Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
11 июль 2018, 11:34

Иң актив гаилә машина отачак!

Иң актив гаиләгә автомобиль биреләчәк!

Моның турында республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерде.
Машина оту өчен 8 июльдән 9 сентябрьгә кадәр гаиләнең актив тормышы турында видео, фото төшереп, “Ютуб”, “Инстаграмм”, “ВКонтакте”, “Фейсбук”, “Одноклассники” социаль челтәрләрендә “Берипример” хэштегына җибәрергә кирәк. Аннары “Башньюс” сайтында үзең турында мәгълүматлар язып, видеороликка ссылка ясау таләп ителә. Ролик 60 секундтан артмаска тиеш. Ул урыс һәм башкорт телләрендә булырга тиеш. Иң күп тавыш җыйган гаилә автомобиль сатып алу өчен 600 мең сумлык сертификат алачак.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: