Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
16 Май 2018, 11:06

Зур гаиләм белән горурланам

Белүебезчә, республикада 2018 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Күптән түгел Кабакуш мәктәбе укучылары моңа багышлап шул темага инша язды. Анда малайлар һәм кызлар горурлык белән үзләренең картәниләре, картәтиләре, әти-әниләре турында сөйләде. Шуларның берсе белән гәзит укучыларны да таныштырабыз.

Кеше бу дөньяда берүзе генә яши алмый, без барыбыз да ялгызлыктан куркабыз. Шуңа да минем гаиләм, өем, туганнарым – барысы да минем таянычым, терәгем. Мин аларның сөюенә, игътибарына мохтаҗмын. Безнең гаиләдә 7 кеше – әтием, әнием, Нур абыем, Ильяс туганым, мин һәм зур хөрмәткә лаек якыннарыбыз – картәтием белән картәнием. Әлбәттә, бала өчен гаилә әнидән башлана. Минем әниемнең исеме Зинфира Дамир кызы. Ул Кабакуш мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли. Әтием Җәмил, ул бик көчле, күтәренке рухлы кеше. Аны спортчы, көрәшче, район ярышларында гына түгел, республика ярышларында да җиңүче буларак беләләр. Әтием безне “улларым - уң канатларым” дип йөртә, төрле эшләргә өйрәтә. Нур абыем Уфа шәһәрендә укый. Ә гаиләбезнең иң кечкенә кешесе Ильяс – ул беренче класста укый. Безнең белән картәтием һәм картәнием яши. Алар бик озын гомер юлы үткән. Картәтием Усман Морзагул улына 90 яшь, ә картәнием Фәния Шәрәфетдин кызына - 88. Ә аларның бергә яшәүләренә 60 ел. Картәтием гомер буе колхозда механизатор булып эшләгән. Төп эшеннән тыш, умартачылык белән шөгыльләнгән. Картәнием чөгендер үстерүче булган, бәйләгән, тәмле бәлешләр пешергән, һәрвакыт безне хәстәрләгән. Алар авылда хөрмәтле кешеләр. Җиде балага гомер, матур тәрбия биреп, тормыш юлына чыгарганнар. Күрше Күндерәк авылында минем тагын бер якын кешем – әниемнең әнисе Маһинур Ишмөхәммәт кызы – картәнием яши. Аңа 69 яшь. 33 ел гомерен балалар укытуга багышлаган шундый картәни һәм картәтиләребез булуына мин бик шатмын. Алар барысы да минем белән һәм мин шуңа бәхетлемен.

Ирәндек СОБХАНГУЛОВ,

Кабакуш урта мәктәбенең 6 класс укучысы.

Фото гаилә альбомыннан.

Читайте нас: