Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
14 июнь 2019, 15:02

Пациентларның елмаюы – алар өчен бүләк!

Первомайский фельдшер-акушерлык пунктының бу мөлаем хезмәткәрләрен авыл халкы яратып “докторлар” дип атый. Фәнүзә Яминева, Ильмира Ярмөхәммәтова, Миләүшә Садыйкова монда, кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә хәвеф янаганда ашыгыч һәм кичектергесез хәлдә өйгә баруларны да кертеп, табибка кадәрге беренчел медицина ярдәме күрсәтә. Бүгенге көндә персоналга төрле чирләрне вакытында кисәтү һәм ачыклау белән бәйле эш буенча зур бурычлар йөкләтелгән. Балаларга һәм йөкле хатыннарга даими патронаж, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тикшерү даими үткәрелә. Фельдшер-акушерлык пунктына авыру белән бәйле теләсә кайсы проблема белән авыл халкы килә. Нинди һава шартлары булуга карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында фельдшерлар үзләренең һөнәри бурычын үти.

Соңгы вакытта сәламәтлек саклауда онкологик һәм йөрәк-кан тамыры чирләренә каршы көрәш ныклы алып барыла. Игътибарлы булу һәм тикшерү, анкеталаштыру юлы белән әлеге фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре үзәк район дәваханәсе белгечләре белән берлектә пациентта иртә стадиясендә яман шеш ачыклауга ирешә. Фәнүзә Яминева – Мәкъсет авылы халкын, Ильмира Ярмөхәммәтова Первомайский авылы халкын хезмәтләндерә. Алар еш кына йөрәк-кан тамырлары чирләреннән җәфаланучы кешеләрнең өйләренә бара. Тонометр һәм күчмә ЭКГ аппараты ярдәмендә артериаль кан басымын һәм йөрәк тибешен контрольдә тоталар. Моннан тыш, халыкны диспансерлаштыру үтәргә өндиләр. Йөкле хатыннар һәм яңа туган сабыйлар акушерка Миләүшә Садыйкованың күзәтүе астында торалар. Өчесенең дә сәламәтлек саклау өлкәсендә стажлары зур, югары квалификацияле категориягә ияләр. Бу фельдшер-акушерлык пункты персоналы бик грамоталы, сабыр, һәр чирлене тыңлый, аңлый беләләр. Кабинетлар медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән, дәвалау процедураларын башкару өчен дару препаратлары да бар.
Ханымнарның һөнәри осталыгы һәм мәрхәмәтлеге үзәк район дәваханәсе җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә. Шәфкатьле, ярдәмчел булганнары өчен алар пациентларның ихтирамын яулаган. Вакытлары тар булуга карамастан, алар республика конкурсларында да катнаша, тәҗрибә уртаклашуга һәм коллегалары алдында абруйларын күтәрүгә ирешә. “Йөрәгегез кушканны тыңлагыз” исемле санбюллетень белән республиканың башка фельдшер-акушерлык пунктлары арасында “Йогышсыз чирләрне кисәтү” номинациясендә беренче урынга лаек булганнар. Әлеге уртак эштә бу гүзәл ханымнар “Исегездә тотыгыз, дәвалануда уңышка ирешү табибтан гына түгел, чирленең үзеннән дә тора” дигән бик дөрес сүзләрне билгеләгәннәр.
Рәйлә ТАЙГУНОВА.
А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Рәсемдә (сулдан уңга): Ильмира Ярмөхәммәтова, Фәнүзә Яминева, Миләүшә Садыйкова.
Читайте нас: