Барлык яңалыклар
Һөнәри бәйрәмнәр
22 декабрь 2017, 12:21

Эшкә бирсәң чын күңел

Бүгенге көндә социаль тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең иң зур федераль системаларының берсе - Русия Федерациясенең Пенсия фонды үзенең һөнәри бәйрәмен билгели.

Әлеге подразделение хезмәткәрләре страховка пенсияләрен (картлык буенча, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләр), шулай ук хәрби хезмәткәрләргә дәүләт хезмәткәрләренә социаль пенсияләрне тәгаенләү һәм түләү кебек гражданнар өчен мөһим һәм кирәкле функцияләрне үти. Пенсия фондына икенче яки артабангы балалары туганнан соң ана капиталына сертификат алу өчен әниләр дә килә. Яки әлеге капитал средстволарын файдалану буенча. СНИЛСлар, пенсия тупланмалары средстволарын инвестицияләү һәм түләү дә шушы исемлеккә керә.

Стәрлебаш районы Пенсия фонды идарәсендә әлеге системада зур тәҗрибәсе булган, пенсия яки башка түләүләргә кагылышлы төрле хәлләрдә ярдәм итәргә, теләсә кайсы мәсьәләне хәл итәргә сәләтле белгечләр эшли.

Клиентлар хезмәте җитәкчесе Зөлфия Гайнетдинова (рәсемдә бу учреждениенең шундый хезмәткәрләренең берсе. Аның хезмәт эшчәнлеге 1987 елда башлана. Уфа кооператив техникумын тәмамлаган белгеч башта район кулланучылар җәмгыятендә эшли. Аннары район халыкны социаль яклау бүлегенәкүчә 1998 елдан башлап Зөлфия Хөбетдин кызы Пенсия фондында эшли. 2005 елда, идарәдә клиентлар хезмәте булдырылганнан соң З.Гайнетдинова аның җитәкчесе итеп тәгаенләнә.

Ул үзенә йөкләтелгән бурычларны уңышлы үти. Эш белән беррәттән югары белем ала. Итагатьлелеге, клиентларга һәм хезмәттәшләренә игътибарлы мөнәсәбәте белән гомум ихтирам яулауга ирешә.

Зөлфия Гайнетдинова әйбәт хуҗабикә, сөекле хатын, хәстәрлекле әни һәм картәни дә.
Фаягөл ЙОСЫПОВА.

Читайте нас: