Алар хезмәт яраткан һәм өлкәннәргә хөрмәтле мөнәсәбәт булган күмәк гаиләләрдә үскән. Икесе бер мәктәптә укыган, ә мәхәббәт соңрак, икесе дә техникум тәмамлау турында диплом алгач килгән. Фәрит – ветеринар, Гөлзифа – сөт сәнәгате техникумын тәмамлаган. Яшьләр ике ел Сары Елга авылында егетнең әти-әнисе белән бергә яшәгән, аннары Хәлекәй авылы үзәгендә зур булмаган өй сатып алган. Күченгәннәр, урнашканнар, көнкүрешне җайга салганнар. Ул вакытта беренче балаларына ике яшь диярлек булган.
- Миңа укуны дәвам итәргә кирәк иде, - ди бервакыт әти кеше. – Син моңа ничек карыйсың?
- Мин каршы түгел, - дигән җавап яңгырый. - Сиңа һичшиксез югары белем алырга кирәк.
Башкаланың үзендә абруйлы учреждение – Мәскәү ветеринария академиясе сайлана.
- Укырга керергә киттем. Кулымда барлык документлар салынган кечкенә чемодан һәм улыбыз өчен колготкилардан башлап Мәскәү кибетләреннән сатып алынырга тиешле әйберләрнең зур исемлеге, - дип елмаеп искә ала Мәскәүгә беренче баруы турында Фәрит Әхмәтсәлам улы. – Мин барлык кирәк-яракны сатып алдым, туган-тумачаларга Алла Пугачева рәсеме төшерелгән пакетлар алып кайттым.
Ләкин аңа Академиядә укырга насыйп булмый. “Ерак. Кыйммәт. Җиткереп булмас”, - дигән фикергә киләләр ир белән хатын. Һәм читтән торып укучы студент якынгарак – Оренбург авыл хуҗалыгы институтына күчәргә карар итә. Оренбург – Мәскәү түгел, юл якын. Институтны тәмамлау турында дипломны алырга Баһаветдиновлар бергәләп бара. Зур вакыйга бит! Ул вакытта аларның өченче баласы туган була. Алты айлык Гөлфия әтисенең ветеринар табиб дипломын тантаналы тапшыруның шаһиты була.
Гаилә тату яши. Балалар бакчага, мәктәпкә йөри, өлкәннәр эшли. Фәрит Әхмәтсәлам улы Әмир ветеринария участогы мөдире була, бер үк вакытта ике терлекчелек комплексын хезмәтләндерә. Бер арада аңа Бакый авылында да эшләргә туры килә. Гөлзифа Идият кызы (әйткәндәй, ул паспорт буенча Гөлзифа, ә болай аны барысы да Зифа дип йөртә) балалар бакчасында тәрбияче, чөгендерче, ә 15 ел дәвамында – сөт җыючы булып эшли. Бу эш зур физик көч таләп итә. Авыр флягаларны һәм бидоннарны күтәрергә туры килә. Халыктан җыелган сөтне тапшырганнан соң аларны еш кына салкын чишмә суында юа. Ә алюминий бидоннарның саны 16га кадәр җитә! Хаклы ялга чыкканчы Г.Баһаветдинова урындагы почта бүлегенә мөдирлек итә.
1994 елда гаилә пары кирпечтән иркен өй сала. Аның тирә-ягына төрле җимеш агачлары утырталар, хәтта җылы яраткан виноград хуҗаларның хәстәрлегенә мул уңыш биреп сөендерә.
- Өченче ел ул бигрәк тә күп булды. Чиләкләп җыйдык, кая куярга белмәдек. Ә үткән ел уңыш бик шәптән булмады, һава торышы үзенекен итте, - дип сөйли Фәрит Әхмәтсәлам улы.
Күптөрле чәчәкләр аларның бакчасына тагы да ямь биреп тора – бу хуҗабикәнең тырышлыгы. Аларның хезмәт сөючәнлегенә, әйләнә-тирәдә гүзәллек тудырырга тырышуларына күршеләре дә, үтеп-сүтеп йөрүчеләр дә сокланмый калмый. Өйдә дә шулай ук пөхтә һәм матур. Монда да бик күп гөлләр үсә. Гөлзифа Идият кызы тәрәзә төбендә хәтта кыяр да үстерә! Иртә яздан алар инде тәүге җимешләрне авыз итә.
Барлык хуҗалык эшләрен бергәләп эшләргә күнеккәннәр. Бу күпсанлы мал-туар яки бакча эшләре булсынмы.
Фәрит Әхмәтсәлам улы тоткан бал кортларыннан картәтиләре белән еш кына аларны күрергә чыккан оныкларына бигрәк тә “эләгә”.
- Картәтием Гыйлемдарның умарталары бар иде, әти дә умартачылык белән шөгыльләнде, хәзер менә – мин. Моңа оныкларымны да җәлеп итәргә тырышам. Аларның берсе генә булса да шушы гади булмаган, кызыклы эш белән шөгыльләнүне дәвам итсә, бик шат булыр идем. Үзебез, гаиләбез өчен берничә умарта тотам, балалар һәм оныклар бал ярата. Үзебез дә читкә куймыйбыз, шикәрне кулланмыйбыз дисәм дә була, - ди әңгәмәдәшем.
Баһаветдиновлар өч бала тәрбияләп үстергән. Уллары Фидан һәм киленнәре Рита Санкт-Петербургта яши.
- Туганнарга кунакка киткәннәр иде, эш килеп чыккач шунда яшәргә калдылар. Башта бүлмә, аннары фатир сатып алдылар. Ике уллары – Ризван белән Денисны тәрбиялиләр. Кызыбыз Дания гаиләсе белән Когалымда яши, педиатр булып эшли. Ул – ике бала әнисе. Киявебез Илмир – нефтьче. Төпчегебез Гөлфия Уфада. Киявебез Радик белән ул тәрбиялиләр.
“Оясында ни күрсә, очканында шул була” диелә халык мәкалендә. Өч балалары да әйбәт тәрбия һәм белем алган. Аларга ачык күңелле, эш сөючән, зирәк әти-әниләре бар нәрсәдә үрнәк булган.
Өч ел элек Фәрит Баһаветдиновның тормышында кискен үзгәреш була – аны Хәлекәй авыл биләмәсе башлыгы итеп тәгаенлиләр.
- Бик җаваплы, шул ук вакытта кызыклы эш, - ди ул бу уңайдан. – Дөресен әйтим, башта авыр булды. Бу эшкә беркайчан да ияләшмәм кебек иде. Башлык булуы җиңел түгел. Документ эшләрен грамоталы алып барырга, халыкның көнүзәк проблемаларын, күршеләр арасында, гаиләләрдәге бәхәсләрне һәм башка бик күп нәрсәләрне хәл итәргә кирәк.
Хөрмәтле булуы, кешеләр белән уртак тел таба белүе, шулай ук әлеге авыл советында 30 еллык депутатлык эше бу тынгысыз хезмәттә аңа бик нык ярдәм итә. Балалар һәм яшьләр белән эш әйбәт дәрәҗәдә куелган. Күп еллар бергә яшәгән гаилә парларын һәм йөзьяшәрләрне хөрмәтлиләр. Авыл халкы исә башлыкларын һәр нәрсәдә хуплый. Кирәк икән, җырлый да, бии дә, берсүзсез авылларны, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү эшләренә чыгалар. Район спорт ярышларында алынган кубоклар һәм грамоталар саны арта бара, әлеге авыл биләмәсе спортчылары һәрвакыт призерлар арасында.
... Җәй җитүгә Баһаветдиновлар өендә янә күңелле шау-шу башлана. Яраткан әти-әниләре һәм картәти-картәниләре янына балалары һәм бер яшькә үскән оныклары кайта.
Әлеге зур һәм тату гаилә өчен бергәләшеп үткәргән шушы вакытлардан да мөһимрәк берни юк. Ул аларның һәркайсы өчен иң бәхетле һәм онытылмас чак. Бу гаиләгә озак елларга сөю, иминлек һәм бәхет телик!
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Фото гаилә альбомыннан алынды.