Барлык яңалыклар

Тырыш һәм бердәм коллектив

Без көн саен телевизор, компьютер, телефон, ягъни элемтә хезмәтләре белән файдаланабыз. Һәм болар барысы да ел саен, 7 майда үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләүче радио һәм элемтә хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә башкарыла. Нәкъ алар өстә санап үтелгән тормыш уңайлыклары белән өзеклекләрсез тәэмин итә. Һәм без алардан файдалана алсын өчен Стәрлетамак техник эксплуатация һәм телекоммуникацияләр районара үзәгенең Стәрлебаш линия-техник цехы коллективы Ришат Төхвәтуллин (рәсемдә) җитәкчелегендә тырышып эшли.

- 90 проценттан артык район учреждениеләре һәм оешмаларында без Ethernet технологиясе буенча югары тизлекле интернет үткәрдек - бу замана таләбе. Шулай ук, узган ел ахырыннан алып һәм агымдагы елның тәүге кварталында без барлык авыл биләмәләре хакимиятләренә интернет кертү белән актив шөгыльләндек. Мәктәпләр дә, Стәрлетамак тармакара колледжы филиалы да читтә калмады, - дип сөйли Ришат Назыйм улы.

Бердәм, тату коллективның эше җитәрлек. Күптән түгел генә үткәрелгән елның мөһим сәяси вакыйгасын - ил Президентын сайлауны гына алыйк. Территориаль сайлау комиссиясендә видеокүзәтү системасының өзлексез эшен тормышка ашыру - бу да коллективка йөкләтелгән мөһим бурычларның берсе булган. Алда чыгарылыш мәктәп укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары тора. Монда да элемтәчеләр катнашлыгыннан башка мөмкин түгел.

Һәрвакыт ниндидер яңалыклар барлыкка килә. Мәсәлән, абонентлар арасында «Ростелеком»нан Triple Play хезмәтләр пакеты - телефон, Интернет һәм IP - телевидение популяр булып кала.

- Тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен барлык коллективка зур рәхмәт әйтәсем килә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан аларның барысын да, шулай ук район элемтә ветераннарын чын күңелдән кайнар котлыйм! Барысына да сәламәтлек, гаилә иминлеге, күтәренке кәеф, лаеклы хезмәт хакы, заман белән бергә атлауларын, һөнәри осталыкларын арттыруны, белемнәрен камилләштерүне һәм эшләрендә уңышлар телим, - диде Ришат Назыйм улы.

Лиана ЯРМИЕВА.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: