Безнең районда янгын сүндерү часте якынча егерменче елларда барлыкка килгән. Ул вакытта ул бик кирәк булган, чөнки барлык өйләр һәм каралтылар агачтан эшләнгән, түбәләр салам белән капланган. Кайбер эссе айларда, янгын чыкса, аерым авыл биләмәләрендә тулаем урамнар янып беткән. Тәүге янгын сүндерү частьлары, ә алар депо дип аталган, бик гади генә булган, әлбәттә. Алар авыл советына караган. Баланста иң гади, кул астындагы янгын сүндерү инвентарьлары: чиләкләр, багорлар, балталар булган. Хәтта район үзәгендә дә күп еллар буе штатта барлыгы ике кеше торган. Янгыннарны сүндерергә икешәр җигүле атта барганнар, анда ике йөз литрлы агач мичкәләр урнаштырылган. Аларда су бик тиз беткән, ә су алырга якындагы елгага барганнар. Янгыннарны сүндерергә урындагы халык ярдәм иткән. Мондый янгын сүндерү ысулы аз нәтиҗәле булуын әйтеп торасы да юк.
Илленче еллардан соң хезмәттә күзгә күренерлек үзгәрешләр күзәтелә башлаган. Бу вакытка таштан яхшы бина төзелгән. Ул район үзәгенең иң уртасында, Октябрьнең 50 еллыгы урамында урнашкан. Бездә 1939 елдан алып архивлар буенча тергезелгән тәүге янгын сүндерү инспекторлары турында мәгълүматлар бар. Алар А.М.Пашин, Н.Г.Зверев, А.М.Кашин, А.Е.Барышников, С.Н.Орлов, Г.В.Антипов. Ул елларда алар авыл советларына түгел, ә НКВДга караган.
1962 елның 30 сентябрендә район һөнәри янгын сүндерү командасы оештырыла. Аның начальнигы итеп Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәлим Гыйззәтуллинны тәгаенлиләр. Янгын сүндерү депосына ПМЗ-53А янгын сүндерү автомобиле кайтартыла. 1963 елда район һөнәри янгын сүндерү командасы начальнигы вазыйфасын вакытлыча Барый Могаттаров үти, аңардан соң Иван Ковтун эшли. Ул вакытта команда карамагында ГАЗ-69 һәм ЗИЛ-154 машиналары була.
1965 елда район янгын сүндерү командасын һөнәри янгын сүндерү командасы дип үзгәртәләр. Шул ук елны аның начальнигы итеп Бөек Ватан сугышында катнашкан Бакир Саттаров тәгаенләнә. Бер елдан соң һөнәри янгын сүндерү командасын 48 санлы һөнәри часть итеп үзгәртәләр (ППЧ-48). Бу вакытка аның штатында 7 кеше була, ә хәрби расчетта тагын АЦ-30 янгын сүндерү автоцистернасы була. 1972 елда Саттаровны Тимер Әминев алыштыра, әлеге постта ул 16 ел эшли, ә бу тармакка барлыгы 35 елдан артыграк гомерен багышлый. Ул эшләгән чорда штатлар киңәя, янгын сүндерүчеләр АЦ-40 машинасы ала. 1983 елда 48 санлы һөнәри янгын сүндерү частенда 13 кеше исәпләнә.
1988 елда аны Мәҗит Исхаков алыштыра, аңардан соң һөнәри янгын сүндерү частена мин җитәкчелек итә башладым. Монда килгәнче армия хезмәте үттем, милициядә эшләдем, Омскта 11 айлык курслар, Свердловск янгын сүндерү техник училищесын тәмамладым. Район эчке эшләр бүлегендә янгын сүндерү күзәтүе инспекторы булып башладым. Чөнки ул вакытта без район эчке эшләр бүлеге составына керә идек инде.
Ул елларда безнең системада зур эш алып барыла иде. Һәр колхозда сөт ташу машиналарыннан үзгәртеп ясалган үз техникасы белән янгын сүндерү командалары булдырылды. Заманасы шундый иде. Чөнки район үзәгеннән Бузатка яки Елембәткә янгын сүндерергә бармыйсың. Анда барып җиткәнче корылмалардан көл генә кала. Зур кисәтү эшләре алып барылды. Елына ике тапкыр барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, интернатлар, кибетләр, складлар, фермалар, торак секторлар һәм башка корылмалар янгын хәвефсезлегенә тикшерелә иде. Аннары тагын квартал саен. Йортлар буйлап йөрү һәм халыкка инструктаж үткәрү дә алып барыла иде. Буалар һәм аларга бару юлларны һәрвакыт тәртиптә тоталар. Ул елларда мотлак һәм үз теләгең белән торакларны, каралты-кураларны янгыннан страховкалау бар иде. Ләкин шуңа карамастан, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары булгалады. Елына 11дән алып 30га кадәр, уртача 18-20. Кызганычка каршы, фаҗигале вакыйгалар да булды, янгында кешеләр һәлак булды. Кемдер үзенең ваемсызлыгы яки гамьсезлеге белән, кемдер саксызлык нәтиҗәсендә. Мондый хәлләрне булдырмау өчен безнең тарафтан күп нәрсә эшләнә иде. Аннары аларның һәркайсы җентекле тикшерелә, гаеплеләр җәзасын ала.
Безнең хезмәттә эшләгән кешеләр барысы да үз вазыйфаларына намуслы карауларын әйтәсем килә. Алар үз һөнәрләренә тугры, шәхси вакытлары белән исәпләшми эшләделәр. Хәмит Исмәгыйлев милиция начальнигы булып эшләгән чорда халык белән әңгәмәләшер өчен авылларда без генә түгел, шулай ук паспорт өстәле хезмәткәрләре, участок вәкилләре дә бара. Һәр йорт һәм аның хуҗалары турында махсус дәфтәргә мәгълүматлар кертелә. Җитешсезлекләр булса, төгәл дата белән аларны юк итү максатында язма төрдә хәбәр ителә. Алар кабатланган очракта штраф салына. Бар нәрсәне дә контрольдә тоттык. Бүгенге көндә дә ул вакытта булган уңай нәрсәләрне тергезергә кирәк иде: янгын сүндерү командаларын, йортлар буйлап йөрүне һ.б.
Янгын сүндерү хезмәтендә эшләгән елларны һәм эшкә белемнәрен һәм тәҗрибәләрен генә түгел, барлык күңелләрен салган хезмәттәшләремне: Фаил Кәлимуллин, Мәҗит Яхшысаров, Равил Зәйнетдинов, Гали Мәҗитов, Филүс Якупов, Әнвәр Тайгунов, Владимир Мартыненко, Зәкия Байморатова, Валентина Денисова, Кадыйм Йосыпов һәм башка бик күпләр.
Соңгы елларда янгын хезмәтендә байтак үзгәрешләр һәм үзгәртеп оештырулар булды. Кызганычка каршы, аларның барысы да эшне яхшы якка үзгәртмәде. Бернигә карамастан, кешеләрнең үз эшләренә җаваплы мөнәсәбәте, һөнәрләренә тугры булып калуы сөендерә. 1996 елдан алып 90 санлы янгын сүндерү частена (хезмәт 1994 елдан шулай йөртелә башлады) үз эшенең остасы Мәҗит Яхшысаров җитәкчелек итә. Бу чорда янгын сүндерү часте яңа бинага күчерелде. Личный состав тарафыннан 90 санлы янгын сүндерү часте бинасын, гаражын ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды, яңа техника алынды.
2002 елда янгын сүндерү частьлары Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) карамагына тапшырылды. Башка үзгәрешләр дә булды. Соңгы үзгәрешләр 2010 елда булды. Хәзерге вакытта 90 санлы янгын сүндерү часте “БР буенча федераль янгын сүндерү хезмәте 14 отряды” федераль дәүләт казна учреждениесе составына керә.
Янгын сүндерүчеләрнең хезмәт көннәре җиңелдән түгел: хезмәт әзерлеге, физик әзерлек, янгын-техник занятиеләр, янгыннар сүндерүгә бару. Ләкин якташларыңны бәладән саклау, бәхетсезлек очракларын мөмкин кадәр азрак булдыру өчен барысын да эшләү үзе үк бәхет түгел мени.
Рәсемдә: Янгын сүндерү хезмәте ветераны Г.Денисов һәм аның улы, 90 санлы янгын сүндерү частеның каравыл начальнигы Сергей