Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
14 июнь 2019, 15:44

Чирек гасыр журналистикада

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Мөнирә авыл хуҗалыгы институтына керергә тели. Ләкин беркөнне авылдашы Минсара Исәнгулова (Федоровка районының Иске Чытырман авылыннан, линотипта эшләүче) аңа тәкъдим итә: - Әйдә, безнең район типографиясенә кил. Бергә эшләрбез. Укырга аннары барырсың. Әтисе Яһүдә Галиулла улы һәм әнисе Маһикамал Абдрахман кызы моңа каршы килми. Мөнирә дә линотипта эшли башлый. Ә линотип – сүзләр, юллар җыю машинасы. Ул бу эшне тиз үзләштерә. Федоровка район гәзите мөхәррире Ринат Нигъмәтуллин һәм урындагы типография директоры Анатолий Шестопалов тырыш кызны мактыйлар. Ул монда ике ел эшли. Аннары башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә.

Студент елларында Стәрлебаш районы Мәкъсет авылы егете Җәүдәт Әһлиуллинга кияүгә чыга. Институттан соң аларны Мәләвез районының Сухайля совхозына эшкә җибәрәләр. Нордовка авылында яшиләр. Җәүдәт хуҗалыкта баш агроном булып эшли, Мөнирә – совхоз бухгалтериясендә.
Биш ел сизелми дә үтеп китә.
Бервакыт очрашканда безнең районның Салават исемендәге колхоз рәисе Илдар Локманов аларга үзләренең хуҗалыгына килергә тәкъдим итә. Җәүдәт үзенең туган җирендә агроном булып эшләсен, - ди Илдар Минеәхмәт улы.
Әһлиуллиннар озак уйланып тормыйлар. Башта Җәүдәт үзе урнаша, ә ике айдан соң ике бала белән Мөнирәне алып кайта. Ибракайда алар өчен өй дә табыла.
Мөнирәгә эш кирәк була. Бервакыт ахирәтләренең берсе район гәзите редакциясендә яңа бүлек ачылуын әйтә. Аны башкорт телендә дә чыгара башлыйлар икән. Тәрҗемәче кирәк. Берникадәр икеләнеп торганнан соң Мөнирә монда килергә карар итә. Мөхәррир Марс Тукаев һәм бүлек мөдире Фәрзәнә Яхина аны ачык йөз белән каршы ала. Әңгәмә коралар.
Алабыз, - ди Марс Барый улы.
Икенче тәрҗемәче Зөлфия Арслангулова, машинист – Фәнүзә Халикова була.
1994 елның 1 июлендә башкорт телендә беренче дубляж гәзитен чыгаралар.
Берничә елдан ул агросәнәгать бүлегендә хәбәрче булып эшли, ә 2000 елда аны урындагы радиотапшыруларга хәбәрче-оештыручы итеп тәгаенлиләр. Бу эшкә мавыгып тотына. Тыңлаучыларны кызыклы тапшырулары белән сөендерә. Шул ук вакытта гәзиткә, Башрадиога мәгълүматлар бирә. Бу урында озак еллар эшләгән Флүрә Сәлимова, шулай ук тәҗрибәле журналистлар Әхсән Акчулпанов, Мөдәрис Котлушин һәм башкалар үзенең киңәшләре белән аңа ярдәм итә.
2013 елда урындагы радиотапшырулар бетерелү сәбәпле, Әһлиуллина янә гәзиткә күчә. Башкорт дубляжы бүлеге мөдире була. Бүгенге көндә аның хезмәт стажында юбилей – журналистикада 25 ел.
Гаилә тормышы да уңышлы. Стәрлебашта зур иркен өйдә яшиләр. Бик матур җиләк-җимеш, яшелчә-җиләк бакчасы. Үз хуҗалыкларында мал-туар, кош-корт асрыйлар. Әле аның тагын бер үзенчәлекле мавыгуы бар – киездән бик матур изделиеләр ясый.
Тормыш иптәше белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Раил – инженер-энергетик, вахта ысулы белән Себердә эшли. Аның үз гаиләсе, район үзәгендә зур өйләре бар. Ревиль- инженер-технолог, электромонтажник булып эшли. Төпчекләре Азамат – Стәрлетамак химико-технологик колледжы студенты.
Редакциянең башкорт бүлегендә хәзер, Әһлиуллинадан тыш, тагы ике хезмәткәр – Венера Габитова һәм Әлфия Газизова эшли. Бердәм, тату команда.
Янә Мөнирә Яһүдә кызының эшенә кайтыйк. Мөхәррир Мансаф Ганиев, җаваплы секретарь Гөлназ Денисова, зур стажлы журналист Рәйсә Мусина аның тырышлыгын һәм ярдәмчеллеген билгелиләр. Үзенең төп эшеннән тыш, ул гәзит өчен төрле темаларга материаллар әзерли.
Ә ул үзе редакциядәге хәзерге, шулай ук элекке коллегаларына тормышта һәм эштә уңышлар тели.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.
Читайте нас: