Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2021, 12:30

Казан циркында кабат күңелсез хәл: филләргә ни булган?

Казан циркында янә фил мәсьәләсе: бу юлы ул дрессировкалаучының ярдәмчесе — 29 яшьлек хезмәткәргә зыян салган. Әле 10 көн элек кенә тамаша вакытында ике филнең сугышы бөтен халыкны шаккатырган һәм куркуга салган иде. Ул вакытта цирк җитәкчелеге әлеге хәлне язга сылтады, янәсе, бер фил икенчесенә көнләгән.

Бу юлы фил цирк хезмәткәрен тотып аткан. Кабыргалары сынган ир-егет хәзер хастаханәдә, язма әзерләнгәндә операция кирәклеге хакында мәгүлүм булды. Бик тырышсак та, “ВТ” хәбәрчесе Казан циркы белән элемтәгә керә алмады. Соңрак исә оешма сайтында яңа хәбәр барлыкка килде. Моннан ары аларда филләр катнашында тамашачылар күрсәтелмәячәк икән. “Хәзер вакыйгаларның сәбәпләре, хезмәткәрләрнең иминлек кагыйдәләрен үтә-үтәмәве ачыклана”, – диелә хәбәрдә.
Бу хәлләр тагын бер инде күптән актуаль булган сорауны кузгатты: хайваннарны мондый тамашаларда катнаштыру кирәкме? Чит илләрдә циркларда хайваннар катнашмый. Бездә исә бу сорау, кем әйтмешли, бер калкый да янә сүрелә. Казанның “Хайваннарны яклау оешмасы” җитәкчесе Ленард Фәйзуллин, ябылуда торган, тамашаларда катнашкан хайваннарны кызганабыз, ди. Ленард әфәнде аларның нерв системаларына зыян килә дип уйлый.
– Тамашачылар алдына әзерләгәндә аларны куркытып бетерәләр, Вакытында ашатмыйлар. Хайваннарны азаплап йөртү дөрес эш түгел. Моны башкача хәл итәргә кирәк. Бу хакта мин Татарстан Президентына да хат яздым. Ул безне ишетер дип уйлыйм. Хайваннарны рәнҗетүне туктарырга кирәк. Чит илләрдә тыйдылар бит инде. Безгә дә килеп җитәр дип уйлыйм. Әле менә үземнең дә циркка барып аларның яшәү шартларын карап кайтасым килә, – диде ул.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин хайваннарны кызганырга кирәк, әмма алар катнашындагы тамашаларны туктатмаска ди.
– Ун ел буе хайваннарга булган мөнәсәбәт турында сөйләшәбез инде. Законы бар аның. Шуны үтәтер өчен Хөкүмәтнең карары җитми. Хайваннарга булган начар мөнәсәбәт безне бизәми. Әмма мин цирктагы тамашаларны бөтенләй туктату яклы түгел. Хайваннарны махсус шунда килеп күрүчеләр бар бит.
Казан зопаркы директоры урынбасары Александр Малев хайваннар турында бик яратып сөйли. Аеруча филләрне артык акыллы дип саный.
– Филләр арасында матриархат көчле. Өлкән ана фил яшенә ирек бирми, – ди ул. – Циркта булган хәлләрне мин күзәтеп барам. Олырагы кечесенә сабак бирергә булган. Хәзер кечесе озак вакыт сүзне тыңлаячак. Арып та киткәннәрдер, стресс та кичергәннәрдер. Аларны аңларга була. Үзара аңлашылмаучанлыкны башка җирдә ачыкларлар иде дә бит. Тик менә низагъ тамашачы алдында булган. Хайваннар аны каян аңласын инде?
Зоопарктагы филләр хакында да сораштык.
– Безнекеләр арасында да шул ук хәл. Ана филләр бөтен нәрсәне хәл итә. Ата филләр аларга бер генә вакыт кирәк. Шуннан соң, алар аны куып җибәрә. Ана филләр бер гаилә булып яши белә. Әйтик, карт әбиләре, аналары, апалары, сеңелләре бергә торган кебек. Әле алар бер берсенең балаларын караша. Кечкенә филгә җил-яңгыр тидертмиләр, – ди Александр Малев. – Зоопарктагы филләрнең кешедән туйган, ял итәргә теләгән чаклары да еш була. Кайчак фил кешегә күренмичә тора. Килүчеләр таш атып булса да, игътибар җәлеп иттерә. Әлбәттә, хайваннар алар җылы мөнәсәбәтне дә, салкын карашны да тиз сизә.
Баласы булган әти-әниләрнең күбесе сабыена цирк тамашасы күрсәтергә тырыша. Җырчы Гөлнара Габидуллинаның үз гомерендә бер генә тапкыр да циркка барганы юк икән.
– Кызыбызның да кызыксынуы юк. Мин исә, үзем шәһәрдән-шәһәргә күчеп, тамаша күрсәтеп йөрүче хайваннарны бик кызганам. Йөрәгем әрни. Аларны өйрәтүләрен дә аңламыйм. Хайван ирекле булырга тиеш, – ди ул.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Фото:https://vatantat.ru/
Чыганак:https://vatantat.ru/
Читайте нас: