Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2021, 12:29

Майда ничек ял итәчәкбез?

Май аенда Башкортстанда яшәүчеләрне өч бәйрәм көне уңаеннан өстәмә ял көннәре көтә.


1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 Май - Җиңү көне - эшләми торган бәйрәм көннәре (РФ Хезмәт кодексының 112 мәддәсе).

Башкортстан Хөкүмәте карары белән 2021 елда 13 май - Ураза бәйрәме буарак игълан ителде.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 2021 елның 1, 2, 3, 8, 9, 10 һәм 13 май ял көннәре булып санала. 30 апрельд һәм 12 майда эш вакыты бер сәгатькә кыскара.

Искәртеп узабыз, Русия Федерациясенең хезмәт законнары нигезендә ел саен үткәрелә торган төп яки өстәмә түләүле ял биргәндә, 1, 9 һәм 13 май отпуск ялының календарь көннәре исемлегенә кертелми.

Фото: ria30.ru

Резида Валитова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: