Шунысы кызганыч: баласын ялгыз тәрбияләүче хатын-кызларның күбесенең ирләре исән. Бала туып, берникадәр вакыт үткәч ялгыз калган гүзәл затларның бик күбесенә ирләре бала тәрбияләүдә ярдәм итми. Әйе, бездәге хокукый база мондый әтиләрне балаларга алимент акчасы түләргә мәҗбүр итә ала, ә менә бала белән якыннан аралашу, аның белән кызыксыну, аңа төрлечә ярдәм итү һәр ир-атның үз намусында. Әлбәттә, ялгыз тәрбияләүче гүзәл затка бик күп авырлыклар белән очрашырга туры килә. Әмма ничек кенә булмасын, бала үсеп, әнисе яныннан кайчан булса да чыгып китә. Ә әтисез үскән кеше моның авырлыкларын гомер буе үз иңендә тоя, төрле каршылыклар белән очраша.
Психологлар, әти кеше балаларның тормышында зур роль уйный, ди. Ир бала өчен әти – үрнәк. Аңа карап, ул тормышны күрергә, гүзәл затлар белән аралашырга, эшендә үз-үзен тотарга, ялын оештырырга өйрәнә. Икенчедән, әтисенә карап, малай җәмгыятьтә үз урынын таба. Нинди максатларга ирешергә, нәрсәдән качарга кирәклеген дә ир бала әтисеннән күрә. Ә улын әтисе белән аралашудан мәхрүм иткән хатын-кыз ир кешенең гаиләдәге ролен юкка чыгара. Мондый гаиләдә үскән малайлар еш кына үз фикерен төгәл белдерә алмый. Башка ир-егетләр белән аралашуда да кыенлыкларга дучар булып, үз-үзенә бикләнә. Малай, чыннан да, үзен “әнисе итәгендә генә” итеп тоя башлый.
Баласын ялгыз тәрбияләүче аналар еш кына улларына “син – минем героем”, “син – минем тормышымда иң мөһим ир-егет”, “мин сине үзем өчен генә үстерәм” дип кабатлый. Үсә төшкәч, мондый уллар, әниләренең шәхси тормышы булмавын күреп, тизрәк әнисе яныннан чыгып китәргә ашыга. Кайберсенең тизрәк армиягә китәсе килә, икенчеләре бик иртә өйләнә. Шул рәвешле еш кына үзләре дә сизмәстән төзәтә алмаслык хаталар эшли.
Әтисез үскән кыз баланы башка мәсьәләләр борчый. Кыз бала өчен әти – аңа карап сокланучы ир-егет образын тудыручы кеше. Әтисез үскән кыз еш кына көчле затларга ошый алуына шикләнә башлый. Гадәттә, алар үзләрен бик түбән бәяли, ир-егетләрдән игътибар тойган очракта да үз-үзләренә бикләнәләр. Әтисез үскән кызлар күп вакыт кияүгә чыгудан баш тарта. Алар барыннан да ныграк иренең үзен ташлап чыгып китүеннән курка.
Ана тәрбиясен генә алган балалар, гадәттә, кыюсыз, борчылучан була, кеше белән уртак тел табуда кыенлыклар кичерә. Әти кеше баласын төрле проблемаларны хәл итәргә өйрәтә. Әтисе аша бала башка кешеләр белән аралашырга өйрәнә, чөнки бала белән ана арасында булган мөнәсәбәтләр башкалардан күпкә аерыла. Нәкъ әтисе ярдәмендә бала үзенең кайсы җенескә каравын һәм, шуңа нигезләнеп, үз-үзен тотарга өйрәнә. Малайлар әтисенә соклана, аның белән көндәшлек итә, аңа охшарга тырыша. Ә кызлар, әниләре белән көндәшлек итеп, әтиләренең мәхәббәтен яуларга тырыша.
Гаиләне сакларгамы, юкмы икәнен, әлбәттә, ир белән хатын үзләре генә хәл итә ала. Кайбер чакта, чыннан да, аерылышу проблемаларны хәл итүнең иң дөрес юлы да булырга мөмкин. Ләкин ничек кенә булса да, баланың тормышында әтисе дә, әнисе дә булырга тиеш, чөнки ата-ананы беркем дә алыштыра алмый. Шул вакытта гына ул җәмгыятьтә үз урынын таба ала, үзе корачак гаиләдәге ролен ачык аңлый.
Баласын ялгыз тәрбияләүче аналарга дәүләт төрлечә ярдәм итә. Матди ярдәмнән тыш, алар башка төрле яклауларга да дәгъва итә ала. Мәсәлән, баласын ялгыз тәрбияләүче хатын-кызның, сабыйга 14 яшь тулганчы, үз теләге буенча эш көне 8 сәгатьтән кимрәк булырга мөмкин. 7 яшькә кадәр авыру баланы тәрбияләүче анага “больничный” тулысынча түләнергә тиеш. Әгәр дә бала 7 яшьтән өлкәнрәк икән, 15 көне тулысынча түләнә. Ялгыз ана елның теләсә кайсы вакытында 14 көнгә кадәр үз исәбенә отпуск алырга хокуклы.
Баласын ялгыз тәрбияләүче ана берничә очракта гына эшсез калырга мөмкин. Мәсәлән, хатын-кыз да, эшкә алучы да хәл итә алмаган мәсьәләләр барлыкка килүе (хатын-кызның сәламәтлеге какшау, оешманың ябылуы һ.б.) яисә хезмәт тәртибен күп тапкыр бозган очракта җитәкче аны эштән бушатырга хокуклы.