Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
14 июнь 2019, 16:45

Ак халатлы кешеләр Катлаулы һөнәр

Зөлфия Искәндәрованы язмыш үзе бу һөнәргә китергән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң аңа район дәваханәсенең операция блогында санитарка булып эшләргә туры килә. Операциядән соң хирургия коралларын биксларга тутырырга ярдәм итеп, яшь кыз үзен медицинага багышларга теләвен аңлый. Озак уйлап тормый, 1989 елның җәендә ул Стәрлетамак медицина училищесына “Шәфкать туташы” белгечлегенә документларын тапшыра. Стәрлебаш урта мәктәбендә алган химиядән ныклы белеме имтиханнарны уңышлы тапшырырга ярдәм итә. Шулай итеп, Зөлфия медицина училищесы студенты була, аны 1992 елда кызыл дипломга тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген дәваханәнең шул ук операция блогында дәвам итә. “Мин үземне хирургия дөньясына алып килгән остазларыма рәхмәтлемен. Алар безнең дәваханә ветераннары Расфар Сәгыйдулла улы Тимербулатов, Сабит Фазлый улы Гомәров, Александр Иванович Глазков, Римма Зариф кызы Кинҗәбаева, Гөлсинә Рәҗәп кызы Идрисова һәм башкалар. Алар миңа хирургия катнашлыгы үткән чирлеләрне дәвалау барышында кулланылучы һөнәри күнекмәләрне бирде. Мин алар белән операциянең барлык этапларын, хирургия коралларын үзләштердем, ныклык һәм стресска бирешмәскә өйрәндем”, - дип искә ала бүгенге көндә Зөлфия Равил кызы. Район дәваханәсенең төп бурычы булып тәүлек әйләнәсенә ашыгыч ярдәм күрсәтү тора. Зөлфия Искәндәрова бик кирәкле хезмәткәр. Чөнки дәваханә штатында бары тик ул гына операция шәфкать туташы вазыйфасын били. Шуңа күрә операцияләр булганда кичке һәм төнге сәгатьләрдә дә аны өеннән чакырталар. Бу хезмәткәрнең турыдан-туры катнашлыгыннан башка авыр хирургия катнашлыгы үткәрелми. Оперблокта 27 ел эшләү дәверендә Зөлфия барлык хирургия профилендәге табиблар өчен бик кирәкле ярдәмчегә әверелгән. Ул бик тыйнак һәм оешкан кеше. Операция бригадасында катнашучы буларак, аңа барысыннан да алдарак эшли башларга һәм башкалардан соңрак эштән чыгарга туры килә. Операция блогын барлык санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килерлек итеп чиста тоту, инструментларны эшкәртү, кирәкле дару препаратларының булуы – барлык шушы функцияләр Зөлфия Равил кызы иңнәренә йөкләтелгән. Гадәттән тыш хәл килеп туганда алынган тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы аңа тиз генә карар кабул итәргә, хирургка кирәкле инструментны бирергә ярдәм итә. Барлык медицина хезмәткәрләре кебек үк, ул һәр биш ел саен “Операция эше” белгечлеге буенча квалификациясен арттыра, югары квалификация категориясенә ия. Күзләр – күңел көзгесе диләр. Ә Зөлфия Равил кызының күзләре шәфкатьлелек нурлары чәчә. Операциягә әзерләнгәндә пациент битлек кигәнлектән, аның бары тик күзләрен генә күрә, ә алар, борчулардан арындырырга теләп, “Барысы да яхшы булыр!” дип әйтә кебек. Оперблокның барлык бригадасы уңай нәтиҗәләргә генә ирешергә омтыла. Ашыгыч операцияләрдә алар кеше гомерен саклап калуны үзләренең төп бурычы итеп куя, ә планлы операцияләрдә тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Зөлфия Искәндәрова бүгенге көндә бергә эшләүче табиб- белгечләр турында зур соклану белән сөйли. Илшат Иншар улы Яппаров, Марат Мидхәт улы Гафаров һәм Артур Мирхәт улы Байсуаков белән операцияләр ясыйлар, бер команда булып эшлиләр, халыкка тәүлек әйләнәсенә хирургия ярдәме күрсәтәләр. Хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Абдуллина Ләлә Тимергали кызын Зөлфия Равил кызы үзенең төп ярдәмчесе дип саный. Үзенең коллегасы турында ул менә нәрсәләр әйтте: “Шундый вакытлар була, арып көчең бетә, төшенкелеккә бирелә башлыйсың. Ләлә Тимергали кызы һәрвакыт дөрес сүзләр таба, тынычландыра һәм рухландыра. Ул мине бик яхшы аңлый”.
Зөлфия Равил кызы – үз эшенә бар булмшы белән бирелгән кеше. Ул җаваплы, һәм бер үк вакытта мәрхәмәтле, башкаручан, намуслы, эшсөючән. Әйе, һөнәре катлаулы, ләкин ул аны ярата һәм кешеләргә туктаусыз ярдәм итәргә теләп, аңа тугры кала. Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен З.Искәндәрова 2018 елда БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән.
“Операция өстәленә эләкмәс өчен кешеләргә нинди яшәү рәвеше алып барырга кирәк?” дигән сорауга Зөлфия Искәндәрова: “Үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга, вакытында диспансерлаштыру үтәргә, диагностик тикшеренүләрне ешрак үтәргә тырышырга кирәк, бу кисәтү чаралары ихтимал булган өзлегүләрне киметергә ярдәм итә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” диде.
Рәйлә ТАЙГУНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: