Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
6 июль 2018, 16:31

Бәхет сере нәрсәдә?

22 июньдә Карагыш авыл мәдәният йортында Гаилә елына багышланган бәйрәм булды. Карагышлылар куганакбашлыларга «Матур гаилә - ил коты» район конкурсы эстафетасы штандартын тапшырды. Чараның кереш өлешендә Атангуловлар гаиләсе матур «Бәпәем» театр-җыр композициясе күрсәтте.

Чараны алып баручыларның (Гөлнара Фәтхетдинова, Линария Мөхәммәтҗанова, Вилсур Мөхәммәтҗанов) сәламләү сүзеннән соң Карагыш авыл биләмәсенең эшләр идарәчесе Әлфия Акчурина җыелучыларны бәйрәм белән котлап, конкурста катнашучыларга уңышлар теләде. Аннары алып баручылар сәхнәгә Вәсимә һәм Кәбир Наримановларның «Алтын гаиләсен» чакырды. Чараны алып баручы Вилсур Мөхәммәтҗанов - Наримановларның оныгы. Ул кадерле картәти-картәнисенә наз һәм сөю белән зур игътибар бүлде. Аларга читтән карап торуы бик дулкынландыргыч иде. Чөнки алар - оныклар һәм олы яшьтәгеләр арасында изге мөнәсәбәтләр үрнәге. Ә Кәбир абый Нариманов барысын да таң калдырды. Аның, өлкән яшьтә булуына карамастан, хәтере әйбәт, акылы зирәк, тиз фикер йөртә һәм җитез генә. Тәүдә тормыштагы начар күренешләрдән көлеп, яттан сатирик шигырьләр укыды, аннары, җиңел генә атлап сәхнә артыннан чәчкә гөлләмәсе алып чыгып, тормыш иптәшенә бүләк итте. Артабан аның өчен мәхәббәт турында түгел, ә һәр хуҗабикәгә кирәкле - бәрәңге турында җыр башкарачагын игълан итте. Һәм җырлады да! Җыр бик дәртле башкарылды, тамашачылар аны көчле алкышларга күмде.

Вилсурның: «Гаиләгезнең бәхет сере нидә?» дигән соравына Вәсимә апа: «Мин тормыш иптәшемне нык яраттым һәм каенанамны хөрмәт иттем. Ул миңа үз әнием кебек булды һәм тормышта күп нәрсәгә өйрәтте» дип кыска һәм анык җавап бирде. Кәбир абый исә: «Ә миңа бик уңайлы булды. Минем сөеклеләрем бер-берсе белән тату яшәде һәм мин беркайчан да ике ут арасында янмадым...» дип өстәде. Чынлап та, гаиләләр дус һәм тату яшәгән йортта гына бәхет тамыр җәя. Вилсур аларның Гөлнур исемле кызларының улы. Юбилярларга үзе ижат иткән шигырьләр укып, матур сөйләде һәм сәхнәдә үзен оста тота белүе, әңгәмә алып баруы белән генә түгел, ике туганы Линария Мөхәммәтҗанова белән икәү лирик җыр башкарып, тамашачыларның сөюен яулады.

Вәсимә апа рус теле һәм әдәбияты укытучысы, ә Кәбир абый хаклы ялга чыкканчы соңгы 25 елда колхозда баш бухгалтер булып эшләгән. Моңа кадәр аңа агач эше остасы да, машина йөртүче дә, һәм хәтта сәүдә хезмәткәре дә булып эшләргә туры килә.

Ә бүген Кәбир Нариманов - авыл халкы хөрмәт иткән мулла. Авылның матур, якты мәчете - аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Кәбир абый аны төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Авылда дини йолаларның тергезелүе турында аеруча җылылык һәм сөю белән сөйли ул. Исламга күңеле һәм йөрәге белән тугры булган авыл мулласы актив яшәү рәвеше алып бара. Аның белән сөйләшүе, вәгазьләрен тыңлавы рәхәт. Ә гаять күп шигырьләрне яттан белүе хайран калдыра. Аларның йортында уңайлы, чиста һәм һәр җирдә тәртип. Иң мөһиме, һәр җирдә хуҗаның оста кулы сизелә. Ул - хәстәрлекле ир, сөекле әти һәм картәти. Наримановлар гаиләсе өлкән уллары Камил белән Карагышта, ә әтиләре кебек бухгалтер һөнәрен сайлаган Дамир һәм Гөлнур Стәрлебашта яши. Шул көнне әти-әнисенә балалары, оныклары һәм якын туганнары җыелган. Бәйрәм өстәле артында алкоголь эчемлекләрсез тыныч, ипле әңгәмә алып барыла. Һәр яктан гаиләнең өлкән әгъзаларына ихтирам һәм хөрмәт булуы сизелә. Безнең заманда нәкъ шушы алтынга тиң. Чынлап та - алтын гаилә!

Чараны алып баручы Гөлнара Фәтхетдинова Кирәевлар гаиләсе белән танышу тарихын сөйләп, сәхнәгә аларның үзләрен чакырды. Айсылу һәм Радмир Кирәевларның күп балалы гаиләсе күренү белән сәхнә яшен уты кебек балкып китте. Кирәевлар - иҗади гаилә. Барлык үрнәкле гаиләләрдәге кебек үк, монда да Радмир Нурлыгаян улының гаилә башлыгы, шушы чыгышны оештыруда аның өлеше зур булуы сизелеп тора. Алар гаилә әгъзалары белән таныштырганнан соң, девизларын әйтте һәм үз куллары белән ясаган гаилә гербын күрсәтте. Сәләтләрен күрсәтеп, Радмир улы менән «Эх, гомер итәбез» җырын башкарды. Бу шулкадәр дәртле булды ки, хәтта тамашачылар да урыннарында көчкә утырып чыдады. Тамашачылар Радмирның чыгышы башында ук күп сөйли белмибез, ә җырга, биюгә остабыз дигән сүзләренә шәхсән инанды.

Әйе, эшлекле Кирәевлар һәрьяклап өлгер: балалары - шәп, хуҗалыклары - җитеш, үзләре бәхеттән балкый. Эшли дә, сәләтләрен дә күрсәтә белә алар. Афәрин!

Артабан «Гаилә традицияләрен саклаучы» номинациясендә Атангуловлар гаиләсе чыгыш ясады. Ирле-хатынлы Әлфия һәм Зөфәр өч бала тәрбияли. Гаилә башлыгы - Карагыш авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. Ул - талантлы курайчы. Бихисап республика конкурсларында катнашып, һәрвакыт дипломант һәм призер була. Ул башкарган җырлар бик күп район чараларын бизи. Тормыш иптәше Әлфия белән җыр башкарып, алар Федоровка районында яшәүче Зөфәрнең әнисен сәхнәгә чакырды, ул да шулай ук мәдәният хезмәткәре. Рәйсә ханым җырлар башкарып, улының талантын таныганнары өчен карагышлыларга рәхмәт сүзләре белдерде, барысына да тынычлык һәм бәхет теләде. Зөфәрнең бертуганы Гүзәл «Бишбармак» биюен башкарды. Аларның чыгышлары Зөфәр Атангулов башкаруындагы җырлар белән тәмамланды.

Әлфия Хәмит кызы гаиләләргә конкурста катнашканнары өчен рәхмәт белдереп, Наримановларга Республика Башлыгы Р.З.Хәмитовның Рәхмәт хатын һәм бүләген, ә калган гаиләләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Мондый чараларның авылларда үткәрелүе бик сөенечле. Үрнәкле гаиләләргә карап, башкалар да тырышып дөнья көтә. Гаиләнең чын бәхет булуы көн кебек ачык. Әти-әни булу икеләтә шатлыклы!

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас: