Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
22 декабрь 2017, 12:27

Үз һөнәрләренең осталары

2001 елның яңгырлы октябрь төнендә катлаулы авария ・ ВЛ-10 кВ Ф-3 фазаларының берсендә изоляция сафтан чыга.

Менә инде ике сәгатьтән артык район үзәге электрчылары ватылган урынны эзләп табарга тырыша. Токның җиргәкитүен эзләүбуенча барлык ысуллар кулланыла, әмма шул вакытта кирәкле прибор һәм ышанычлы элемтә булмау сәбәпле, безнең эш тоткарланып, көтелгән нәтиҗә бирмәде. Хәтта табигать тә безгә каршы кебек иде, бертуктаусыз яңгыр яуды, әче җил исте. Эшчеләр ашадан-аша юешләнде. Өстәвенә "Стәрлебаш" 35/10 кВ район подстанциясендә тоташ халык системасы эштән чыкмасын өчен авария линиясен ике сәгатьтән дә артык тотарга ярамый иде.

Бу очракта миңа район электр челтәрләренә(РЭС) коллегеларым - оперативникларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ул вакыттагы начальник Фәнил Хөсәенов оператив төркемнең дежур водителе Рим Фархшатовны күрергә киңәш итте. Мине тыңлаганнан соң, ул, бер минутны да әрәм итмичә машинага утырды. Рация аша район электр челтәрләре диспетчеры белән элемтәне тикшердек, «Поиск・ миллиамперметрының әйбәт эшләвенә инандык. Диспетчер һәм эшче бригада белән маршрутны килешеп, ВЛ-10 кВ Ф-3 фазасына юлландык. Чынлап та, прибор линия ахырында токның югары күләмдә чыгуын күрсәтте. Шулай итеп, без прибор белән "Кирзавод" подстанциясенең ватылган урынын таптык.

Подстанция хуҗаларын искәртеп, безгә шул фазаны магистраль линиядән өзәргә туры килде. Төп ВЛ-10 кВ Ф-3 әйбәт эшли башлады. Шулай итеп, безнең чираттагы авария белән көрәшебез әйбәт тәмамланды.

Бүген, район электр челтәренә коллегаларым янына барганда, электр челтәрләрен эксплуатацияләүдә тамырдан яхшы якка үзгәрешләр булуын күреп сөенәм. Эшче персонал кирәкле техника һәм материал белән чагыштырмача әйбәт тәэмин ителгән.

Диспетчер пункты - оператив идарә итү һәм меңнәрчә километрдан артык аралыкта электр линияләренә һәм йөзләрчә трансформатор подстанцияләренә контрольлек итү үзәге булып тора. Монда оператив хезмәт электр тапшыру челтәрләрендә нинди дә булса җитешсезлекләрне даими контроль астында тота һәм җитди ватылулар барлыкка килгәндә вакытында төзәтергә әзер. Ашыгыч техник ярдәм, нинди һава торышы булуга карамастан, тәүлек әйләнәсенә күрсәтелә.

Җиңел булмаган һәм җаваплы электромонтер һөнәренә гомерләренең байтак елларын диспетчер Марсель Әһлиуллин (хезмәт стажы 17 ел), оператив бригада электромонтерлары Урал Әһлиуллин (10 ел), Фәнүр Хөсәенов (27 ел), машина йөртүчеләр Марат Фәйрүзов (31 ел), Рафаэль Халиков (27 ел), электромонтер Рим Хәйбуллин (31 ел), электромонтер- диспетчер Хәйдәр Хөсәенов (13 ел), район электр челтәрләре диспетчерлары Наил Хисамов (26 ел), Айдар Хөсәенов (25 ел), баш инженер Вәкил Арсланов (17 ел), машина йөртүче Рим Фархшатов (21 ел), тракторчы Фәрит Якупов (35 ел) багышлыйлар. Бу ир-егетләрнең эш тәҗрибәсе гаять зур, алар югары квалификацияле белгечләр, үз эшләренең остасы.

Кайбер белгечләрнең балалары да әтиләренең юлыннан китүе сөенечле. Мәсәлән, Рим – Фәнүр Хөсәеновның улы – үзе өчен кызыклы һөнәрне үзләштереп, менә биш ел инде подстанция корылмаларын ремонтлаучы булып эшли. Шулай ук Ринат - Рим Фархшатовның улы, әтисе кебек үк, машина йөртүче һөнәрен үзләштереп, биш ел оператив бригада водителе булып эшли.

Яшь егетләрнең үзләренә һәм тоташ җәмгыятькә кирәкле һәм файдалы яраткан эш табулары бик яхшы. Һәм менә шундый энергетик гаиләләр елның елында арта бара. Барлык ветераннарны һәм әле эшләп йөргән белгечләрне Энергетиклар көне белән ихлас күңелдән котлап, ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар телим!

Рәфкать БАСЫЙРОВ, район энергетикасы ветераны.
Читайте нас: