Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
27 март 2018, 11:56

Театр – яктылыкка, нурга илтә...

Театр түгәрәгенә кем йөри? Безнең очракта, халык театрына? Әлбәттә, тормышны яратучылар! Бу “Эстәрле” Стәрлебаш халык театры режиссеры Зөлфия Гыйззетдинованың күтәренке рухта әйтелгән җавабы гына түгел. Аның, бәлки, бик зур да булмаган, әмма бик актив режиссерлык практикасы моны көн саен раслый. Кемдер оста җырлый яки бии. Моны яратып башкаручылар әйләнә-тирә дөньяга үз фикерен белдереп, театрга килә, дип исәпли ул. Халыкара театр көне алдыннан без аның белән театр һәм аның тарафдарлары турында әңгәмәләштек.

- Зөлфия Зиннәт кызы, шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, бар күңелләрен биреп Сезнең театрга йөрүче театраллар ниндиләр алар?

- Алар Сезнең белән безнең кебек, әмма театрга, сәхнәгә чиксез гашыйк якташларыбыз. Пьесаны беренче тапкыр укыганда ук мин аларның очкынланган күзләрен, зур кызыксынуын күреп алам. Аларның мәрхәмәтле, һәрвакыт ярдәмгә әзер булган йөрәкләренең тибешен ишеткән кебек булам. Усал һәм тормыштан канәгать булмаган кешеләргә театр коллективында урын юк. Актерларның күңеле саф һәм риясыз, хисле. Рольләрне бүлгәндә актерлык сыйфатлары турында гына түгел, репетицияләргә йөрүдә гаилә мөмкинлекләре турында да уйлыйм. Чөнки халык театры актерлары хезмәт бурычы буенча түгел, ә йөрәк кушуы буенча эшлиләр. Миңа, җитәкче буларак, аларның үзешчән талантларын гаиләдә хуплауларын күрү бик күңелле. Бу халык театрында катнашучының актер буларак үсешүендә мөһим роль уйный. Шуңа күрә аңлаулары һәм хуплаулары өчен аларның гаилә әгъзаларына рәхмәтләремне җиткерәм.

Актерларның барысы да бердәм булып үз рольләре өстендә эшләү белән бергә коллегаларының образлары тууы турында фикер алышуларын күзәтү гаять сөенечле һәм кызыклы. Аннары аларның уйнавын катгый бәялиләр, үз фикерләрен әйтәләр. Ягъни, коллективта эш кайный.

- Сез вакытны, ашауны һәм хәтта йокыгызны онытып шөгыльләнүче яраткан актерларыгыз кемнәр алар?

- Бу тулы бер коллектив. Тамашачыларга ошасын, спектакльнең геройлары белән бергә аларның язмышын кичерсен өчен сәхнәдә спектакль кую шушы тату, бердәм коллективның максаты. Безнең труппада бүгенге көндә запастагы офицер, коррекция мәктәбе укытучысы Азамат Габидуллин. “Давыл” спектаклендә галим-тюрколог Бартольдны уйнады. Әлеге вакытта без репетицияләр үткәргән яңа постановкада аңа янә галим роле эләкте. Ул бик инициативалы, җитди сәбәпсез бер генә репетицияне дә калдырмый.

Наил Заһидуллин һәм Роза Рәхмәтуллина театрыбызның ветераннары. Икесе дә бик талантлы шәхесләр. Теләсә кайсы рольгә кереп китеп оста уйныйлар. Аларның театрга тугрылыгы ихтирам һәм соклану уята. Тахир Базарбаев – бик башкаручан кеше. Үз образына шунда ук гашыйк була һәм аны тырышып камиллеккә илтеп җиткерә. Зөлхиҗә Әсәдуллина – чагу, җырчы актриса, һәрьяклап талантлы. Ул да теләсә кайсы рольне уйный ала. Режиссерны тыңлый һәм ишетә белә, әйткәннәргә шунда ук колак сала, аның белән эшләве җиңел. Ирле-хатынлы Рафаил (“Кояшлы бүләк” спектаклендә Җиһангир, “Давыл” спектаклендә Абдулла) һәм Сөмбел (“Давыл”да Мәйсәрә) Йосыповлар. Эш графиклары тыгыз булуга карамастан, алар спектакльләрдә үз рольләренә җаваплы карый. Чагу, онытылмаслык образларны оста тудырып, теге яки бу дәвер рухын гаять төгәл тапшыра алалар. Илдар Баһаветдинов – талантлы актер, сәләтле музыкант. Ул – сәхнә кешесе. Ирле-хатынлы Эльвира һәм Алик Ибәтуллиннар. Театрда башта аларның кызлары Дарина уйнады, аның артыннан сәхнәгә әти-әнисе дә килде. Мөхәммәтҗановларда да шундый ук күренеш. Башта безгә Линария килде, аннары кызына әнисе кушылды. Бу сәхнәгә сөюнең балаларыннан әти-әнисенә һәм киресенчә тапшырылуның бик матур үрнәге. Гөлйөзем Сәепова, Венера Латыйпова, Зөлфия Вапаева, Марат Мөхәммәтьяров онытылмаслык сәхнә образлары тудыра, уйнаулары белән тамашачыларны сокландыра. Спектакль кую – бу тулы коллектив хезмәте. Актерлардан тыш, монда тавыш һәм яктылык буенча операторлар үз өлешен кертә. Хезмәтләре кадр артында калучыларга: Юлия Кожевинага, Рөстәм Галиәкбәровка, Илдар Шәриповка һәм башкаларга чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә. Мин алар белән рәхәтләнеп эшлим. Безнең аралашу кайвакыт театраль темалар кысаларыннан чыга. Бер-беребезнең тормышы белән кызыксынабыз, киңәшләшәбез, ярдәмләшәбез, репетицияләрдән тыш та аралашабыз. Өлкәннәргә алмашка театр белән яшәүче, зур канәгатьлек белән репетицияләргә йөрүче лаеклы яшьләр үсүе сөендерә. Монда “Фикер-Дума” яшьләр театры турында сүз бара.

- Сезнең театр, белүемчә, районда бердәнбер түгел?

- Әйе. Табылды (җитәкчесе Альфира Даутова) һәм Аллагуат (Маһира Кулсарина) халык театрларыннан үзләренең үзенчәлекле таланты белән авылдашларының ялын бизәүче коллегаларыбыз да Халыкара театр көнен билгели. Шулай ук Альмира Ибраһимова җитәкчелегендәге Стәрлебаш яшьләр STB-театры һәм “Дебют” балалар театры да. Һөнәри бәйрәмебез алдыннан барлык театралларга һәм аларның тарафдарларына иҗади уңышлар, күңелләрендә һәрвакыт яз, театрга һәм тамашачыларга чиксез сөю булуын телим!

Рәйсә МУСИНА язып алды.

Читайте нас: