Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
30 ноябрь 2018, 14:32

Барлык төр хезмәтләрне күрсәтәләр

Ел саен 2 декабрьдә РФ банк системасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели.

Россельхозбанкның Башкортстан филиалы өстәмә офисы Стәрлебашта 2009 елдан эшли. Тугыз ел эшләү дәверендә ул финанс хезмәтләре базарында югары урын алды һәм урындагы халыкның ышанычын яулады.

- Беренче карашка, безнең эш катлаулы түгел кебек күренә, ләкин аны башкару өчен ныкышмалылык, тырышлык, пөхтәлек, игътибар таләп ителә. Әлбәттә, ул югары һөнәри белемнәр һәм күнекмәләр, шулай ук бердәм коллектив хезмәтне таләп итә, - ди өстәмә офис управляющие Динара Гарифуллина.

Россельхозбанк эшендә аграрийларга кредит белән ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып тора. Өстәмә офис районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнгән барлык оештыру-хокукый төрдәге милек һәм хосусый хуҗалыклар ияләрен хезмәтләндерә. 150ләп юридик берәмлек, шул исәптән безнең төбәкнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче барлык предприятиеләре офиста расчет счетларын ачкан. Билгеләргә кирәк, банкта шәхси һәм корпоратив клиентлар өчен универсаль тәкъдимнәр аз түгел – физик шәхесләрнең һәм юридик берәмлекләрнең вкладлары һәм депозитлары, башка банклардан алган кредитларны рефинанслау һәм башка бик күп хезмәтләр.

Офисның кредит портфеле тотрыклы үсешә һәм бүгенге көндә 220 млн. сум тәшкил итә, шуларның 53 млн. сумын юридик берәмлекләр алып тора. Офисның эш чорында барлыгы физик шәхесләргә 4400гә якын расчет счетлары ачылган, 3000нән артык кеше кредитлар алган.

Ачылган вакыттан башлап бүгенге көнгә кадәр офис халыкка банк хезмәтләренең барлык төрләрен күрсәтә. Аның кредит ярдәме нәтиҗәсендә кешеләр хуҗалык-көнкүреш проблемаларын хәл итә, торак шартларын яхшырта, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Офис хезмәткәрләренең районның җәмәгать тормышында да актив катнашуларын билгеләргә кирәк.

- Без артабан да районда үткәрелгән барлык чараларда актив катнашырга әзербез, чөнки авыл халкы, Россельхозбанк ярдәмендә тормыш сыйфатын яхшырта алды – үз эшен оештырды, хуҗалыкларын үстерде, торак сатып алды. Безнең ишекләр һәркемгә ачык, без барысына да ярдәм итәргә тырышабыз, - дип билгеләде Динара Әхнәф кызы.

Монда 2010 елда физик шәхесләр буенча икътисадчы булып эшли башлаган Динара Гарифуллина җитәкчелегендә Россельхозбанк офисында дүрт кешелек һөнәри команда эшли. Барлык хезмәткәрләр диярлек өстәмә офис ачылганнан бирле эшли һәм банк өлкәсендә зур хезмәт тәҗрибәсенә ия.

Марина Булатова Россельхозбанкта 2009 елның ноябреннән эшли. Ул – өлкән менеджер – операционист. Аның вазыйфасына физик шәхесләрне хезмәтләндерү керә – болар вкладлар белән операцияләр, акча күчерүләр, консультация бирү, заявкалар кабул итү һәм физик шәхесләргә кредитлар бирү.

Рәзифә Ильясова шул ук елда эшкә килгән, өлкән операционист булып эшли. Юридик берәмлекләрне һәм физик шәхесләрне хезмәтләндерә.

Рәзилә Абдуллина – өлкән кассир. Аның вазыйфасына түләүләрне кабул итү, валюта операцияләре, истәлекле монеталарны, лотерея билетларын сату керә.

Элиза Шәрипова – коллективта иң яше, 2017 елдан эшли башлаган. Ул – клиентлар белән эш итүче баш менеджер. Консультация бирә, заявкалар кабул итә, физик шәхесләргә куллану кредитлары һәм торак сатып алуга кредитлар бирү белән шөгыльләнә. Һәр клиентка индивидуаль якын килү, шулай ук түбән процент ставкалары һәм юридик берәмлекләр һәм физик шәхесләр өчен даими булып торган акцияләр Россельхозбанкның уңышлы үсешенә ярдәм итә. Мәсәлән, агымдагы елның 31 декабренә кадәр Россельхозбанкта “Процентный листопад” акциясе үтә. Бу барлык клиентлар өчен тәэминатсыз куллану кредитына түбәнәйтелгән ставкалар эшләячәк дигәнне аңлата. Шулай ук бюджет оешмалары хезмәткәрләренә, хезмәт хакы проектларында катнашучыларга, күчемсез милке яки автомобиле булган кешеләр өчен аерым тәкъдим эшли. Җентекле мәгълүмат түбәндәге адрес буенча өстәмә офиста: Стәрлебаш авылы, К.Маркс урамы, 91.

Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: