Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2021, 11:25

Башкортстан үрнәк күрсәтә!

Русия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәәткә язгы чакырылыш турындагы указга кул куйды.

Документ буенча чакырылыш кампаниясенә 134 650 русияле эләгә. Язгы чакырылыш агымдагы елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр барачак.

"1 апрельдән алып 15 июльгә кадәр "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт" федераль законына ярашлы хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле, запаста булмаган 19 яшьтән алып 27 яшькә кадәр 134 650 Русия гражданын хәрби хезмәткә чакыруны гамәлгә ашырырга", дип язылган указда.

Шуны искәртик, Башкортстан Үзәк хәрби округ составына керүче 29 төбәк арасында узган чакырылышта иң яхшы күрсәткечләргә иреште. Республика, чакырылыш буенча планны үтәп, ил Президенты Владимир Путин куйган бурычны уңышлы хәл итте. Узган елда Русия Кораллы Көчләре сафларын республикадан 9 меңнән артык егет тулыландырды.

Фото: РИА Новости сайтыннан.

Автор: Ример Насретдинов

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: