Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
23 октябрь 2020, 12:08

"У" билгесе астында

Көн саен район үзәге урамнары буйлап йөргән, түбәсенә “У” билгесе куелган ике Лада автомашинасын күрергә мөмкин. Димәк, бу автомашинага идарә итү күнегүләренә өйрәтү бара дигән сүз. Аларны күреп, юл хәрәкәтендә катнашучылар сагаеп кала: имеш, алардан төрлесен көтәргә мөмкин. Әмма алар янында һөнәри инструкторлар Альберт Сабитов яки Нурулла Садыйков (рәсемдә) утыра икән, юлларда бернинди дә көтелмәгән хәл булмаячагына ышанырга мөмкин.

Стәрлетамак тармакара колледжында производствога өйрәтү мастерлары булып алар тиңдәшле рәвештә 12 һәм 6 ел эшли.
Машина йөртүче таныклыгын алырга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Машина йөртергә өйрәнү безнең көннәрдә – бик кирәкле. Билгеләргә кирәк, укырга теләүчеләрнең күпчелеге – хатын-кызлар. Моңа гаҗәпләнергә түгел, чөнки күпләренең ирләре читтә эшли, ә балаларны мәктәпкә һәм балалар бакчасына үз машинаңда йөртү такси чакыртуга, җәяү йөрүгә караганда күпкә җиңелрәк, аеруча ерак микрорайонда яшәүчеләргә. Гомумән, күпләребез тормышын машинадан башка күз алдына да китерә алмый, аңарда йөрергә шулкадәр күнектек.
Автомобильдә йөрергә өйрәтү тәү карашка җиңел булып күренсә дә, бу алай түгел. Теоретик курска караганда, практика һәрвакыт катлаулырак.
- Кайберәүләрнең бераз күнегүләре була, ә кемдер бернәрсә белмәгән килеш килә, - дип сөйли Нурулла Нурфәез улы. – Аларның барысына да бертөрле мөнәсәбәттәбез. Һәркайсын өйрәтергә кирәк.
Практик укуларның күпчелек өлеше автодромда үтә. Анда “Змейка” күнегүен башкарырга өйрәнәләр, дөрес итеп тукталу, борылыш ясау кагыйдәләре белән танышалар. Йөртергә өйрәнүне автотрассада яки Стәрлебаш юлларында ныгыталар.
А.Сабитов һәм Н.Садыйков – менә дигән автомеханиклар. Чөнки автомашиналары еш кына ватыла. Бу аңлашыла да, өйрәнүчеләрнең барысы да тиешле күнегүләрне төгәл үтәми. Сцепление, кул тормозы, стартер еш кына сафтан чыга. Барлык ремонт эшләрен алар үзләре башкара.
Моңардан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белергә, игътибарлы булырга, йөртү барышын контрольдә тотарга һәм, ниһаять, бик түземле булырга кирәк.
- Теләсә кайсы очракта тыныч булып калу – инструкторның төп кагыйдәсе, - ди Альберт Мәхмүт улы. – Шаярту еш кына хәлдән чыгарга ярдәм итә. Без машина йөртергә өйрәнүчеләрнең барысын да аңлыйбыз, чөнки һәркемгә нәрсәнедер беренче тапкыр башкарырга туры килә. Аның каравы, күпмедер вакыттан алар таныклык алганнан һәм тәҗрибә туплаганнан соң, безнең яннан үтеп киткәндә, елмаеп кул болгый. Һәм бу бик сөенечле. Нәрсә дисәң дә, безнең хезмәт нәтиҗәсе бит.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: