Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
25 июль 2018, 12:18

Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яшиләр

Районыбызны бизәп торган зур һәм тату гаиләләр турында сөйләү күңелдә үзгә бер рәхәт тойгылар уята. Сезне шундый күркәм гаилә парларының берсе белән таныштырырга телим. Турмай авылында яшәүче Светлана һәм Юлдаш Каранаевларны эш сөючән һәм тырыш кешеләр буларак беләләр. Алар әйләнә-тирәдәгеләргә – балалары, туганнары һәм авылдашлары өчен әйбәт үрнәк. Аларның тату гомер кичерүләренә быел 20 ел тулган.

Алар Стәрлетамак шәһәрендә танышкан, Юлдаш анда СПОГАТ предприятиесендә эшләп йөргән, ә Светлана училище студенты булган. Дөресрәге, аларны таныштыралар. Ул вакытта Юлдашның энесе Светлананың якын ахирәте артыннан йөргән була, менә шулар “бергә йөрү күңеллерәк булыр” дип таныштырган да инде. Шулай итеп тәүдә дуслык җепләре сузыла, аннары мәхәббәткә әверелә, соңыннан бәхетле гаилә тормышы башлана.

Яшь гаилә тәүдә шәһәрдә яши. Тулай торактан аларга бүлмә бирәләр. Ләкин бу авыр еллар була. Илдә кризис була, хезмәт хакын өлешләп бирәләр, эш табу, хәтта базарда сатучы булып та, бик кыен була. Шәһәр тормышы аларны бик кызыксындырмый һәм алар авылга кайтырга карар итә.”Эшләсәк – югалып калмабыз. Ике яклап та әти-әниләре ярдәм итәргә әзер”, - дигән уртак фикергә киләләр алар.

Юлдашның әти-әниләре белән озак яшәмиләр, тиздән яшьләрнең үз почмагы барлыкка килә. Авыл читендә җир участогы алып, Светлананың әти-әнисе бүләк иткән зур булмаган өй бурасы утырталар.

2000 елның августында аларның гаиләсе (ул вакытта Каранаевларның кызлары туган була инде) яңа йортка күченә.

Ике елдан соң уллары дөньяга аваз сала. Гаилә башлыгы колхозга эретеп-ябыштыручы булып эшкә урнаша. Светлана күбрәк өйдә утыра, җәйге айларда берничә гектар чөгендер эшкәртә.

- Кайвакыт баланы коляскага утыртып чөгендер утарга бара идем, - бүген алар ул вакытларны елмаеп искә ала. – Әлеге дә баягы акча ягы такыр иде, колхозда хезмәт хакын игенләтә яки бозау яздырып бирәләр иде.

Авыл җирендә шәхси хуҗалыксыз яшәп булмый. Абзар төзегәч, Каранаевлар ныклап мал үрчетергә, бакча үстерергә тотыналар. Мәшәкате бик күп булса да, күп көч һәм вакыт таләп итсә дә, моны эшләргә була. Бүгенге көндә аларның хуҗалыгында 20гә якын мөгезле эре терлек, яздан 100 чеби, соңрак 50 каз һәм шулкадәр үк үрдәк сатып алганнар.

- 2012 елдан башлап без Стәрлебаш базарына даими сатырга чыгабыз.Сөт, эремчек, каймак, кош ите һәм башмак ите сатабыз. Хәзер безнең даими сатып алучыларыбыз бар. Алар шалтыратып кирәк әйберләренә заказ бирә, ә без, кирәк вакытта аларның өйләренә илтеп бирәбез.

Заказлар бик күп. Бигрәк тә сөтне күп сорыйлар. Кайвакыт аертылган сөтне флягалап китерүне сорыйлар, - дип сөйли гаилә пары.

Зур хуҗалыкны алып бару җиңел түгел. Ләкин Каранаевлар зарланмый. БДУда укып йөрүче кызлары Ильвина әнисенә ярдәмләшә, ә әтиләренә 15 яшьлек Данир һәм быел мәктәпкә төшүче улы Рамазан булыша.

Кышкылыкка печән хәзерләү өчен гаилә мини-трактор һәм пресс-җыйгыч сатып алган. Ә фуражны сатып алалар.

- Көнебез сыер савудан башлана, алар бездә алты баш. Саву аппараты да бар, ләкин тизрәк булсын өчен кул белән дә саварга туры килә, - дип сөйли Светлана Валериковна. – Аннары сөтне эшкәртүгә күчәм, ягъни сепаратор аша үткәрәм. Болар барысы да минем “офис”та башкарыла.

Минем аңлап җиткермәгәнемне күреп, ул аңлатырга ашыкты:

- Ул алачыкка охшаган зур булмаган бина, әйдәгез, күрсәтәм.

Гаилә башлыгы үз куллары белән төзегән “офис” иркен генә. Әйтергә кирәк, йорттагы барлык каралты-кураларны да Юлдаш үзе төзегән, ул балта остасы да, төзүче дә. Ә менә хуҗабикә куллары белән утыртылган чәчәкләр йортка аерым матурлык һәм күркәмлек өсти. Алар хәтта ихатаның тыш ягында да үсеп утыралар.

Каранаевлар – эшчән кешеләр, ял да итә беләләр. Җәен балалары белән шәһәр аттракционнарында атынырга баралар, табигатькә шашлык пешерергә чыгалар.

Бу гаилә бервакытта да тик тормый. Эш өлкәннәргә генә түгел, балаларга да җитәрлек, алары да кечкенәдән үк эш тәмен һәм бер-береңә ярдәмләшүнең нәрсә икәнен белеп үсә. Һәм бу бик әйбәт!

Тормышта һәркем юлын үзе сайлый. Геройларыбыз сайлаган юллары буйлап нык һәм ышанычлы атлый, көндәлек хезмәт белән гаиләләренең бүгенге һәм иртәгәсе көнен тәэмин итә. Ә иң мөһиме, 20 ел электәй бер-берсе өчен өзелеп торалар.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Фото гаилә альбомыннан алынды.


Читайте нас: