Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
12 гыйнвар 2018, 11:43

Безнең максат – гражданнарны яклау һәм принципиаль күзәтү

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Закон буенча яшәү – гражданнарның да, власть вәкаләтләре бирелгән органнар вәкилләренең дә гомум бурычы. Бәйрәм алдыннан без районда законнарның ничек үтәлүен белү, шулай ук үткән елга йомгаклар ясау өчен район прокуроры М.С.Валиков белән очраштык.

- Максим Сергеевич, нинди очракларда һәм кайчан гражданнар прокуратурага мөрәҗәгать итә алуы турында сөйләп китсәгез иде?

- Кешенең хокукларын һәм иркен яклауны тәэмин итү максатларында прокуратура властьның барлык органнары, урындагы үзидарә органнары, вазыйфалы кешеләр тарафыннан законнарның үтәлешен күзәтә. Закон бар һәм аны барысы да үтәргә тиеш. Әгәр кеше ниндидер оешма яки власть вәкилләре тарафыннан закон бозылган яисә аның законлы хокукларын тормышка ашырудан баш тартканнар дип саный икән, ул прокуратурага мөрәҗәгать итә ала. Мәсәлән, хезмәт хакы түләнмәгән, суын япканнар һәм башка. Кешенең мөрәҗәгате безнең компетенциядә булмаган очракта без аны тиешле органнарга җибәрәбез.

- 2017 елга кыскача йомгак ясап, нәрсә әйтер идегез?

- 2017 елда гражданнардан 240 мөрәҗәгать булды (2016 елда алар 202). Алар арасында аеруча еш очраганнары – хезмәт законнарын бозу – 12, торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы проблемалар – 12. Хәбәрләрне кабул иткәндә, теркәгәндә һәм караганда закон бозулар бар – 28 (үткән елда 27). Тикшерүләр вакытында законнарны үтәмәүнең 916 (937) очрагы ачыкланды. Прокурор тикшерүе актлары буенча хезмәт хакы буенча 172 гражданның мәнфәгатендә 2 млн. 300 мең сум күләмендә бурыч каплатылган, алты җитәкче 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штрафлар билгеләү белән административ җаваплылыкка тарттырылган. Шулай ук хезмәт, җир, торак-коммуналь хуҗалык, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар һ.б. законнарын бозган гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тарттырылды.

- Сезнең хезмәткәрләрнең яшьләр арасында хокукый эш алып барганлыгын да беләбез.

- Гражданнар, шул исәптән яшьләр арасында законнарны аңлату һәм хокукый агарту эше – безнең өчен бик әһәмиятле мәсьәлә. Без даими рәвештә мәктәпләрдә лекцияләр үткәрәбез, түгәрәк өстәлләрдә, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә катнашабыз. Әйтергә кирәк, бу очрашулар үсмерләрдә дә, өлкәннәрдә дә кызыксыну таба. Мәсәлән, күпчелек укучылар иптәшенә сугуны, аның егылуын һәм хәтта кулын сындыруын яки укытучыны кимсетүне бернигә санамый, шуклык дип уйлый. Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралырга мөмкин булуын алар уйлап та карамый.

- Сезнең һәм Сезнең хезмәткәрләрегез өчен эш көне вакыты чикләнгәнме?

- Безнең эш көне иртәнге сәгать 9дан башланырга һәм 18 сәгатькә кадәр сузылырга тиеш, төшке ял 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр. Әмма, кагыйдә буларак, һәркайсыбызда диярлек аның чикләре юк. Еш кына эш көне башланганчы ук киләбез, 18 сәгатьтән соң да һәрвакыт диярлек эшлибез. Эш вакытыннан тыш та башкарып өлгермәгән эшләрне ял көннәрендә эшлибез. Кыскасы, безнең өчен эш сәгате беткәнче генә эшләү дигән нәрсә юк.

- Үзегезнең коллектив турында сөйләгез әле.

- Безнең коллектив зур түгел, әмма тупланган һәм җаваплы. Минем урынбасарым алышынды, Д.С.Елизаров бүгенге көндә Балакатай районында прокурор. Аның урынына В.С.Архаткин тәгаенләнде. Барлык йөкләмә өч хезмәткәр – минем, минем урынбасарым һәм ярдәмчем В.М.Юлдашев иңнәренә төшә. Эшләр башкару, документларны архивлаштыру белән өлкән белгеч Н.Ф.Кудрякова шөгыльләнә, 2017 елда В.В.Шишков машина йөртүче булып эшли башлады. Прокуратура органнарында эшләү катлаулы һәм күпкырлы, зур физик һәм психологик йөкләмәләр сала. Тиз һәм дөрес карарлар кабул итә белү зарур. Биредә очраклы кешеләр юк. Һәркем үз бурычын зур җаваплылык белән башкара. Мондый коллегалар белән эшләве җиңел.

- Законнар күп тә ул, әмма эчке гаделлек хисен һәркем кыскача белдерергә сәләтле. Сезнең формула нинди?

- Бернинди дә формула юк. Бары тик һәркем үз эшен белеп башкарырга тиеш. Һәркем җәмгыятьнең билгеле кагыйдәләрен белергә: законнарны үтәргә, өлкәннәрне, үзенең гаиләсен, хезмәттәшләрен хөрмәт итәргә тиеш.

Барлык коллегаларымны, шулай ук прокуратура органнары ветераннарын һөнәри бәйрәм белән ихлас котлыйм!

- Максим Сергеевич, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезне һәм хезмәттәшләрегезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Лиана ЯРМИЕВА язып алды.
А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: