Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
24 апрель 2018, 12:09

Тату, күңелле, дәртле – алар тормышта да, сәхнәдә дә шундыйлар

Игелеклелек, гаделлек, мәрхәмәтлек, балалар, гаилә – мәңгелек кыйммәтләр. Юкка гына соңгы елларда аларга иң югары дәрәҗәдә зур игътибар бүленми. Республикада Гаилә елы дип игълан ителгән быелгы ел гаиләләрне хуплауга, традицияләрне саклауга юнәлтелгән. Аның кысаларында күп кенә чаралар да үткәрелә. Эстафета принцибы буенча районның барлык авыл биләмәләрендә үтәчәк бик кызыклы тамаша “Матур гаилә – ил коты” конкурсы күптән түгел Айдарәле авылында үтте. Анда биш гаилә катнашты – алар барысы да лаеклы үрнәк һәм авылның горурлыгы, авылдашлары, күршеләре тарафыннан хөрмәт ителгән парлар.

Гөльямал һәм Зөфәр Галәветдиновлар гаиләсе авылдашлары күз алдында туган. Эш сөючән, ачык, мәрхәмәтле, үзләренең тырышлыгы һәм тормыш тәҗрибәсе белән алар тирә-юньдәгеләрдә тирән хөрмәт һәм ихтирам казанган. Сәгүрә һәм Исмәгыйль Йосыповлар – традицияләрне чын-чынлап саклаучылар. Ә алар аз түгел. Алар бу традицияләрне балаларына, оныкларына тапшыра. Бу гаҗәеп гаилә сугыш һәм аннан соңгы михнәтләрне һәм кайгыларны кичергән. Алар күп тапкырлар район һәм республиканың Почет грамоталары белән бүләкләнгән, ә гаилә башлыгы Исмәгыйль абый безнең районның почетлы гражданы булып тора. “Авыл гаиләсе” номинациясе Рәзилә һәм Хәйдәр Гәрәевлар гаиләсенә бик нык туры килә – алар Волгоград мамык кәҗәләрен үрчетү белән шөгыльләнеп, авыл халкын урындагы кәсеп – мамык изделиеләре бәйләү өчен чимал белән тәэмин итә, ә Хәйдәр Муллаяр улының әнисе Гарифә әби, өлкән яшьтә булуына карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара – бер генә концертны да калдырмый, анда катнашып, бии һәм такмаклар җырлый. Алия һәм Ленар Әһлиуллиннарның ишле гаиләсендә тиздән бишенче бала туа. Бу гаиләдә хакимлек иткән бердәмлек һәм үзара аңлашу күренеп тора, ә балаларның таланты сокландыра – аларның һәркайсы хәзинә, балаларның активлыгы, дөрес юнәлештә булсын өчен әти-әни мөмкин булганның барысын да эшли – гимнастика, аккордеонда уйнау, бию. 2011 елда авылга Наталья һәм Илфат Мусиннар гаиләсе күчеп килгән – ике ул тәрбияләүче бик уңай, ачык һәм тату гаилә. Өлкән уллары кадет корпусында укый, кечкенәсе – уку алдынгысы, әти-әнисенең таянычы. Күптән түгел Наталья китапханәче булып эшли башлаган. Ул үткәргән чараларда Төньякта вахтадан кайткан арада тормыш иптәше Илфат та катнаша.

Бу гаиләләр турында күп нәрсәләр язарга була. Алар тик соклану һәм хөрмәткә генә лаек. Бу кичтә алар бергәләшеп тамашачыларга рухи уңайлылык, мәрхәмәтлек бүләк итте. Конкурсны Линар Гафиятуллин, Нуршат Әсфәндияров, Нурзидә Сәлимгәрәева, Лиана Галиева һәм башкаларның чыгышлары бизәде.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото Ю.КОЖЕВИНА тарафыннан бирелде.


Читайте нас: