Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
21 Май 2018, 11:46

Туган җирнең тугры уллары һәм кызлары

11 майда “Матур гаилә – ил коты” район конкурсы штандартын кабул иткән бузатлылар жюри хөкеменә хөрмәткә һәм данлауга лаеклы гаилә парларын тәкъдим итте.

Алар барысы да шушы авылдан. Биш гаиләнең дүртесе – күп балалы, өчәр, дүртәр баланы сөеп, кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп үстергәннәр. Барысында да зур гына гаилә стажы. Кулга-кул тотынышып, тормышта шатлыгын да, хәсрәтен тә уртак бүлешеп, бер-берсен хөрмәт итеп, аңлап, ярдәмләшеп, 40, 50, 60 ел яшәгәннәр. Алар туган җирнең чәчкә атуына, туган телне һәм традицияләрне саклауга зур өлеш керткән, иң мөһиме үзләренең картлык көнендә терәк һәм таяныч булырлык лаеклы балалар тәрбияләп үстергән тугры уллары һәм кызлары. Аларның горурлыгы, аларның сөюе!

Хәлимә һәм Минетдин Абдуллиннар быел алтын туйларын билгеләгән. Оештыручылар сүзләре буенча, алар – уңган эшчәннәр. Гаилә башлыгы гомере буе туган хуҗалыгында терлекче булып эшләгән, ә аның тормыш иптәше савучы булган. Аларның иң зур шатлыгы – дүрт кызлары. Икесе – Зилә һәм Миләүшә туган авылларында яши. Алар да, әниләре кебек үк, савучы булып эшлиләр. Өченче кызлары Үч-Әсән авылында, ә Мөршидәләре Стәрлетамакта яши. Әти-әниләре дә, балалары да авылдашлары алдында үзләренең эш сөючәнлекләре, ярдәмчеллекләре, изге күңелле булулары белән дан казанган.

Әти-әниләренең бәйрәменә кызлары гаиләләре белән чәчәкләр һәм бүләкләр алып кайтканнар. Аларның чын йөрәктән әйтелгән җылы теләкләре Абдуллиннар гаиләсенә аларның әти-әни бурычын лаеклы үтәгәннәре һәм лаеклы үтелгән тормыш юлы өчен рәхмәтләренең тик бер өлеше генә.

Икенче парның гаилә стажы тагы да күбрәк. Асия һәм Минегали Бәхтияровлар 60 ел бергә яшәп, дүрт бала тәрбияләп үстергән. Асия апа барлык хезмәт юлын чөгендер үстерүгә багышлаган, Минегали абый тракторда эшләгән. Намуслы хезмәте, җаваплылыгы, башкаларга үрнәк булып торуы нәтиҗәсендә гаилә башлыгы “ Атказанган колхозчы” почетлы исеменә лаек булган. Кызганычка каршы, чирләү сәбәпле Асия апа чарага килә алмаган, ә Минегали абый берүзе сәхнәгә менәргә теләмәгән. Моның кирәге дә юктыр инде. Чөнки аларның бар тормышы авылдашлары күз алдында үтә. Уллары Рәшит әтисе юлыннан киткән, ул авылда калган һәм тормыш иптәше Рәсимә белән әти-әниләрен тәрбиялиләр.

Өлкән яшьтә булуларына карамастан, Бәхтияровлар бер минут та эшсез утырмый. Бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә һәм бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр, парлы гомер кичерүнең кадерен беләләр.

Флүрә һәм Рәшит Галиевлар, Бәхтияровлар кебек үк, 60 ел тату гомер кичерә. Рәшит абый – оста умартачы, ә аның тормыш иптәше гомеренең күп елларын укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Аларның горурлыгы – дүрт балалары, стәрлебашлылар арасында яхшы таныш булган Филүс Рәшит улы тормыш иптәше белән авылдашларына һәм район халкына ял оештыру белән шөгыльләнә. Галиевларның кызларының берсе Резеда, әнисе кебек үк, укытучы һөнәрен сайлаган.

- Галиевлар гаиләсе кебекләр авылның тоткасы, алар үрнәкле гаилә булып тора. Үзләре дә гомер буе умарта кортлары кебек уңган, булдыклы, эш сөючән булган, балаларын да кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп, куйган максатларына омтылучан, авырлыклар алдында бөгелеп кайлмый торган итеп тәрбияләп үстергән. Аларны кечкенә табышка да шатланып, бер үк вакытта югарыга омтылырга өйрәткән, - дип билгеләде алар турында сөйләп кичәне алып баручы Лилия Низаметдинова.

Сәхнәгә менеп әти-әниләрен котларга, тагын бер кат чиксез сөюләрен һәм ихтирамнарын күрсәтеп, рәхмәт сүзләре әйтергә балалары һәм оныклары да кайткан (рәсемдә). Шулай итеп, конкурс кичәсе өлкән Галиевларга яраткан һәм кадерле кешеләре белән очрашырга мөмкинлек биргән.

Филүс Рәшит улы туган авылына музыкаль бүләк тә алып кайткан. Стәрлебашта үткән күп кенә концертларда үзенең моңлы тавышы белән стәрлебашлыларны сөендерүче Зөлхиҗә Әсәдуллина бу кичне бузатлылар өчен берничә җыр башкарды.

Хәлимә һәм Мөнир Фәттаховларның гаилә тормышы турында хикәяне җыелучылар рәхәтләнеп тыңлады. Мөнир абый гомер буе колхозда умартачы булып эшләгән. Ә Хәлимә апа 40 елга якын мәктәптә химия һәм биология фәннәрен укыткан. Стәрлетамак шәһәренең химзаводына экскурсиягә баргач, аңа савучы булып кыланырга туры килүе турында үзенчәлекле мәзәк итеп сөйләде. Ә аңа ул вакытта мәктәптә дефицит булган химик реактивлар кирәк була. Ничек ул завод хезмәткәрләре белән уртак тел тапкан һәм алардан реактив ала алган, монысы сер булып кала, ләкин укытучы Бузатка дәресләр өчен кирәк булган химикатлар белән кайта. Ә цехтан чыкканда ул: “Хәзер колхозларда үткер савучылар эшли! Безнең кайбер хезмәткәрләр алай булдыра да алмас иде!”

Хәлимә Сәлах кызы бар күңелен салып балаларга белем бирә, аларны кызыксындыра, химия һәм биология фәннәре буенча аның тәрбияләнүчеләре гади булмаган мәсьәләләрне һәм биремнәрне тиз эшли. Бузат урта мәктәбе укучыларының имтиханны җиңел тапшырып, авыл хуҗалыгы институтына күпләп укырга керүләре аның хезмәте нәтиҗәсе.

Гаилә пары өч бала тәрбияләп үстергән. Алар барысы да читтә яши, ләкин әти-әниләренең кунакчыл йортында еш кунак булалар һәм хуҗалыкта ярдәмләшәләр.

Бузат авылында билгеле һәм хөрмәтле булган бишенче пар – Зөлхия һәм Вәкил Исмәгыйлевлар да берничә ел элек 50 еллык гаилә бәйрәмен билгеләгән. Вәкил абый яшьлек елларында колхозда электрик булып эшләгән. Зөлхия апа мәктәп интернатында хезмәт салган. Аларның уллары Фәрит Вәкил улы – район хакимияте башлыгы урынбасары, кызлары Альбина Себердә яши.

Зөлхия апа, чараны бизәп, матур итеп мөнәҗәт укыды. Аларның гаиләсе дә күпләр өчен үрнәк. Әти-әниләрен котларга уллары Фәрит гаиләсе белән кайткан.

Конкурсант гаиләләргә һәм тамашачыларга бу кичтә Гөлфия Низаметдинова, Илсөяр Сәмигуллина, “Сөмбелә” вокаль ансамбле музыкаль бүләкләр багышлады. Аны укытучы Лилия Низаметдинова оста алып барды, ә сценарийны монда күптәннән эшләүче мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән иде. Болар Гөлнара Бохараева, Илсөяр Сәмигуллина һәм музей методисты Рәлиф Габбәсов. Билгеләргә кирәк, аларның тәҗрибәсе зур булмаса да кичә күңелле, матур, дулкынландыргыч һәм тамашалы килеп чыкты. Бәйрәмгә килүчеләр катнашучыларны һәм үзешчән артистларны алкышларга күмде. Бер сүз белән әйткәндә, кичә бик матур булды.

Рәйсә МУСИНА. Фото район Мәдәният йорты сайтыннан алынды.

Читайте нас: