Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
30 ноябрь 2018, 15:05

Хезмәтләре – гаделлек сагында тору

3 декабрьдә Русиядә Юристлар көне билгеләнә. Районда гражданлык, җинаять һәм административ эшләрне Стәрлебаш районара суды карый. Суд системасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан без аның коллективы белән әңгәмәләшеп, аларның ничек эшләвен, Юристлар көнен нинди күрсәткечләр белән каршылауларын сораштык.

2015 елдан Стәрлебаш районара суды коллективына аларның Миякә һәм Федоровка районнарындагы коллегалары да керүен билгеләргә кирәктер. Барлыгы 33 хезмәткәр. Шуларның 10сы Стәрлебашта эшли. Рәис - Иван Сергеевич Семенов, судья – Аида Рәмил кызы Баһаветдинова. Һөнәри сыйфатларыннан тыш, закон кысаларында эш итүчеләр буларак, мине аларның кешелек сыйфатлары да кызыксындырды.

- Беләсезме, безнең Иван Сергеевич – иң яхшысы, - диделәр миңа суд консультанты Розалия Ибраһимова һәм суд секретаре Лиана Мәхмүтова. – Аның янына кергәч, ул сәламләгәннән соң әңгәмәне суд эшләреннән түгел, ә беренче чиратта, сәламәтлек, гаилә турында сорашудан башлый. Эш буенча нәрсәнедер бик үк дөрес эшләмәсәк тә, ачуланмый, аңлата, төзәтә, ярдәм итә.

Бер үк вакытта ул катгый, җаваплы, таләпчән һәм шул ук вакытта итагатьле, игътибарлы, гадел. Һәр каралган эш һәм кеше өчен күңелен сала. “Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис” дигән мәкальдәге кебек, барысын да җентекләп тикшерә. Әгәр бу балигъ булмаган бала булса, нинди гаиләдән булуын ачыклый, колония һәм төрмәнең балигъ булмаганнар өчен урын түгел һәм аларны төзәтми дип санап, мөмкин булганча азрак җәза бирергә тырыша.

- Коллектив та җитәкчесенә охшагандыр, мөгаен? – дип кызыксынам мин.

- Әйе, тату, бердәмбез. Эш күп, ул мәшәкатьле, катлаулы. Чөнки кеше язмышлары белән бәйләнгән. Безнең хезмәт көне чикләнмәгән. Кирәк булганда, ялларда да, бәйрәмнәрдә дә эшкә чыгабыз. Бездә яшьләр дә, тәҗрибәле кадрлар да эшли. Районара суды администраторы Гөлназ Туктарованың хезмәт стажы – 17 елдан артык, суд утырышы секретаре Азалия Яппарованың, суд рәисе ярдәмчесе Рөстәм Әмирхановның, суд консультанты Розалия Ибраһимованың – биш елдан артыграк, суд утырышы секретаре Әлфия Латыйпованың стажы – ике ел, Лиана Мәхмүтованыкы һәм судья ярдәмчесе Светлана Мөхәммәдьярованыкы – берәр ел. Яшьләр өлкәннәрдән өйрәнә, ә барыбыз бергә бер гомум эшне башкарабыз...

Агымдагы елның 10 аенда Стәрлебаш районара судында 1136 гражданлык (ә барлык 2017 елда – 1730), 136 (179) җинаять һәм 109 (270) административ эш каралган. Моннан тыш, документлар белән эшлиләр, суд утырышларында катнашалар, эшләр тикшерәләр, кабул итүләр үткәрәләр, катлаулы бәхәсләрне хәл итәләр, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә һәм шикаятьләренә җавап бирәләр һ.б.

- Халык безгә төрле мәсьәләләр белән килә. Без алар өчен гаделлек эзләүдә еш кына соңгы инстанция булып торабыз. Һәм Иван Сергеевич безгә һәрвакыт: “Кешеләр проблемалары белән килә, һәм без аларга мөмкин кадәр тизрәк ярдәм итәргә тиешбез. Коридорда көтү вакыты алар өчен биш минуттан да артмаска тиеш”, дип кабатлый.

Ләкин суд коллективы хезмәт эшләре белән генә мәшгуль түгел. Ул республиканың суд системасында үткәрелгән барлык республика һәм зональ мәдәни-спорт чараларында актив катнашып, күбесенчә призлы урыннар яулый. 1 июнь – Балаларны яклау көнендә – Стәрлетамактагы балалар йортларының берсенә бүләкләр белән бара. Конкурслар үткәрә. Мәсәлән, судьялар һәм суд аппаратлары арасында “Фемида талантлары” конкурсы. Соңгы конкурс “Суд балалар күзлегеннән” дип аталды. Шулай ук төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча төрле өмәләрдә дә катнаша алар.

Оста җитәкче И.С.Семенов җитәкчелегендәге Стәрлебаш районара суды коллективы ике тапкыр (2014, 2016 елларда), (район суды тарихында беренче тапкыр) югары хезмәт күрсәткечләре өчен күчмә “Фемида” Кубогы белән бүләкләнгән. Район суды төзелүнең 85 еллыгына 2017 елда “Стәрлебаш районара судына – 85” китабын чыгарганнар. Бер сүз белән әйткәндә, район суд системасы хезмәткәрләре барысын да булдыра: намуслы хезмәт итә, чараларда катнаша, матур итеп ял да итә. Юрист көнен алар лаеклы күрсәткечләр белән каршылый.

Район гәзитен укучылар исеменнән аларны һәм районның суд системасы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйбыз! Законга, гаделлеккә хезмәт итүдәге җиңел булмаган эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, үзләренә һәм якыннарына иминлек телибез.

Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.


Читайте нас: