Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
18 июль 2018, 11:56

Әмирләр, Сафиялар күп туган

Быел гыйнвар-май айларында Башкортстанда 19 меңнән артык бала туган. "Башкортостанстат" мәгълүматлары буенча, бу өлкәдә шәһәрләр арасындагы лидерлар – Уфа һәм Стәрлетамак.

Биш мең ярымга якын бала Уфада, мең дә ике йөздән артыгы Стәрлетамакта дөньяга килгән. Лидерлар өчлегенә Нефтекама шәһәре дә кергән. Анда бу вакыт эчендә 692 бала туган. Районнар арасында беренчелек – Туймазыда.
ЗАГС белгечләре әйтүенчә, яңа туган сабыйларга кушылучы иң популяр исемнәр – Амир һәм София. Безнеңчә Әмир белән Сафия була инде бу. Малайларга Аскар, Даниил һәм Кирилл исемнәрен дә еш кушалар. Ә София үзенең популярлыгын берничә ел уңышлы саклап килә. Милана, Анна, Виктория да калышмый. Сабыйларга сирәк кушылган исемнәр – Ян, Эрик, Юлия һәм Эмма.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: