Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
13 август 2018, 17:04

Алар – Куганакбашның горурлыгы

“Матур гаилә – ил коты” район конкурсы авыл биләмәләре буйлап йөрүен дәвам итә. Үткән шимбәдә Куганакбаш авыл биләмәсе жюри хөкеменә үзенең хөрмәтле, эш сөючән, лаеклы гаиләләрен тәкъдим итте.

Куганакбашта элек-электән хезмәт сөйгән, оста куллы кешеләр яши. Монда җиләк-җимеш һәм чәчәк бакчаларына күмелеп утырган күркәм, иркен өйләр, гәзитебез битләрен фоторәсемнәре һәм исемнәре белән елдан-ел бизәүче эшкуарлар, умартачылар, механизаторлар күп.

Бу көнне өч гаилә үзләре белән якыннан таныштырды. Беренчеләрдән булып сәхнәгә Гамбәрия һәм Хәйдәр Искәндәровларның гаилә пары күтәрелде. 88 яшьлек Хәйдәр Галләм улы гомер буе сәүдә өлкәсендә эшләгән, ул - республиканың атказанган сәүдә хезмәткәре, тормыш иптәше Гамбәрия Шәрәфетдин кызы гомерен башлангыч класс укучыларына белем һәм тәрбия бирүгә багышланган. Аның укучылары очар кошлар кебек дөнья буйлап таралган һәм хәзер үзләре картәни һәм картәтиләр. Алар арасында 70 яшьлек Әминә Батталова, сөекле укытучысы кебек үк шушы һөнәрне сайлаган. Ул гаилә парына искиткеч матур һәм моңлы җыр багышлады.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Хәйдәр ага да барысын да гаҗәпләндереп, җыелучыларның алкышларын яулап, ике борынгы җыр башкарды. Искәндәровлар үзләре үрнәгендә лаеклы балалар тәрбияләгән. Кызлары Гөлдәр әнисе сукмагыннан киткән. Ул - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Урындагы мәктәптә эшләгән. Илдар, апасы кебек үк, үзенең туган җирендә эшли һәм яши. Тагын бер уллары Айдар Стәрлебашта яши.

Районда яхшы таныш тагын бер гаилә. Рәгыйдә һәм Вәрис Ягъфәровлар дүрт бала тәрбияләп үстергән. Вәрис Һадый улы озак еллар хуҗалыкның агросәнәгать секторында эшләгән. Рәгыйдә Зөфәр кызы почта элемтәсе бүлегендә. Алар бер авылда үсеп, бер мәктәптә укыганнар, гаиләләре төзелү турында кызык итеп сөйләделәр. Вәрис армиягә китәр алдыннан үзенә ошаган кыз янына килеп, аның күзләренә карап, турыдан-туры: «Кызыкай, сиңа армиядән кая язарга?» дип сорый. Рәгыйдә югалып калмый: «Стәрлебаш мәктәбенә» дип җавап бирә. Аннары ике ел хат алышалар, ә егет хәрби хезмәттән кайткач туй ясыйлар.

Менә дигән балалар тәрбияләгән, хезмәт сөючән, тату, кунакчыл Ягъфәровлар гаиләсе яшьләргә бар нәрсәдә үрнәк. Аларның өч баласы Илшат, Миләүшә һәм Әлфия хокук саклау органнарында эшли, ә Айгөл - балалар бакчасында музыкаль хезмәткәр. Барысы да гаиләле, балаларын да, әти-әниләре кебек үк соңыннан үз әти-әниләре һәм фамилияләре белән горурланырлык итеп тәрбияләргә тырыша.

Өченче гаилә башлыгы Рәфис Халик улы Синәгуловны куганакбашлылар алтын куллы оста кеше буларак белә. Ул нәрсәгә генә тотынмасын, балта остасы, столяр, бакчачы булсынмы, һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Рәфис Халик улы авыл мәдәният йортын ачкан елларда аның коллективын җитәкләгән, аннары озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгән. Ул үстергән бакча, җиләк-җимешләре белән бөтен тирә-якта дан тота. Физиотерапия кабинеты медицина хезмәткәре постында халыкның сәламәтлеген яхшыртуга гомерен багышлаган тормыш иптәше Фәрзәнә Фәрит кызы да аңа пар килгән.

Уллары Амур, Фәнүр һәм кызлары Ләйсән аларның горурлыгы. Өлкән уллары вахта ысулы белән Себердә эшли, уртанчысы хәрби контрактник. Кызлары БДАУ студенты, булачак ландшафт дизайнеры.

Бу көнне тагын бер - яшь булса да тырышлыклары һәм үзара ихтирамнары белән авылдашлары арасында хөрмәт яулап өлгергән гаилә сәхнәгә күтәрелергә тиеш иде. Бу ике кечкенә бала тәрбияләүче Илүзә һәм Инсар Яминовлар гаиләсе. Әмма, кызганычка каршы, вахта ысулы белән Себердә эшләгән гаилә башлыгын эшенә чакырып алганнар. Ә аңардан башка әйбәт әзерләнгән программа булса да, Илүзә чыгыш ясамаска булган.

Чараны үзешчән артистлар, шул исәптән моңлы җырлары тамашачылар күңеленә хуш килгән кунак Җәүдәт Мифтахов чыгышлары бизәде. Катнашучы гаиләләргә чыгышлары өчен авыл биләмәсе башлыгы Фоат Вилданов рәхмәт белдерде. Һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Район мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева барысын да Гаилә елы һәм бик матур үткән чара белән котлады. Соңыннан чараның штандарты Сарайса авыл биләмәсе башлыгы Раушан Байназаровка тапшырылды. Аны сарайсалылар ирле-хатынлы Роза һәм Мөнир Псәнчиннарның җыры белән кабул итте.

Көн эссе булуга, авыл җирендә хуҗалыкта мәшәкать һәм хәстәрлекләр күп булуга карамастан, куганакбашлылар конкурсның үзләренә тигән өлешен бик матур итеп үткәрүгә иреште. Афәрин! Киләсе очрашу сарайсалыларда.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото А.ВИЛДАНОВА тарафыннан бирелде.

Читайте нас: