Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
16 март 2018, 13:23

Бар эш тә кулыннан килә

Мартның өченче якшәмбесендә район үзәген көн саен чиста, матур, күркәм, төзек итеп тоту өчен тырышкан кешеләр үзенең һөнәри бәйрәмен билгели. Коммуналчыларның хезмәте кемгәдер абруйлы кебек тоелмаса да, көндәлек көнкүрештә аларның хезмәте бик мөһим.

Халыкны коммуналь хезмәтләндерү өлкәсендә Руслан Латыйпов яңа кеше.

- Мине монда нинди җилләр китерде дисезме? Аның сере гади. Җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыятенә килгәнче төрле урыннарда эшләдем. Башта җаваплылыгы чикләнгән “Рассвет” җәмгыятендә (элекке РайПО), аннары 11 ел почтада пенсияләр тарату участогында машина йөртүче булып эшләдем. Ул вакытта барлык Стәрлебаш һәм Федоровка районнарын йөреп чыктым, - дип сөйли Руслан Хәмит улы.

Ләкин, штат кыскартылу сәбәпле, ул аннан эштән китә. Эшсез озак утырырга туры килми, аңа ассенизаторлык машинасында эшләргә тәкъдим итәләр.

- Ул намуслы эшли, кыска гына вакытта үзен җаваплы хезмәткәр буларак күрсәтте. Аның машинасы һәрвакыт төзек эшли. Ул ышанычлы кеше – үзенә йөкләтелгән эшне үтәми калган вакытны хәтерләмим, - ди Р.Латыйпов турында җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыяте директоры Рәсим Гыйниятуллин.

Көн саен машина йөртүче уртача 10 рейс ясый. Ул Стәрлебаш авылының ике катлы йортларын, берничә белем бирү учреждениесен хезмәтләндерә, шулай ук шәхси өйләрдән заявкалар килә, әмма алар күп түгел. Икенче шундый ук махсус машинада аның хезмәттәше – Илһам Корманаев эшли.

Заявка булса, алар бәйрәм, ял көннәрендә дә эшкә чыга.

Өйдә Руслан Латыйповны гаиләсе – тормыш иптәше Эльвира һәм ике яшьлек улы Артур көтә.

Коммуналчыларның эше җиңел түгел. Алар бер-ике генә көн үз хезмәтләрен башкармасалар, нәрсә булачагын күз алдына китерүе дә кыен. Аларның хезмәте бик мөһим һәм кирәкле. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең көндәлек тырышлыгы нәтиҗәсендә без көнкүрештә уңайлыкта яшибез, әйләнә-тирәбездә чисталык һәм тәртип. Аларга моның өчен рәхмәт!

Фаягөл ЙОСЫПОВА.

Автор фотосы.

Читайте нас: