Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
17 июль 2018, 12:41

Иң яхшы гаилә парына

Ун ел элек Русиядә яңа бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне рәсми булдырылган иде. Һәм менә берничә ел инде күркәм традиция – күп еллар мәхәббәттә һәм татулыкта яшәгән гаиләләргә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла. Әлеге наградага җәмгыять тарафыннан танылган, имин яшәгән, балаларын лаеклы кешеләр итеп үстергән гаилә парлары ия була. Күндерәк авылында яшәүче Галина Михайловна һәм Юрий Степанович Кочетковлар (рәсемдә) нәкъ шундыйлар исәбендә, алар былтыр бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләделәр. Һәм бүген тулы ышаныч белән аларның никахы вакыт белән сыналган, ныклы һәм җимерелгесез булып кала дип әйтергә була.

Алар күрше Гареевка һәм Борисовка авылларында туып үскән. Гадәттәгечә алар да заманында «танцы»да танышкан. 1967 елның гыйнварында өйләнешкәннәр. 10 елдан артык алар Сергеевка утарында яшәгән, анда аларга фатир биргәннәр, аннары Күндерәк авылына күченгәннәр, анда да хөкүмәт тарафыннан торак белән тәэмин ителгәннәр.

Аларның хезмәт биографиясе «Стерлибашевский» совхозы белән бәйле, дөресрәге, элек бөтен республикага билгеле булган терлекчелек комплексында эшләгәннәр. Хезмәтләре җиңелдән булмый, ләкин хезмәт хакы әйбәт алалар. «Кызыклы һәм тынгысыз вакытлар иде, - дип искә алалар бүген Кочетковлар.- Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләдек».

Алар бүген дә эшсез утыра алмый. Аларның хуҗалыгына теләсә кем көнләшерлек. Ветераннар дуңгызлар да, бозаулар да, кош-корт та асрыйлар. Бакча үстерәләр. Юрий Степанович 70 яшькә кадәр җаваплылыгы чикләнгән «Нур» агрофирмасында механизатор булып эшләгән. Һәм бүген, 73 яшендә дә ул автомашинаны оста йөртә. Быел җәй дә барып җиләк җыеп кайтып өлгергәннәр.

Алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, күптән зурлар инде, аерым яшиләр. Өлкән уллары Төньякта. Кечеләре Күмертау шәһәрендә, кызлары Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә яши. Кызганычка каршы, медаль тапшыру кебек тантаналы чарага балалары кайта алмаган. Ләкин яраткан картәтисе һәм картәнисе янында бу көнне оныклары Настя булган.

Гаилә парын тәбрикләү авыл клубында үткән. Җәмәгать наградасы - «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру хокукы район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Ә.Суфьяновага бирелгән иде.

- Гаилә - зур кыйммәт, ул һәр кешегә кирәк,- диде Альбина Әбүзәр кызы. - Сез авырлыкларга һәм тормыш катлаулыкларына карамый, гаиләгезне саклый белгән, балалар үстереп тәрбияләгән кешеләрнең берсе. Сезгә сәламәтлек, өегездә һәрвакыт җылы һәм якты, ә якыннарыгыз өчен күңелләрегез тыныч булуын телим.

Әлеге шатлыклы вакыйга белән матур гаилә парын «Гаилә» районара үзәге җитәкчесе З.Ф.Гыйниятуллина котлады һәм аларга истәлекле бүләк тапшырды.

- Сезнеке кебек гаиләләр яшьләр өчен тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм сабырлык үрнәге булып тора, - дип мөрәҗәгать итте район ЗАГС бүлеге начальнигы Р.Н.Кәримова. - Бүгенге көндә бергә озак яшәүче гаиләләр, кызганычка каршы, сирәгәя бара. Гомер буе мәхәббәттә һәм тугрылыкта яшәү - олы бәхет, шул ук вакытта күп көч таләп итә. Бәхетегез серен балаларыгыз һәм оныкларыгызга да чишегез.

Гаилә пары адресына үз теләкләрен Күндерәк авыл биләмәсе башлыгы Ю.Я Байгузин да җиткерде.

Русалина һәм Дарина Ишбулдиналар, Айлина, Айгизә, Айсылу Яхиналар, Аделина Сәббахова, Илья Жуба башкаруында концерт номерлары чарага аерым бәйрәм мөхите өстәде.

Үз чиратында, ирле-хатынлы Кочетковлар хөрмәт күрсәткәннәре, игътибарлары, котлаулары өчен рәхмәт белдерде.

Бүген әйтелгән теләкләр кабул булсын! Тагын озак еллар бер-берегезне хөрмәт итеп, саклап, ярдәмләшеп яшәгез, Галина Михайловна һәм Юрий Степанович! Мәхәббәтегезне саклагыз һәм кадерләгез! Сез аны гомер юлдашы итеп алгансыз!

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.


Читайте нас: