52 ел бергә. Элек машина йөртүче булган, бүгенге көндә Миһран ага Яңа Калкаш авылында староста. Тату гаиләдә дүрт бала туган. Кызганычка каршы, аларның икесе бу дөньяда юк инде. Миһран аганың бу турыда сөйләве беркемне дә битараф калдырмады. Ә ир белән хатын бергәләп “Ике аккош” җырын башкарулары тамашачыларны таң калдырды.

Рәзинә һәм Артем Сапожниковларның яшь гаиләсе чыгышлары белән бу яктан түгел. Әмма, Яңа Калкаш авылына күчеп, алар бар күңелләре белән шушы җирне һәм аның кешеләрен яраткан. Зур иркен өй төзеп чыккан. Аларның өч баласы урындагы балалар бакчасына йөри. Кызганычка каршы, чара вакытында гаилә башлыгы Төньякта эштә иде, гаиләсен хуплау өчен ул матур видеомөрәҗәгать җибәргән, ә әниләре балалары белән җыр башкарды.

“Биюче гаилә” – Светлана һәм Радмир Ишбердиннар гаиләсен кызлары Розалия, игез уллары Салават һәм Азамат белән шулай дип таныштырдылар. Вакытында мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган гаилә пары хәзер балалары белән бергә бии – сокланып туймаслык.

Гаилә парларының чыгышы концерт номерлары белән чиратлашып барды: “Стәрлекәй” бию ансамбле, курайчылар ансамбле, Даут Баязитов, Венера Аралбаева чарага тагы да ямь өстәде.

Иске Калкаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәүкать Котлушин үзенең шигырьләрен сөйләде, хөрмәтле гаиләләр турында бәян итте, катнашучыларны котлап, аларга бүләкләр тапшырды. Мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева конкурста катнашучыларга мәдәният бүлегеннән Рәхмәт хатлары, “Акинәйләр” район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Минеханә Баһаветдинова авыл биләмәсенә юрматылылар турында китап бүләк итте. Кичәне сценарий авторы, авыл мәдәният йорты мөдире Рәзилә Котлушина оста алып барды.

Әлеге матур чара ахырында конкурс штандартын Хәлекәй авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Баһаветдинов кабул итте, ә аның белән килгән үзешчән артистлар калкашлыларга матур концерт номерлары бүләк итте.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото район мәдәният бүлеге белгечләре тарафыннан бирелде.


Читайте нас: