Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
23 март 2018, 11:55

Моң дәрьясы - аның күңеле

Район Мәдәният йорты сәхнәсендә еш чыгыш ясаучы бу яшь һәм егәрле ир-егетне күпләр белә. Ул курайчы, җырчы, алып баручы Зөфәр Атангулов (рәсемдә). Бер кешедә күпкырлы талант бергә үрелгән. Төрле дәрәҗәдәге концертларда катнашып, ул, беренче чиратта, борынгы Уралның абруен арттыра. “Урал” халык җырын җырлавы һәм аны курайда башкаруы тамашачыларның күңелен әсир итә.

Зөфәрдә музыкага, сәнгатькә сөю гаиләдә туа. Аның әти-әнисе Мөнәвәр һәм Рәйсә бик талантлы кешеләр. Икесе дә Федоровка районы Иске Чытырман авылыннан. Рәйсә Үзбәк кызы, Стәрлетамак мәдәният техникумын тәмамлагач, озак еллар урындагы авыл мәдәният йортында директор булып эшли. Аның туганнары һәм балалары – улы Зөфәр һәм кызы Илнара чараларны үткәрүдә төп ярдәмчеләре.

- Безнең кечкенә авыл Ашкадар елгасы буенда урнашкан һәм талантлы кешеләргә гаять бай. Әти-әнием төрле уен коралларында уйный. Ә әтием ягыннан картәтием Хәйретдин бөтен тирә-якка танылган курайчы була. Беренче дәресләрне әтием бирде дисәм дә була. Без мәктәптә укыганда, балалар да, өлкәннәр дә төрле бәйрәм концертларында актив катнаша идек. Әлфия Фәрвәз кызы биергә өйрәтә иде. Ә мәктәп директоры Рифат Малик улы курай тәгәрәген алып барды. Менә шулай, без кечкенәдән үк сәхнәдә чыгыш ясадык, - ди Зөфәр.

Сәнгатькә сөю аны Салават музыка училищесына алып килә. Ул башкорт халык хоры классында укый. Вокал буенча дәресләрне Шәмсия Мидхәт кызыннан ала. Берьюлы урта мәктәпне тәмамлый. Белемнәрен камилләштерү максатында 2004 елда академик вокал классы буенча Уфа сәнгать академиясенә әзерлек курсларына керә. Монда Зөфәр танылган җырчы Мәҗит Алкинда укый. Аның дәресләре егеткә тавышын куярга булышлык итә. Табигать үзе дә аңа матур, яңгыравыклы тавыш бүләк иткән. Укыган вакытта ул төрле сәхнәләрдә чыгыш ясый, күп чараларда катнаша.

Нәселләрендәге барлык ир-егетләр кебек үк, Зөфәр армия хезмәтен үтә. Новосибирскида хезмәт итә ул. Аннары Сахалинда, Ялтада эшли. Һәм һәрвакыт мөмкинлек туган саен сәхнәдә чыгыш ясарга тырыша. Булачак тормыш иптәше Әлфия Рамил кызы белән дә ул сәхнәдә таныша. Ул – Стәрлебаш районының Карагыш авылы кызы – шулай ук иҗади шәхес. 2013 елда яшьләр өйләнешә. Атангуловлар сәхнәдә еш кына бергәләп чыгыш ясый. Өйләнгәч, Зөфәр Стәрлебаш сәхнәсендә дә күренә башлый. Аның тавышы тамашачыларны гына түгел, жюри әгъзаларын да әсир иткән – чөнки Зөфәр зональ һәм республика конкурсларының һәм фестивальләренең күп тапкырлар катнашучысы. Аның портфолиосында бик күп Дипломнар һәм Почет грамоталары, ә өендә – истәлекле призлар һәм бүләкләр саклана.

- Алар арасында минем өчен иң кыйммәтлесе – быел февраль аенда Мәләвез шәһәрендә үткән, РФ атказанган, БР халык артисты Тәнзилә Үзәнбаева призларына башкорт халык җырларын башкаручыларның ачык конкурсында Гран-при, - дип билгели Зөфәр. Аның бу конкурста Стәрлебаш районы данын яклап чыгыш ясавын билгелисе килә. Ә күптән түгел аны Карагыш авыл мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп билгеләгәннәр.

- Авыл мәдәният йортында әле күптән түгел генә эшләсәм дә, район Мәдәният йорты, беренче чиратта, аның директоры Рафаил Йосыпов, шулай ук Гөлйөзем Сәепова, Илдар Баһаветдинов, урындагы китапханәче Гөлнара Фәхретдинова, элекке клуб мөдире Зөлфирә апа Хәсәновалар тарафыннан ярдәмне тоям, - ди Зөфәр.

Яшь мәдәният хезмәткәренең планнары, яңа идеяләре күп. Ул уй-ниятләренә ирешер, дип ышанабыз. Иң мөһиме, Зөфәр үзен яңа казанышларга илһамландыручы иҗатны бар күңеле белән ярата. Моңарда аңа хезмәттәшләре, гаиләсе ярдәм итә. Әйткәндәй, алар өч кыз – Гүзәл, Айгизә һәм Язгөлне тәрбияли.

Халык иҗатының җырлар, моңнар аша буыннан-буынга күчүен беләбез. Арабызда Зөфәр Атангулов кебек талантлы, сәнгатькә гашыйк кешеләр булганда халык традицияләренең онытылмаячагына шик юк. Алар мотлак сакланачак. Районның мәдәният күгендә халкыбызның күңел байлыгын җыр-моң аша халыкка лаеклы тапшыручы бик күп йолдызлар кабыныр дип ышанасы килә.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Фото гаилә альбомыннан алынды.


Читайте нас: