Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
12 гыйнвар 2021, 16:07

Закон сагында

Бүген, 12 гыйнварда, Русиядә Прокуратура хезмәткәрләре, закон һәм тәртип сагында торучылар көне билгеләнелә. Стәрлебаш район прокуроры урынбасары Иван Золотов (рәсемдә) бу датаны унынчы ел һөнәри бәйрәм буларак үткәрә.

Ул Күмертау шәһәрендә гадәти гаиләдә туа. Әтисе – инженер, хәзер пенсиядә, әнисе – табиб. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамактагы филиалына укырга керә. Мәктәптә укыган чагында ук нинди факультетка барачагын белә: юридик факультетка һәм башка беркайда да түгел. Әйбәт укый - зачеткасында яхшы билгеләр генә була. Университетны тәмамлаганнан соң Иван Витальевич Стәрлетамак районы прокуроры ярдәмчесе итеп тәгаенләнә. Узган елның октябрендә безнең районга күчерелә.
- Мондагы коллектив бердәм, - дип билгели Иван Золотов. – Акрынлап район һәм аңарда яшәүчеләр, теге яки бу законнар буенча юридик ярдәм сорап килүчеләр белән танышам. Күп кенә мәсьәләләр җир, шулай ук торак-коммуналь тармак законнарына кагыла. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмый – нигезлек булганда прокурор йогынтысының барлык чаралары күрелә. Прокуратура хезмәткәренең эше – санап бетергесез. Еш кына соңга кадәр эшләргә туры килә. Гаилә башлыгының мондый эш графигына тормыш иптәше Гөлнара, уллары Богдан һәм Роман да күнегеп беткән. Әйткәндәй, Яңа ел яллары вакытында гаилә күченү белән мәшгуль булган. Гадәтләнгән шәһәр тормышын Золотовлар авылга алмаштырган – мунчасы, йорты һәм җиләк-җимеш бакчасы булган гадәти өйгә, район үзәгенә урнашканнар.
- Бакча белән шөгыльләнеп булмас, мөгаен, эш күп вакытны ала. Ә менә авылдагы тыныч тормыш ошар дип уйлыйм.
Әлегә Иван Золотов хезмәтен, уңышлы эшләвен, гражданнар мәнфәгатьләрен яклауны дәвам итә.
Прокуратура хезмәткәре нинди булырга тиеш дигән сорауга Иван Витальевич болай дип җаваплады:
- Принципиаль, гадел, тәртипле.
Аннары болай дип өстәде:
- Мин һәрвакыт шушы өч принципка таянам.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: