Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
22 апрель 2020, 13:50

Креатив, заманча башлык

Фәнүр Кәримов Яңгырчы авыл биләмәсенә ике ел гына җитәкчелек итә. Шушы вакыт эчендә монда күп кенә әйбәт вакыйгалар булган, алда әле тагын да булыр!

Бу вазыйфага килгәнче Фәнүр Фәнил улы армия хезмәтеннән соң ук урнашып, урманчылыкта эшли. Әмма урман хуҗалыгында үзгәрешләр була, кызганычка каршы, яхшы якка түгел, һәм аңа эшеннән китәргә туры килә. Аннары ул, хосусый предприятие ачып, халывкка агач эшкәртү хезмәтләре күрсәтә башлый. Яшьләр бик күп булмаган, халыкның төп өлешен өлкән яшьтәгеләр тәшкил иткән туган авылы Югары Гөлемдә, теге яки бу мәсьәлә буенча аңа еш мөрәҗәгать итәләр. Авыл советы депутаты буларак, ул үзе ярдәм итүдә башлап йөри, спонсорлык ярдәме күрсәтә. Зур потенциал һәм күтәренке рухлы булуы, киләчәккә ышаныч белән каравы аны авыл биләмәсе башлыгы постына сайлауда катнашуга алып килә. Аның кандидатурасынкүпчелек депутатлар хуплый.
Авыл биләмәсе составына бер меңнән артыграк кеше яшәгән биш авыл керә. Фәнүр Кәримов аларны яхшы белә, аңа аларның һәркайсындагы проблемалар билгеле, чөнки ул гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча күп эшли. Халык үтенечләр һәм тәкъдимнәр белән ул шәхсән алып барган "ВКонтакте" социаль челтәрендәге төркемдә мөрәҗәгать итә. Бу төркемдә Фәнүр Фәнил улы игъланнар куя гражданнарга мөрәҗәгать итә, башкарылган эшләр турында фотоотчетлар һәм күп кенә башка файдалы мәгълүмат урнаштыра.
Авыл биләмәсе башлыгы эшендә төзекләндерүгә, аерым алганда юллар торышына, социаль билгеләнештәге объектларның тышкы кыяфәтенә, урамнарны яктыртуга (соңгы елларда урамнарда яктырткычлар ике тапкырга арткан) зур игътибар бүлә. Янгын хәвефсезлеге дә күзәтү астында тотыла.
Үткән елда, "Иң матур авыл" республика конкурсында катнашып, Яңгырчы авылы иң яхшы унау арасына керде. Аның буенча алынган 20 мең сумга обелискка ремонт ясалган.
- Авылларда уйлаганнарын тормышка ашыра алган битараф булмаган, оста куллы кешеләр яшәве сөендерә, - ди Фәнүр Фәнил улы. - Берүзең генә эш башкарып булмый - авыллар халкына, еш кына - авыллардан чыккан кешеләргә, ягъни спонсорларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Билгеле булуынча, авыл советының бюджеты чикләнгән, ә күпчелек проблемаларны хәл итү байтак средстволар таләп итә.
Кыскасы, авыл биләмәсе башлыгы ничек булдыра ала, шулай тырыша. Урындагы башлангычларга ярдәм программасы да уңай нәтиҗәләр бирә. Аның ярдәмендә быел Турмай авылында су белән тәэмин ителешне яхшыртырга ниятлиләр (тендер отканнар, тиздән су бирү башнясына капиталь ремонт буенча эшләрне башларга уйлыйлар).
- Болар барысы да халыкка уңайлы һәм әйбәт яшәү һәм эшләү өчен кирәк, - дип билгели туган ягының чын ватанпәрвәре Фәнүр Кәримов . Ул аның бүгенгесе һәм киләчәге турында чын-чынлап кайгырта.
Фәнүр Фәнил улы авыл биләмәсендә генә түгел, зур һәм тату гаиләсенең дә башлыгы. Тормыш иптәше Ләйсән белән өч бала - ике малай һәм бер кыз үстерәләр.
- Эш эш урынында, ә гаилә - кеше өчен иң кадерлесе, өй - ял итә, уйларыңны тәртипкә китерә, яңа эшләргә ният кора торган урын, - дип саный ул.
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: