Каравыл начальнигы буларак, ул кул астында эшләүчеләрне янгыннарны хәвефсез сүндерү һәм коткару буенча өйрәтү эшләре алып бара. Тәҗрибәле остаз буларак, ул янгынга каршы эшләр белгечләре тәрбияләгән. Шунысын да әйтергә кирәк, Р.Абсатаровның куллары алтын. Ул 90 санлы янгын сүндерү часте бинасын реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга зур өлеш керткән. Яхшы эретеп ябыштыручы буларак, административ бинада һәм гаражда җылыту системасын алыштыруда, ихаталар, капкалар ясауда, гаражга суүткәргеч сузуда һ.б. барлык эретеп ябыштыру эшләрен башкарган. Электрүткәргечләрен хезмәтләндерү, аларны әйбәт торышта тоту шулай ук әлеге оста куллы кешегә йөкләтелгән.
Рафаил Вәлиәхмәт улы бик егәрле һәм эшлекле кеше. Ул янгын сүндерү хезмәте линиясе буенча үткәрелгән күп кенә чараларда катнаша, янгын сүндерү-гамәли спорт буенча ярышларда катнашып, призлы урыннар ала. Күп еллар намуслы эшләгәне өчен Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының медале белән бүләкләнде һәм үзенең һөнәри бәйрәмен күтәренке кәеф белән каршылый.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.