Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
13 апрель 2018, 14:12

Аларның бәхете бриллиантка тиң

Риф Хәйбрахман улы Шәймәрданов Югары Гөлем авылының иң өлкән, авылда гына түгел, районда да зур хөрмәт һәм ихтирам яулаган кешесе.

Риф Садыйка һәм Хәйбрахман Шәймәрдановларның гаиләсендә 1935 елның апрелендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Яшьтәшләре кебек үк, аңа да сугыш елларының ачысын татырга туры килә. Стәрлетамак училищесында балта остасына укый, аннары башка күп кенә мәктәпне тәмамлаучылар белән Мәскәүгә төзелешкә китә. 1954 елда аны армия хезмәтенә алалар. Ленинград өлкәсендә хезмәт итә. Яшь, егәрле егет армиядән соң башкалада эшен дәвам итәргә тели, ләкин әти-әнисе моңа каршы төшә. Аларны тыңлап, Риф туган авылына кайта һәм хезмәт эшчәнлеген башлый. Моңа картәтисе дә бик шатлана, ул оныгының тизрәк өйләнүен һәм авылда төпләнеп калуын тели. Сәхиулла абый белән үзенең уй-ниятләрен бүлешкәч, анысы Миякә районының Җидегән авылындагы тегермәнгә барып кайтырга карар кыла. Үзе белән иркәсе Рифне дә ала. Барып җиткәч, чират алалар да, танышларына барырга булалар. Анда аларны ачык йөз белән каршы алалар. Зөбәрҗәт исемле яшь кыз өстәл әзерләргә ярдәм итешеп йөри. Риф аңа бер күрүдән гашыйк була, һәм аны алырга килергә вәгъдә бирә. Ул вакытта инде ул өйләнешергә тәкъдим итәчәк. Кыз, әлбәттә инде, вакыйгаларның болай тиз әйләнеш алуын көтмәгән була.

- Ничек? – дип сорый гаҗәпләнеп Зөбәрҗәт.

- Һәрвакыт бергә булуыбызны телим, - дип җавап бирә егет.

Икенче көнне ал тасмалар белән бизәлгән атларда, бүләкләр төяп, ике туган абыйсы Ринатны кучер итеп алып, кияү егете Җидегәнгә килә. Йола буенча, барысына да бүләкләр өләшеп, егет кызны өенә алып кайтып китә. Шулай итеп, Зөбәрҗәт Югары Гөлемгә килен булып төшә. Шул ук көнне күрше йортка тагын бер кәләш - Айдарәле авылыннан Минегөлне алып кайталар.

- Ул ел авыл өчен киленнәргә бай булды дип әйтергә була – 12 пар туй үткәрде. Ләкин алардан безгә генә 60 ел бергә яшәргә насыйп булды. Төрле сәбәпләр белән кайберләре аерылышты, кайсыларыдыр исән түгел инде, - дип искә ала Зөбәрҗәт җиңги.

Тормыш иптәше белән алар матур гомер кичерәләр. Әтиләре нигезендә яңа, иркен өй салып керәләр. Барлык тәрәзә рамнарын, ишекләрне гаилә башлыгы үз куллары белән эшләгән. Үзе салган мич тә бик уңышлы булган һәм күп еллар барысын да җылытып тора. Риф абый яхшы балта остасы буларак танылса, Зөбәрҗәт җиңги уңган хуҗабикә, ул бавырсак, ләвәшләр һәм башка ризыкларны тәмле пешерә.

Риф абый күп еллар урындагы хуҗалыкта эшләде. Тәүдә ягулык-майлау материалы ташыды, аннары төзелеш бригадасында бригадир, тракторчы, комбайнчы, электромонтер, ферма мөдире, бригадир булды. Ир-егеткә 70 төрле һөнәр дә аз диләр. Ә Зөбәрҗәт җиңги төрле эшләрдә хезмәт салды, җәен чөгендер эшкәртте.

Алар биш балага гомер биреп, тәрбияләп үстерде, аларның һәркайсы тормышта үз урыннарын тапкан. Өлкән кызлары Зөмәрә Салават шәһәрендә яши. Ул 35 ел пешекче булып эшләгән. Хаклы ялга чыгуына карамастан, эшен дәвам итә. Уллары Вәрис һәм Радик Стәрлебаш авылында төпләнде, әтиләренә охшап, һәр эшкә осталар. Икесенең дә дөньялары матур, зур. Тормыш иптәшләре Нурия һәм Фаягөл, каенаналары кебек, яхшы хуҗабикәләр, изге күңелле һәм хөрмәтле кешеләр. Нурия – үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы. Фаягөл – район үзәгенең 2 санлы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе. Кызлары Зөлфирә кияүләре Фәнис белән Себердә яшиләр һәм эшлиләр. Кече кызлары Альмира авылдашы Илгизгә кияүгә чыгып, өй салып керделәр. Ул хосусый эшкуар Бурангуловта эшли.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Риф абый әле дә тынгы белми. Кышын еш кына үзе ясаган чаңгыларда урманга йөри. Җәен йорт-курасын тәртиптә тота, бакчада төрле җиләк-җимешләр үстерә. Еш кына үзенең “Жигули”ендә тормыш иптәше белән бергә район үзәгенә кибетләргә, балаларына һәм танышларына кунакка йөриләр.

Риф абый һәм Зөбәрҗәт җиңги тугыз оныкларының бәхетле картәнисе һәм картәтисе. Барысы бергә юбилейларга һәм башка бәйрәмнәргә җыелганда өй эче оныкларының шат авазлары белән тула. Балалары еш кына әти-әниләренә хуҗалыкта ярдәм итәргә кайта. Әлеге кунакчыл өйдә аларга гына түгел, без, туганнарына да урын җитә. Без бу гаилә белән бик горурланабыз. Риф абыйга һәм Зөбәрҗәт җиңгигә барысы өчен дә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Өегездә һәрвакыт тынычлык һәм бәхет хакимилек итсен.

Сәйлә КОТЛУШИНА, хезмәт ветераны.

Фото гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: