Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
23 апрель 2018, 11:38

Тәҗрибә, белем, җаваплылык ярдәм итә

Менә инде ун елдан артык Татьяна Ибраһимова район хакимияте бухгалтериясен грамоталы һәм тәртип белән алып бара. Аның эше җиңелдән түгел. Ләкин ул үзенә йөкләтелгән бурычларны яхшы үти.

Яхшы әзерлек булса да, күп нәрсәгә үз тәҗрибәңдә өйрәнергә туры килүен һәр бухгалтер белә. Моның өчен белем, тәҗрибә, фикер йөртү сәләте, кешеләр белән уртак тел таба белү кирәк. Бу сыйфатлар тулысынча Татьяна Владимировнага хас.

Ул тумышы белән Себер якларыннан, Кемерово өлкәсенең Яшкино авылыннан. Урындагы мәктәпнең 11 классын тәмамлаганнан соң Таня үз өлкәсендә сәнәгать-икътисад техникумына укырга керә. Язмышы аны безнең якларга алып килгәч, яшь белгеч Стәрлебаш торак-коммуналь хуҗалыгына кассир булып эшкә урнаша. Монда эш күбрәк коммуналь хезмәтләргә түләү белән бәйле була. Бераз вакыттан соң эшкә җаваплы караган хезмәткәрне тәүдә контролер, аннары әлеге предприятиенең баш бухгалтеры урынбасары итеп тәгаенлиләр.

2007 елда Татьяна Владимировнага район хакимиятенең бухгалтерия бүлегенә җитәкчелек итәргә тәкъдим итәләр. Ул вакытта Татьяна читтән торып Мәскәү психолого-социаль институтын тәмамлап өлгергән була.

- Бюджет учреждениесендә эшләү киңкырлы белем һәм аңлап эшләүне таләп итә. Районның финанс идарәсе белән даими хезмәттәшлек итәбез. Безнең хезмәттә иң мөһиме – төрле хезмәтләргә вакытында түләү, министрлыкка һәм салым органнарына отчетлар бирү, юлларны карап тоту һәм капиталь ремонтлау буенча авыл биләмәләрен, бюджет оешмаларын субсидияләү, хуҗалык эчендәге чыгымнарны алып бару. Вәкаләтле орган буларак, бу җәһәттән башкаларга үрнәк күрсәтергә тиешбез, дип исәпли ул.

Аның эшенең үзенчәлеге булып даими белемне арттыру, яңа законнарны өйрәнү тора. Юкса тормыштан артта калуың бар. Шуңа күрә Татьяна Владимировна квалификация күтәрү мөмкинлеген бервакытта да ычкындырмый. Ул отчет бирү, бюджет үтәлешен контрольдә тоту өчен бухгалтерия программасы версиясен үзләштергән.

Җитәкчелек аны грамоталы, үз эшен барлык нечкәлекләренә кадәр белүче белгеч буларак бәяли. Аның тарафыннан барлык отчетлар вакытында һәм хаталарсыз тапшырыла. Ибраһимова бик аралашучан, хезмәттәшләренә ярдәмгә килергә әзер, изге күңелле кеше. Намуслы эшләгәне өчен ул район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Татьяна Владимировна үз эшенең остасы гына түгел, шулай ук яраткан әни, яхшы хуҗабикә дә. Һөнәри бәйрәм – Муниципаль хезмәткәрләр көнен ул лаеклы, яхшы күрсәткечләр, күтәренке кәеф белән каршы ала һәм барлык хезмәттәшләрен бәйрәм белән чын күңелдән котлый.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Читайте нас: