Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
16 ноябрь 2018, 14:31

Полициянең участок вәкилләре хезмәтенә - 95 ел

17 ноябрьдә РФ Эчке эшләр министрлыгының полициянең участок вәкилләре хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Нәкъ бу көнне 95 ел элек (1923 елда) СССРда полициянең участок вәкилләре институтын булдыруга нигез салган “Участок надзирателе инструкциясе” расланган. Озын һәм гади булмаган полициянең участок вәкилләре хезмәте берничә тапкыр үзенең исемен, структурасын үзгәрткән, ләкин ул һәрвакыт эчке эшләр органнары системасында мөһим булып калган, чөнки аны эчке эшләр бүлегенең “йөзе” дип атарга була. Нәкъ менә полициянең участок вәкилләре авыл халкы белән тыгыз эшли, һәм тәү чиратта кешеләр катлаулы хәлләрдә алардан ярдәм көтә.

Районның полициянең участок вәкилләре хезмәте һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе зур түгел, 13 кешедән тора. Хезмәткәрләрнең яше 25тән алып 30га кадәр. Яшь булуларына карамастан, алар барысы да җитәрлек тәҗрибәгә ия һәм халык арасында хөрмәт яулаган. Полициянең участок вәкилләре вазыйфасында Айнур Әхмәтшин, Алмаз Мөхәммәтгалиев, Игорь Нуриманов, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Таңсылу Йосыпова 10 елдан артык хезмәт итә. Алар еллар буе тупланган тәҗрибәсен яшь хезмәттәшләре белән уртаклаша.

Полициянең участок вәкиле булу белемлелекне, кешеләр белән эшли белүне, үз участогында кешеләр арасында абруйлы булуны таләп итә. Вакыт үтү белән полициянең участок вәкиле хезмәте тормыш рәвешенә әверелә, анда ял, бәйрәм көннәре дә юк, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләр шалтыратып, ярдәм сорарга мөмкин. Полициянең участок вәкилләре кешеләргә якын, аларның эш урыннары кабинетларда гына түгел, күп очракта гражданнарның йортында, фатирында һәм өйләрендә. Кагыйдә буларак, алар кешеләргә тәүгеләрдән булып ярдәмгә килә, җинаятьләрне кисәтү һәм ачу буенча төп бурычны үти. Еш кына, хезмәт бурычларын үтәгәндә алар үзләрен хәвеф астына куя. Агымдагы елда гына да районда яшәүче дүрт кеше полициянең участок вәкилләре гомеренә һәм сәламәтлегенә җинаятьчел хәвеф тудырган өчен хөкем ителгән.

Бүгенге көндә дә полициянең участок вәкилләре эше катлаулы һәм күпкырлы. Аларның эш максаты иң изгеләрнең берсе булып кала – даими һәм өзлексез җинаятькә каршы көрәш, кешеләр турында хәстәрлек, гаиләләрдә үзара мөнәсәбәттә ярдәм.

Агымдагы елның ун аенда полициянең участок вәкилләре тарафыннан 70 җинаять ачыкланган, аларның һәр икенчесе район территориясендә кылынган. 1175 гариза һәм хәбәр каралган. Төрле хокук бозулар өчен 638 административ протокол төзелгән. Ләкин әлеге хезмәт кешеләре адресына гражданнарның уңай фикерләре аларның эшенә иң мөһим бәя булып тора. Көн саен, иртән хәрби формасын киеп, полициянең участок вәкиле үз өстенә меңләгән бурыч алуы, үз участогында яшәүче һәркем өчен җаваплылык тоюы, шул ук вакытта гражданнар белән аралашып һәм алар яшәгән урынга барып, дәүләтнең иң мөһим хокук саклау системасының йөзен күрсәтүен беркем дә уйламый. Гражданнарның көндәлек имин тормышы полициянең һәр участок вәкиленең эш сыйфатыннан тора.

Илшат ХӘМИДУЛЛИН, Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлебаш районы бүлегенең

полициянең участок вәкилләре бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре подразделениесе начальнигы.


Читайте нас: