Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
9 июнь 2018, 11:49

Күпбалалы гаиләләргә ташлама

Ипотека буенча 6 процент ставканы күпбалалы барлык гаиләләргә дә бирергә тиешләр.

Моңа кадәр махсус программа буенча ташламалар икенче яисә өченче баласы туган гаиләләргә генә бирелә иде. Программага үзгәрешләр кертелгәннән соң, моңа дүртенче һәм аннан соңгы баласын тудыручылар да исәп тота ала.
Русиядә күпбалалы 1,5 миллион гаилә яши. Шуларның 100 меңе ипотека алган да инде. Янә 900 мең гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Әлеге программа тагын 10 мең гаиләне бәхетле итәчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: