Барлык яңалыклар
2018 - Гаилә елы
13 март 2018, 13:44

Хезмәт сөйгәнне бәхет ташламас

Кәрим Әскаров – җаваплылыгы чикләнгән “Нур” агрофирмасы” җәмгыятендә баш энергетик. Район алдынгылары слетында район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров кулыннан ул Почет грамотасы һәм “Һөнәре буенча иң яхшысы” исемен алды.

“Хәзер Кәрим Хәмзә улы кебекләр аз. Ул безнең электрик та, газчы да, слесарь да, токарь да, эретеп ябыштыручы да, моторлар ремонтлаучы да, машина йөртүче дә”, - ди аның турында хуҗалык җитәкчесе Радик Яушев. К.Әскаров, чынлап та, бар эшкә дә оста. Электрга сөю аңарда мәктәп елларында ук туа. Балачактан хезмәтне, техниканы яратып үсә, әтисе, милли көрәш буенча район һәм республиканың күп тапкырлар чемпионы Хәмзә Әскаров кебек үк, шушы спорт төре белән шөгыльләнә. Үз вакытында әтисен яше дә, карты да белә. Ул вафат булганда Кәримгә нибары 11 яшь була. Гаиләдә алар бишәү – дүрт малай һәм бер кыз үсә. Гаилә бу югалтуны авыр кичерә. Бәхеткә, барлык балалар лаеклы кешеләр булып үсә һәм тормышта үз урыннарын таба.

Хабаровск краенда хезмәт үткәннән соң Кәрим “Яугир-спортчы”, “Совет Армиясе отличнигы” күкрәккә тага торган билгеләр белән туган авылына кайта. Берничә көннән соң ук аны “Ашкадар” колхозы рәисе Тамир Байназаров чакырта һәм: “Без сине Уфага электрикка укырга җибәрәбез. Хуҗалыкта бу һөнәр ияләре бик кирәк” ди. Укып кайткач, Кәрим Караяр авылыннан бик яхшы белгеч Виктор Семенов белән бергә колхозда эшли башлый. “Рәхмәт аңа, мин аңардан һөнәрнең күп серләренә өйрәндем”, - ди К.Әскаров. Егет башы белән эшкә чума. Тиздән үзенең язмышын – чибәр, зирәк һәм җитди кыз Шәүрәне очрата. 1987 елда өйләнешәләр. Ул вакыттагы совхоз җитәкчесе Вагыйзь Мөхәммәтшин егетне шатланып эшкә ала. Эш күп була. Баш энергетик Анатолий Давыдов белән көннәр буе эшлиләр. Ул елларда Күндерәктә, Сергеевкада барысы да – өйләр, медпункт, авыл советы, мөгезле эре терлек симертү комплексы, Көнкүреш йорты, мәктәпләр, балалар бакчалары электр белән җылытыла. Җитәкчеләр дә, өч авыл халкы да Кәрим Хәмзә улы турында тик яхшы сүзләр генә әйтә. Аннары Әскаровны хуҗалыкның баш энергетигы итеп тәгаенлиләр. Менә инде күп еллар дәвамында ул әлеге җаваплы эшне башкара. Шәүрә Дамир кызы белән гаилә тормышыннан да уңган ул. Шәүрә хәстәрлекле тормыш иптәше, яхшы хуҗабикә һәм әни, аралашучан ханым. Туйдан соң шәфкать туташы булып эшли башлаган, берничә елдан соң кыскартылуга эләккән. Югалып калмаган, Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына укырга кергән һәм педагог-психолог һөнәрен үзләштергән. Күндерәк мәктәбендә психолог, өлкән пионервожатый, химия һәм биология укытучысы булып эшләгән. Мәктәп ябылгач, Шәүрә Дамир кызы Күндерәк авыл советына яшьләр эшләре буенча белгеч булып күчкән. Аннары хуҗалыкта диспетчер-шәфкать туташы булып эшләгән – юлламалар биргән. Шәүрәнең бертуган сеңелесе 32 яшендә генә вафат булгач, аның улы Илнурны үз тәрбияләренә алалар. Малай беренче класста гына укыган була. Киләчәктә Илнур университетны уңышлы тәмамлап, тикшерү изоляторында эшләгән, хәзер хаклы ялда. Кайгы ялгызы йөрми, диләр. Соңрак Шәүрәнең бертуган энесе Әнүр дә вафат була. Аның да улын һәм кызын Әскаровлар үз гаиләсенә ала. Светлана әлеге вакытта университетта укый, Артур – армиядә хезмәт итә.

Әскаровларның үзләренең балалары икәү. Олы уллары Вадим Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли, икенчесе Вилдан да югары белем алган һәм белгечлеге буенча эшли. Балалары барысы да лаеклы кешеләр булып үскән. Гаилә зур өй салып кергән, күпләп мал-туар асрыйлар. Хуҗабикә кәҗә сөтеннән кымыз, сыр ясый, ә мамыгыннан шәл бәйли. Болардан тыш Шәүрә Дамир кызы Күндерәк авыл биләмәсе депутаты булып тора, шигырьләр яза. Бу гаилә, чынлап та бик эш сөючән. Хезмәт яраткан кешеләр яшәгән йортны беркайчан да бәхет ташламый икәнлегенә ныклы ышана алар.

Тәлгать ИСМӘГЫЙЛЕВ.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: